Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр буе паркын тагын төзекләндерү көтә

Татарстанда парклар һәм җәмәгать урыннарын реконструкцияләү буенча тавыш бирүдә ул җиңүче дип табылды.

Татарстанда парклар һәм җәмәгать урыннарын реконструкцияләү буенча тавыш бирүнең нәтиҗәләре билгеле. Иң күп тавышны быел да Чаллының Яр буе паркы җыйды. Аның өчен 17 меңнән артык кеше тавыш бирде.

Исегезгә төшерәбез, Яр буе паркы 2022 елдан башлап реконструкцияләнә. Балалар, спорт мәйданчыклары, велосипедчылар юлы, этләрне дрессировкалау урыны барлыкка килде. Быел җәяүле һәм велосипедчылар юлларын Ф.Табеев исемендәге яр буена кадәр суздылар. Яңа пляж ясадылар. Бу хакта монда яздык. 

Чаллы халкы ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял итү паркы өчен дә күп тавыш бирде. Ул да киләсе елда үзгәреш кичерәчәк. Өченче урында – Г.Тукай исемендәге яр буе. 

Татарстанда парклар һәм җәмәгать урыннарын реконструкцияләү буенча тавыш бирү Интернет челтәрләрендә барды. 421 меңнән артык кеше катнашты. Иң активлары – казанлылар. Чаллы икенче урында. 55 меңнән артык кеше тавыш биргән. Искәртергә кирәк, «ТР шәһәрләре үсеше институты» белгечләре халыкның елдан ел актив булуы турында сөйли. Быел тавыш бирүчеләр саны 16 процентка арткан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев