Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел мунчасы

Яңа ел алды мунчасы - матур традиция. Әмма бәйрәм кәефенә бирелеп, кайбер кагыйдәләрне дә онытырга ярамый. Хатын-кызлар түбәндәге киңәшләрне тотарга тиеш. Мунчадан яшәреп чыгарга телисез икән, шифалы үләннәр төнәтмәсе кулланырга, парлангач, төренеп утырырга кирәклеген онытмагыз. Тәнгә сылар өчен битлекне алдан әзерләп куярга кирәк. Моның өчен 200 грамм тоз һәм 250...

Яңа ел алды мунчасы - матур традиция. Әмма бәйрәм кәефенә бирелеп, кайбер кагыйдәләрне дә онытырга ярамый. Хатын-кызлар түбәндәге киңәшләрне тотарга тиеш. Мунчадан яшәреп чыгарга телисез икән, шифалы үләннәр төнәтмәсе кулланырга, парлангач, төренеп утырырга кирәклеген онытмагыз. Тәнгә сылар өчен битлекне алдан әзерләп куярга кирәк. Моның өчен 200 грамм тоз һәм 250 грамм бал, бөтен килеш ике лимон кирәк. Башта - тәнгә лимонның сутын, аннары битлекне сөртәбез. Икенче төрле битлек тә ясарга мөмкин. Йомырка сарысын, бер аш кашыгы сыра чүпрәсен һәм бер чәй калагы көнбагыш маен бергә кушып бутарга , ягъни, масса эшләргә кирәк. Миллекне дә сайлый белү мөһим. Имән миллеге, мәсәлән, тире майлы булганда файдалы, яраларны дәвалый, кан басымын төшерә. Юкә миллеге баш авыртканда ярдәм итә, тын юлларын киңәйтә. Кызыл миләшнеке тонусны күтәрә. Ылыслы агачлар миллеге салкын тигәндә файдалы. Мунчага керердән элек, душта коенырга, макияжны юарга онытмагыз. Бары тик тән бераз җылынгач кына кызурак урынга менеп утырырга киңәш ителә . Башта кулларны алга сузып, йөзтүбән ятып алырга кирәк. Чабынганчы, тәнгә бераз массаж ясау файдалы. Тәүдә җылы пар бөркергә кирәк, аннары гына чабынырга була. Чабынганда мунча эченең дымлы булырга тиешлеген истән чыгармагыз. Чабыну вакыты 5-7 минуттан артмасын. Аннары әкрен генә урыннан торып, җылы душта коеныгыз, салкынча сулы бассейнга чумарга да мөмкинсез. Әгәр бәкегә керүне яратасыз икән, салкын суда 22 секундтан да озак торуның сәламәтлек өчен куркыныч булуын белегез . Әлбәттә, мондый процедуралардан соң ял итәргә, кайнар чәй эчәргә кирәк. kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев