Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ифтарлар үткәрү саваплы гамәлдер...

Чаллының "Аш-су" ашханәсендә шәһәр мөхтәсибәте ифтар мәҗлесе үткәрде.Анда ТР Диния вәкилләре, шәһәр хакимиятеннән түрәләр, Тукай районы мөселманнары чакылылган иде. Ә моңа кадәр «Әбүзәр» мәчете «Чечевица» кафесында ураза тотучы яшьләр өчен ифтар мәҗлесе уздырган иде.. Анда 38 кеше катнашты. Мәчет имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаветдин яшь мөселманнарга Рамазан ае фазыйләтләре хакында вәгазь...

Чаллының "Аш-су" ашханәсендә шәһәр мөхтәсибәте ифтар мәҗлесе үткәрде.Анда ТР Диния вәкилләре, шәһәр хакимиятеннән түрәләр, Тукай районы мөселманнары чакылылган иде.

Ә моңа кадәр «Әбүзәр» мәчете «Чечевица» кафесында ураза тотучы яшьләр өчен ифтар мәҗлесе уздырган иде.. Анда 38 кеше катнашты. Мәчет имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаветдин яшь мөселманнарга Рамазан ае фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде.

Шулай ук "Кәүсәр" мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Фатыйхов үз исеменнән мәчет картлары өчен мәчет каршындагы кафеда авыз ачу мәҗлесе уздырды. Анда шәһәр имамнары, шул исәптән төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнаштылар. Рамазан ае башында Фәрит хәзрәт мәчет яшьләре өчен дә шундый ук ифтар оештырган иде.

Чаллы мәчетләрендә һәр көнне ифтарлар уза. Аларның күпчелеген дин кардәшләребез күмәкләшеп оештыра. Әмма имамнар үз исемнәреннән уздырган мәҗлесләр дә булып тора. Мәсәлән, алар "Ак мәчет" "Туфан", "Нур-Ихлас", "Ихлас" һ.б. мәчетләрдә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X