Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгын оештыруда гаепләнүчене тоттылар

Машиналар януының сәбәбе - җавапсыз мәхәббәт.

Чаллыда 7 машина януында гаепләнүче тагын бер ир-атны тоттылар. Ул 42 яшьлек А.Куликов. Шәһәрнең җитештерү компаниясендә саклау хезмәте җитәкчесе булып эшли. 
Суд карары буенча А. Куликов 15 ноябрьгә кадәр өй арестында булачак. Ул янгын оештыруда гаепләнә. 42 яшьлек ир-атны яллап, BMW машинасына ут төрттертә.

Исегезгә төшерәбез, янгын 15 сентябрьдә кичке сәгать 3ләр тирәсендә чыга. Иң беренче BMW Х6 автомобиле дөрли башлый. Соңыннан ут янда торучы башка машиналарга күчә. (Тулырак  http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-beriuly-7-masinaga-ut-torttelar-fotolar)

Янгынның сәбәбе - җавапсыз мәхәббәт. А.Куликов ВMW автомобилен яндырып, сөйгәненнән шул рәвешле үч алырга була, күрәсең.  

"Шәһри Чаллы" редакциясенә 58/24 йортында яшәүчеләр үз фаразлары белән бүлешкән иде. Бу хакта без   http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/masinalarga-koncel-ir-at-ut-tortkan-bulyrga-momkin-dilar яздык.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару