Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игелек кылыйк

Соңгы елларда физик мөмкинлекләре чикле егет-кызларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышлардан җиңү арты җиңү яулап, Чаллыбызны данлыйлар. Шулай тормыштан ямь табып, күпләргә үрнәк булып гомер итәләр алар. Шунысы игътибарга лаек, хөкүмәт тарафыннан да инвалидларга игътибар артты. Соңгы 4 елда Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлы мохит булдыру өчен 256,5 млн сум акча...

Соңгы елларда физик мөмкинлекләре чикле егет-кызларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышлардан җиңү арты җиңү яулап, Чаллыбызны данлыйлар. Шулай тормыштан ямь табып, күпләргә үрнәк булып гомер итәләр алар.

Шунысы игътибарга лаек, хөкүмәт тарафыннан да инвалидларга игътибар артты. Соңгы 4 елда Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлы мохит булдыру өчен 256,5 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу акчага 5 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә, 5 социаль, 6 дәвалау-профилактика һәм 3 мәдәният учреждениесенә, 13 мәктәпкә, балалар-яшьләр иҗат үзәгендә шартлар тудырылды. Моннан тыш, 1010 җәяүле юлы төзекләндерелде. Торак йортлардагы 422 подъездга пандус куелды. 15 декабрьгә кадәр Чаллыга 15 млн сумлык амбулифт (физик мөмкинлекле кешеләрне уңайлы итеп самолетка утырту өчен махсус җайланма) кайтарылырга тиеш.

Проблемалар әкрен генә хәл ителә кебек. Ләкин көн кадагындагы мәсьәләләр дә җитәрлек. "Бүгенге көндә безне 5 катлы йортларга пандуслар кую борчый", - ди социаль яклау идарәсе башлыгы Галина Каширина.

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев идарә итү компанияләренә бу мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кушты.

"Әлеге максатлар өчен акчаны хөкүмәттән яисә муниципаль бюджеттан көтәргә түгел, ә үзегез табарга тиешсез. Инвалидлар ункөнлеге бу юнәлештәге изге гамәлләргә этәргеч булсын", - диде ул.

Инвалидларны эшкә урнаштыру да актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Хәзерге вакытта эшкә сәләтле 12 646 инвалидның 7 783се генә хезмәт урыны белән тәэмин ителгән.

Уку-укыту мәсьәләләренә килгәндә, Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле 1341 бала 8 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениесендә белем ала. Бакчаларда 84 төркем булдырылган. Моннан тыш, 8 коррекция мәктәбе эшли. 17-35 яшьлек инвалидлар, шул исәптән, коляскада хәрәкәтләнүчеләр дистанцион ысул буенча югары белем үзләштерәләр. 62 кеше югары белемле белгеч булды инде, тагын 83е укый. Уку өчен бюджеттан өлешчә акча түләнә. Инвалидлар "Изгелек" социаль үзәгендә тернәкләндерү курслары да үтәләр. Әлеге үзәк каршында "Ника" клубы да эшли. Анда йөрүчеләр спорт-бал биюләре белән шөгыльләнәләр. Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозов җиңү арты җиңү яулап, шәһәрдәшләрне сөендерәләр. Әле шушы көннәрдә генә алар Санкт-Петербургта уздырылган Россия чемпионатыннан алтын медаль яулап кайттылар.

11 декабрьдә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез "Витязь"дә инвалид спортчыларның XVI спартакиадасында осталыкларын сынаячак.
Әйе, шәфкатьлелек ункөнлеге дәвам итә. Һәрберебез мохтаҗларга күңел җылысын биреп, мөмкинлектән чыгып ярдәм итәргә тырышыйк. Игелекле гамәлләр ункөнлектә генә түгел, һәр көнне кылынсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев