Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңүчегә – изге җиргә юллама

Җөмһүриятебездә Коръән укуның "Хифыз" (күңелдән белү) һәм "Тилавәт" (яхшы тавыш, яхшы дикция белән уку) номинацияләре буенча республика конкурсы башланды. Аның максаты - дин кардәшләребездә Коръәнне дөрес итеп укуга, Аны өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү.

Конкурс өч этаптан тора. Аның шартлары буенча финалда җиңүчеләрне зур бүләкләр көтә. Мәсәлән, өченче этапта I урынны яулаучы 4 кеше олуг хаҗга Юлламага ия булачак. II урынны яулаучылар исә Гомрә хаҗы белән бүләкләнәчәкләр. Ә III урынга лаек булучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

20 октябрьдә шушы чараның беренче этабы буенча Чаллыда Коръән укучыларның шәһәркүләм бәйгесе узды. Ул "Тәүбә" мәчетендә үтте. "Хифыз" төркемендә чыгыш ясарга теләүчеләр булмады. Барлыгы 19 ир-ат һәм 7 хатын-кыз Аллаһы китабын тәҗвид кагыйдәләре нигезендә матур итеп уку буенча осталыкларын күрсәттеләр. Ирләр төркемендә барсы да диярлек яшьләр иде. Мәсәлән, бу төркемдә көч сынашучыларның уртача яше 25 тән артмады. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә билгеләнде. Балларны жюри әгъзалары - нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм фән, мәгариф бүлеге белгече Наил хәзрәт Әбелханов куеп барды. Һәр катнашучы Аллаһы Китабыннан жюри күрсәткән өч урынны укыды. Иң күп баллны (100) үзенчәлекле мәкамгә ия "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы 28 яшьлек Илназ хәзрәт Яхин туплады. Икенче, өченче урыннарда Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов һәм "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллиме Мансур хәзрәт Зиннәтов.

Хатын-кызлар төркемендә I призлы урынга "Тәүбә" мәчетеннән 71 яшьлек Зәйтүнә Сөббух (рәсемдә) ия булды. II урында "Туфан" мәчетеннән Гөлзәминә Ихсанова, ә III дә "Тәүбә" мәчетеннән Вәсимә апа Фәррахова.

Җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырылды. Алар шулай ук ноябрь аенда казыят югарылыгында узачак бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар.

Хәлил Шәрипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев