Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игелекләр кылып яшик...

Күптән түгел газетабыз укучыларын көчле рухлы шәһәрдәшебез - церебраль паралич диагнозы белән махсус исәптә торуына карамастан, тормышның һәр мизгеленә сокланып яшәүче 24 яшьлек Анастасия Мәрдәншина белән таныштырган идек. Хәер, бу эчкерсез күңелле баланың һәр көн иртән хәерле иртә теләп шалтыратуы инде бөтен редакция коллективы өчен көтеп алган бер куанычка әйләнде....

Бер без генәме соң - дистәләгән танышларыбыз, дусларыбыз бу көннәрдә Анастасиягә, чын мәгънәсендә, йөрәген ачты. Бу нисбәттән, дөньяны матурлык коткара, дигән тәгълиматка каршы, ялгышасыз, иң беренче чиратта, игелек, шәфкатьлелек, кешеләрнең бер-берсенә булган мәхәббәте, өмете, ышанычы коткара, диясе килә. Фотосессиягә әзерләнер алдыннан "Болгар" бию ансамбле җитәкчесе Раушания Кәшиф кызы Кулаковага мөрәҗәгать иттек. Һичсүзсез ярдәм итәчәген белдерде. Рәхмәт яусын, ансамбльнең костюмнар бүлегендә Анастасияны ачык йөз белән каршы алдылар, милли киемнәрнең иң затлыларын тәкъдим иттеләр. Костюмнар әзерләүче Людмила Анатасовна Гарыкина да, "Энергетик" мәдәният сарае хезмәткәрләре дә йөгереп кенә торды. Әлеге иҗат һәм сәнгать йортының алыштыргысыз җитәкчесе Гөлзадә Мөхәммәт кызы Рзаева батыр кызның иңнәреннән кочып, уңышлар теләде, үҗәтлегенә соклануын белдерде.

Чыннан да, үзе дә һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ, дөньяга туган көненнән сихәтлеккә туенмаган бу баланың яшәү көченә, тырышлыгына, тынгы белмәс йөрәгенең яктылыгына хозурланмый мөмкин түгел! 3 сәгатькә сузылган фотосессия барышында ник бер тапкыр алҗыганын сиздерсен! Биек үкчәле читекләрдә бер мизгел басып тору да зәгыйфь аякларына никадәр авырлык китергәнен, күпме көч таләп иткәнен күз алдына китерсәң, Анастасиянең сабырлыгына һәйкәл куярлык! Йөзеннән елмаюын сүндермичә, тагын һәм тагын фотога төшәргә күтәрелеп басты ул...

Сүз дә юк, кеше ялгызы гына авыруны да, тормыш киртәләрен дә җиңә алмый. Бу яктан Анастасия бик тә бәхетле. Аның иңнәренә канат куеп яшәүче газиз кешеләре - кадерледән-кадерле әти-әнисе, туганнары бар. Шуңа күрә рухы да сәламәт кешеләрнекенә биргесез аның. Иң мөһиме, ана белән бала бербөтен бу гаиләдә. Кызының һәр хәрәкәтенә сулышын, йөрәк тибешен кушардай булып талпынган Татьянага карап тору ук күңелгә рәхәтлек бирә. Әнә бит кызының уңышлары турында ничек горурланып сөйли. Һәр адымның, һәр җиңүнең күпме әрнү-кичерешләр, йокысыз төннәр аша яуланганын үзе генә белә Татьяна. Иң мөһиме, баласына бу тормышта үз урынын табарга ярдәм иткән ул. Ана мәхәббәте нинди илаһи көчкә ия! Шушы хакыйкатьне аңлаудан күзләргә генә түгел, йөрәккә мөлдерәп-сулкылдап яшь тула...

- Авыртудан сызланган мизгелләрендә дә тешен кысып түзәргә, күз яшьләре аша елмаерга тырыша кызым. Каян гына көч таба торгандыр! Мин борчылмасын дип, булдыра алмаганын да эшләргә, ничек тә булышырга омтыла. Мин үзем аннан сабырлыкка, тормыш ваклыкларыннан өстен булырга, Һәр туган көннең матурлыгына соклана белергә өйрәнәм, - дип, күз яшьләре аша елмая ана. Ә мин шушы мизгелдә, күңелне уеп узган уйдан сискәнеп, оялып китәм: ә соң мин үзем һәр туган сәламәт көнемнең кадерен белергә, шөкерана кылып яшәргә өйрәндемме?!

Фотосессиягә килгәндә, бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган талантлы хезмәттәшебез Әнисә Галиулина аны искиткеч матур һәм җылы итеп әзерләде. Анастасиянең табигатькә, кешеләргә булган эчкерсез мәхәббәтен берсеннән-берсе матур, кабатланмас мизгелләрдә мәңгеләштерде. Бүгенге язмабызда аның берничәсе генә урын алды. Ә Анастасиягә республикакүләм бәйгедә уңышлар юлдаш булсын. Аның җанатарлары бүген бөтен шәһәр тулы, шул исәптән, "Шәһри Чаллы" хезмәткәрләре.

Әнисә Галиулина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев