Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Машиналарга көнчел ир-ат ут төрткән булырга мөмкин, диләр

Чаллыда 15 сентябрь төнендә 7 машина януы буенча яңа мәгълүматлар билгеле.

Чаллының 58/24 йорты янында берьюлы 7 машинаның януы халыкны шаккатырды.  Шәһәрдә моңарчы мондый хәлнең булганы һич тә  юк иде. 
Исегезгә төшерәбез, 58/24  йорты ишегалдында беренче булып  BMW X6 автомобиле дөрли башлый. Соңыннын ут янда торучы машиналарга күчә. Нәтиҗәдә, BMW Х6, Hyundai һәм Chevrolet Lanos тулысынча янып бетә. BMW, Mitsubishi, ВАЗ-2114 һәм ВАЗ-2112 автомобильләре өлешчә зыян күрә. 

Хокук сакчылары ут төртүче эзенә видеокамералардан карап чыга. Аңа  җинаять эше кузгатылды. Ир-атка 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

“Шәһри Чаллы” газетасы 58/24 йортында яшәүчеләр белән аралашып яна мәгълүматлар туплады.

"Ут капкан BMW автомобиле хуҗасы хатын-кыз, кечкенә баласы бар. Иреннән аерылып, күптән түгел генә 58/24 йортында башка ир-ат белән тора башлавы билгеле. Элекке ире көнләшеп, яңа ире бүләк иткән машинаны яндырырга була. Моны ул үз кулы белән эшләми - 40 яшьлек ир-атка куша, янәсе ул аңа тиешле була", -  дип сөйләде йортта яшәүчеләрнең берсе. BMW автомобиле хуҗасы хәзер шок хәлендә. Анын белән элемтәгә чыга алмадык. 

Видеода: BMW автомобиле ут капканчы

Тулырак мәгълүмат: 

Чаллыда берьюлы 7 машина янды http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-beriuly-7-masinaga-ut-torttelar-fotolar

Машиналарга ут төртүчене тоткарладылар http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/masinalarga-ut-tortucene-totkarladylar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига