Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ярдәм итәргә теләгән табиб-реаниматологны каты кыйнаганнар

Егетләр исерек булган.

Вакыйга 11 май Балтач районы юлында төнге сәгать 2дә була. 48 сәгатьлек сменадан соң табиб-реаниматолог Аяз Мәҗитов өенә кайтырга чыга. Юл читендә ул йөзтүбән әйләнгән машинаны күреп ала һәм туктап ярдәм итәргә тели. Әмма авариягә очраган егетләр аның мәрхәмәтлелегенә сөенми. Кыйный башлыйлар. Хәтта пистолет белән яныйлар. Егетләргә 20 яшь чамасы була. Табиб әйтүенчә, алардан алкоголь исе аңкый. Аяз Мәҗитов күпсанлы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләгә. Бу вакыйгадан соң социаль челтәрләрдә утыручылар гаеплеләрне эзләп табып, җәзага тартырга сорап яза. Табибның дуслары һәм якыннары бу резонанс вакыйга турында күбрәк кеше белсен өчен телеграм-каналларда тарата. Гаепле егетләрне табарлармы-юкмы – билгесез. Аларның бай гаиләдән булуы ихтимал, очы-кырыена чыга алмаулары бар, дип язалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев