Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язгы авитаминоздан ничек котылырга?

Көннәр җылыта башлау белән без үзебездә витаминга кытлык сизәбез. Авитаминоз, ягъни теге яки бу витаминның организмда тиешле күләмдә булмавы безгә елның теләсә кайсы вакытында янамый. Гадәттә ризык белән организм төрле витаминнарга даими тулыланып тора.

Искәрмә булып, С витаминын атарга мөмкин. Әмма көндәлек тормышта кеше организмына гиповитаминоз күбрәк яный. Бу – берәр төр витаминның организмда бөтенләй булмавы түгел, ә тиешле күләмдә булмавы.

Чаллы сугыш ветераннары госпитале баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары, врач-терапевт Фәридә Шәрифуллина язгы авитаминозны булдырмау өчен үз киңәшләрен бирә.

– Иң беренче чиратта туклану рационына игътибар итәргә кирәк. Яшел төстәге яшелчә, җиләк-җимешләр бик файдалы, кәбестә, тозлы кәбестә –рационда һичшиксез булырга тиешле продуктлар. Теге яки бу витаминга кытлыкның үз билгеләре бар. Әйтик, организмга А витамины җитмәү күз күрүен начарайта, тире кипши, тырнаклар һәм чәч тиз сынучанга әйләнә. Әгәр санап кителгән симптомнарны сизәсез икән, поливитаминнар алырга, аптекага йөгерергә ашыкмагыз! Табибка барып киңәшергә кирәк. Кәеф кырылган саен да үзегезгә үзегез поливитаминнар «билгеләү» дөрес түгел. Ни дисәгез дә, алар химик субстанцияләр. Матур төсле төймәләрне йотарга ашыкканчы азык рационыгызны баету отышлырак, – дип белдерә Фәридә Мөдәррисовна.    

Язгы авитаминоз билгеләре:

* моңа кадәр үзебезгә канәгатьлек китергән әйберләр һәм шөгыльләргә карата кызыксыну югалу;
* суык тию һәм томау төшүдән арына алмау;
* организмдагы хроник чирләр көчәю;
* авырлык белән генә йокыга талу һәм иртән авыр тору;
* төнге өченче ярты белән дүртенче ярты арасында еш уяну;
* тән тиресе бетчәләү яки корышу;
* чәчләр сыну һәм тырнаклар катламлану;
* эч кибү, эч китү һәм гастрит;
* уртлар канау;
* игътибарсызга әйләнү;
* еш кына баш авырту;
* колак чыңлау һәм җиңелчә генә баш әйләнү.

Шулар арасыннан ике генә билгенең пәйда булуы да язгы авитаминозга каршы тиешле чаралар күрергә кирәклеге турында сөйли.

Иммунитетны ныгыту өчен берничә чара

Иммунитетны дарудан тыш башка чаралар да ныгыта, дип белдерә табиб-терапевт Фәридә Шәрифуллина. Моның өчен рационга дөрес ризыклар сайлау кирәк.

1) Җитен мае: Омега-3 һәм Омега-6 май кислотасының алыштыргысыз чыганагы. Ул организмның саклану көчен арттыра.

2) Балык һәм диңгез азыклары: аларда безне төрле авырудан саклаучы май кислоталары күп. Диңгез продукциясендә иң зур байлык – йод, цинк, кальций, фосфор һәм селен. Әлеге микроэлемент дифицит булса, организмның йогышлы чиргә каршы тору көче кими.

3) Бал һәм бал ризыклары: бал, перга, бал тузаны, прополис – бу биологик актив матдәләр тупламасын үзенә җыйган продукт. 

4) Тәмләткечләр: имбир, канәфер, куркума, корицаны тәмләткеч буларак кына түгел, иммунитетны ныгытучы эфир мае һәм башка матдәләр чыганагы буларак кулланырга мөмкин.

Организмга иң кирәкле витаминнар 

С витамины. Аскорбин кислотасы ике сезон арасында кулла¬нылыр¬га тиешле мөһим витамин. Ул иммунитетны ныгыта, төрле инфекцияләргә, депрессиягә каршы көрәшә. 
Ризыклар: цитруслылар, тозлаган кәбестә, гөлҗимеш, киви, кара карлыган, борыч, кәбестәнең бөтен төре, яшел суган, сырганак, шпинат.

D витамины. «Кояшлы» витаминны кышын һәм язын ризыклардан гына алырга була. Әлеге витамин сөякләрне һәм тешне ныгыта. Аеруча ул балаларга һәм өлкәннәргә кирәк. 
Ризыклар: балык мае, икра, кызыл балык, йомырка сарысы, бавыр, каймак, атланмай, сөт һәм сөт ризыклары, эре итеп тарттырылган оннан икмәк.

А витамины. Аның организмга җитешмәве күз күременә һәм тиренең корылануына китерә. Балаларда А витамины аз булганда үсешкә тәэсир ясарга мөмкин.
Ризыклар: кишер, кабак, чөгендер, кычыткан, помидор, кукуруз, кызыл борыч, бавыр.

В1 витамины. В1 витамины нерв системасының нормаль эшчәнлеге өчен җавап бирә. Матдәләр алмашында актив катнаша, ашкайнату органнары һәм йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Ризыклар: эре итеп тарттырылган бодай оныннан ризыклар, карабодай, дөге, йомырка сарысы, кузаклы чикләвекләр, сыер ите.

В2 витамины. Бу витамин канда гемоглобин күләме өчен җавап бирә. Шулай ук аны матурлык витамины дип тә йөртәләр. Күз күреме, тире, чәчләр һәм тырнаклар торышы өчен дә җавап бирә.
Ризыклар: сөт, ит, балык, йомырка, пешмәгән яшелчәләр, яфраклы яшел үләннәр. 

В12 витамины. Витамин җитмәү билгеләре: аяк-кул ою-чәнчү, баш әйләнү, хәлсезлек, укшыту, тән тиресе төссезләнү, аппетит булмау; хатын-кызларда – күрем циклы бозылу.
Ризыклар: сыер бавыры, диңгез продуктлары, сарык ите, тунец, скумбрия балыклары, сыер ите, йомырка, каты сырлар. 

В6 витамины. Билгеләр: йокысызлык, тән тиресе бетчәләү, кавык, тән тиресе ялкынсыну һәм кызару, уяулык югалу.
Ризыклар: чарымсак, ногыт борчагы (фасоль), пестә, әстерхан чикләвекләре, йомырка сарысы, бодай көрпәсе.

Е витамины. Е витамины яшәртү үзлеге белән дә билгеле. Организмда әлеге витаминга кытлык булганда тире, чәчләр, тырнакларның торышы, гомумән организмның сәламәтлеге какшый.
Ризыклар: үсемлек мае, көнбагыш, чикләвекләр, йомырка сарысы, гөлҗимеш, яшел үләннәр. 

РР витамины. Әлеге витамин ашказаны һәм ашказаны асты бизе эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый. Моннан тыш, тышкы, матурлыкка да ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта.
Ризыклар: сөт, сыер ите, сыр, балык, помидор, бәрәңге, кишер, брокколи, финик, кукуруз. 

Тимер. Бу витамин җитмәгәндә хәлсезлек, тән тиресе төссезләнү, тиз ару, колак чыңлау, сулыш кысылу, хәтер начараю, аппетит югалу кебек билгеләр сиздерә.
Ризыклар: Кунжут, диңгез кәбестәсе, бодай көрпәсе, җир чикләвеге, борчак, йомырка порошогы, күрәгә, гөмбә.

Цинк. Билгеләр: томау төшү, борын тыгылу, тәм һәм ис сизүнең начараюы, кавык, тән тиресе бетчәләү.
Ризыклар: бодай көрпәсе, эрбет чикләвеге, борчак, көнбагыш, Голландия сыры, йомырка порошогы, сарык ите.

Гөлия Ибатуллина әзерләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев