Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр буе паркына очрашуга чакыралар

Реконструкция буенча проектны уртага салып сөйләшәчәкләр.

Чаллы Яр буе паркы (Прибрежный) киләсе елда тагын да матурланачак. Аны 4 этап төзекләндерү көтә. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда парклар һәм җәмәгать урыннарын реконструкцияләү буенча тавыш бирүдә ул җиңеп чыкты. Аның өчен 17 меңнән артык кеше тавыш бирде. Бу хакта тулырак монда яздык. 

Паркта уңайлы мохит һәм ял итү зонасы булдыру өчен республикадан 172 млн сум акча бүленеп бирелә. Шәһәрдәшләр яратып өлгергән парк ничек үзгәрәчәк соң? Нинди эшләр башкарылачак? Болар хакта «АртДесант» архитектура бюросы белгечләре сөйләячәк. Алар актив шәһәрдәшләрне 2 июньдә проектларны уртага салып сөйләшергә чакыра. Очрашу экскурсия форматында узачак.

Искәртергә кирәк, хәзерге вакытта урман эчендәге кондызлы күлне чистарталар. Проект буенча аның янында ял итү зоналары булачак. Баскычлар, утыргычлар урнаштыру планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев