Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел кичендә нинди ризыкларны кулланырга ярамый? (диетолог киңәшләре)

Ризыкның күләмен, башка ашамлыклар белән туры килү-килмәвен, көннең кайсы вакытында кабул ителүен карарга кирәк.

Яңа елда без якыннарыбыз, дусларыбыз белән гөрләшеп утыра торган мул табынны да көтеп алабыз. Өстәлдәге ризыклар тәмле дә, шул ук вакытта файдалы да булсын өчен бәйрәм менюсын ничек төзергә соң? Бу сорауга җавап эзләп табиб-диетолог, интегратив нутрициолог Гүзәл Овчинниковага мөрәҗәгать иттек. 

– Гүзәл ханым, Сезнең диетолог буларак эш тәҗрибәгез 30 елдан артык. Шушы чорда кешеләрнең дөрес туклануга карата мөнәсәбәте үзгәрдеме?

– Хәзер мәгълүмат күп һәм аны табу күпкә җиңел. Билгеле, үзенең һәм гаиләсенең сәламәтлеге турында кайгыртучылар да артты. Аннары, галимнәр организмны тирәнтен тикшерү җиһазларын да уйлап тапты, аларны кулланырга мөмкин. Бүгенге көндә һәркемнең генетикасын өйрәнеп, аңа нинди авырулар янавын белергә була. Нәтиҗәдә, билгеле бер химик матдәләрнең организмга керүен контрольдә тотып, кайсыбер диагнозларны кичектерергә мөмкин.

– Яңа ел табынында нинди ризыкларны кулланырга ярамый?

– Мин «ярамый» сүзен кулланырга яратмыйм. Бигрәк тә дөрес туклану турында сүз барганда. «Ярамый»ны билгеле бер диагноз куелганда, билгеле бер вакыт аралыгында гына кулланырга кирәк. Теләсә кайсы ризыкның безнең өстәлдә булырга хакы бар. Тик аның күләмен, башка ризыклар белән туры килү-килмәвен, көннең кайсы вакытында кабул ителүен карарга кирәк.

– Димәк, әйтик, хәтта чипсылар да «кара исемлек»тә түгел?

– Ризык дигәндә мин табигый әйберләрне генә күздә тотам. Сүз кыштырдавык кап эчендәге матур, ялтыравык тәм-томнар турында бармый. Мин һәрвакыт кешенең тәлинкәдән ашавы яклы. Ә кәгазен сүтү белән авызга каба торган кисәкләргә каршы. Безнең әби-бабайларыбыз ашаган, югары технологияләр белән эшкәртелмәгән ризык кеше өчен иң кулае. Бакчада утырттык, казып алдык, юдык, турадык, пешердек, ашадык – менә шушысы дөрес. Бездән бик еракта үскән экзотик җиләк-җимешләр – киви, ананас, манго һәм башкаларны да ашарга була. Тик алар тәм өчен генә, сирәк һәм аз күләмдә булса яхшы. Төп күләмне бездә үсүче яшелчәләр тәшкил итә, аннары аксым, аннары ярмалар, дүртенче төркем ризыклар, инде әйткәнемчә, ашауны төрләндерүче ризыклар. Монда камыр ашлары да, экзотика да, балык уылдыгы да керә.

– Диетолог күзлегеннән Яңа ел табынының үзенчәлеге нидә?

– Төп үзенчәлеге шунда – без аны бик озак көтәбез. Алдан әзерләнәбез. Безнең ел саен кабатлана торган традицияләребез бар. Бүтән бер бәйрәмдә дә без шулкадәр соң – төне буе диярлек ашамыйбыз. Бу көнне без бүләкләр бирешәбез, курантлар сукканын саныйбыз, салют карыйбыз, күпләр башка бүлмәдә аш өстәле кора, матур ашъяулык җәя, сирәк куллана торган савытларын чыгара – ягьни бу гади ашау гына түгел, бу бәйрәм табыны белән бәйле бик күп эмоцияләр дә. Шуңа ризыклар тәмлерәк, үзенчәлерәк тоела. Яңа ел табыны, чыннан да, башка бәйрәмнәрдән матурлыгы, муллыгы белән дә аерылып тора. Без дүрт көн буе ашарлык табынга 5-6 сәгатькә утырабыз. Салатлар күп төрле, итләр майлы... Әлбәттә, бу организм өчен авырга төшә, ашказаны асты бизе «интегә». Ә бит безнең сөенәсебез, ял итәсебез, күңелле тәэсирләр аласыбыз килә. 

– Ни өчен болай килеп чыга соң?

– Беренчедән, без кунакларны иң тәмлесе белән сыйларга күнеккән. Аннары без күп итеп, запас белән, ә берәрсенә җитми калса, нишләрмен дип әзерлибез. Хатын-кызлар бәйрәм алдыннан күлмәгемә сыйыйм дип ач тора. Башкалар да гадәттә, көндәлек, гади ризык ашый. Бәйрәм төненә түземлекнең чигенә җиткән, тәмлүшкәләрне артыгы белән сагынган булабыз. 31е көнне мәшәкатьләр күп булу сәбәпле, көне буе ашамаган чаклар да була. Алкоголь кулланган очракта да нәрсә ашаганны, күпме ашаганны контрольдә тоту авырлаша. Исермәс өчен дә кабымлыкны арттыралар. Хуҗабикәне үпкәләтмәс өчен аның «фирменный» үрдәген, гөмбәсен ашап карамыйча да булмый. Табын янында бик озак утырабыз. Кунаклар алдында юмарт күренер, уңышка ирешкәнебезне күрсәтер өчен дә артыгын «тырышабыз». Әрәм итәсе килмәгәнгә бозыла башлаган салатларны да ашап куйгалыйбыз. Боларның барысы да, әйткәнемчә, бәйрәмне бозарга мөмкин.

– Нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

– Диетолог буларак, бәйрәм табынына менә бу ризыкларны тәкъдим итәм. Ике-өч төрдәге салат. Кунаклар үзләре теләгәнчә салсын өчен соусларны аерым куярга киңәш итәр идем – үсемлек мае да булсын, майонез да, сөт өсте дә.  31 декабрь көнне башка көннәрдәге режимны саклыйбыз – ягъни иртәнге, төшке ашны калдырмыйбыз, кичке 8-9ларда инде бәйрәм табыныннан авыз итү дөресрәк. Сәгать 12дә дәвам итәргә була. Шунысы да мөһим, Яңа елны каршы алганнан соң урамга чыгып һава сулап керергә онытмагыз. Бу атна дәвамында үзегез яраткан ризыкларны авыз итә башласагыз, бәйрәм кичендә артыгын ашаудан тыелырга җиңелрәк булачак.

– Яңа елга дип әзерләнгән ризыкларны күпме вакыт сакларга мөмкин?

– Кайбер салатларны 3 сәгатьтән артык сакларга ярамый. Катлы салатларны 30ы кичтән ясарга, ябык каплардагы ризыкларны мөмкин кадәр соңрак ачарга киңәш итәр идем. Салатларны алдан түгел, табынга куяр алдыннан гына болгатырга кирәк. Әзерләрен бүлмә температурасында озак тотмаска.

 – Нинди диагнозлы кешеләргә сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәк?

– Шикәр диабеты, ашказаны-эчәк тракты, подагра белән авыручыларга бигрәк тә авыру кискенләшкән чорда табын янында аеруча сак булырга киңәш итәм.

– Артыгын ашап куйсак нишләргә?

– Киңәшләремә колак салып, бу хәлне булдырмаска киңәш итәм, үзебез турында кайгыртыйк. Табиблар ярдәме кирәк булырлык хәлгә төшмәсәк иде. 

Сәрия Гарипова фотосы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек