Чаллыда яңа җитәкче
Аны мэр Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә тәкъдим итте.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы боерыгы белән Кама буе территориаль идарәсе башлыгы итеп Вилсур Минһаҗев билгеләнде.
Вилсур Минһаҗев ике югары белем алган. Ул Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын һәм ИНЭКАның икътисад факультетын тәмамлаган. Хокук саклау органнарында, торак-коммуналь хуҗалык системасында эшләү тәҗрибәсенә ия. Ул соңгы елларда «Тулпар» ат спорты мәктәбе директоры булып эшләде.
Наил Мәһдиев аңа:
«Сез – әзер кеше. Шәһәрне беләсез. Һөнәри сыйфатларыгыз киләчәктә дә уңышлы эшләргә ярдәм итәр», – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев