Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игелек кылыр чак

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе Татарстанда 7 июльдә старт алган иде. Чаллыда әлеге игелекле гамәл 15 майда ук башланды. Өч ай эчендә акциядә шәһәрнең барлык мәгариф учреждениеләре, уннан артык предприятие, тимурчылар отрядлары һәм иҗтимагый оешмалар катнашты. Чираттагы "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов шундый...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе Татарстанда 7 июльдә старт алган иде. Чаллыда әлеге игелекле гамәл 15 майда ук башланды.

Өч ай эчендә акциядә шәһәрнең барлык мәгариф учреждениеләре, уннан артык предприятие, тимурчылар отрядлары һәм иҗтимагый оешмалар катнашты. Чираттагы "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов шундый саннар китерде: "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы 5 663 балага һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 695 укучыга ярдәм күрсәтелгән. Балалар бакчасында үткәрелгән чыгарылыш иртәләре вакытында 106 мәгариф учреждениесендә тәрбияләнгән 5418 булачак беренче сыйныф укучысына портфельләр тапшырылган. Шулай ук бакчага йөрмәгән 245 нәни, күп балалы гаиләләрдәге 172 яшь чаллылы һәм Украинадан килеп урнашырга мәҗбүр булган 53 бала шундый ук портфельләргә ия булды.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе өчен быел шәһәр бюджетыннан 817 мең сум акча бүленгән. ТР Дәүләт Советы, шәһәр советы депутатлары, "Бердәм Россия" партиясе активистлары ел саен акциядә актив катнашалар. Акция әле дәвам итә, һәркайсыбызның ярдәмгә мохтаҗларга булышу мөмкинлеге бар", - диде Рамил Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев