Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игезәкләр-Аллаһтан җибәрелгән бүләк

­­Чал­лы шә­һә­рен­дә 1000 нче һәм 1001 нче бу­лып игез ба­ла­лар ту­ды. Кыз­лар­га Әми­нә һәм Сә­ми­рә ди­гән исем­нәр ку­шыл­ган. Ба­ла­лар­ның әни­лә­ре На­талья да, кыз­лар да үз­лә­рен әй­бәт хис итә­ләр. Әле­ге ба­ла­лар - кө­теп алын­ган са­бый­лар. Ну­рул­лин­нар­ның олы ул­ла­ры Аль­берт хә­зер­ге ва­кыт­та ар­ми­я­дә хез­мәт итә. Өч ба­ла­лы га­и­лә­ләр нор­ма­га әй­лә­нә ба­ра икән....

­­Чал­лы шә­һә­рен­дә 1000 нче һәм 1001 нче бу­лып игез ба­ла­лар ту­ды. Кыз­лар­га Әми­нә һәм Сә­ми­рә ди­гән исем­нәр ку­шыл­ган. Ба­ла­лар­ның әни­лә­ре На­талья да, кыз­лар да үз­лә­рен әй­бәт хис итә­ләр. Әле­ге ба­ла­лар - кө­теп алын­ган са­бый­лар. Ну­рул­лин­нар­ның олы ул­ла­ры Аль­берт хә­зер­ге ва­кыт­та ар­ми­я­дә хез­мәт итә. Өч ба­ла­лы га­и­лә­ләр нор­ма­га әй­лә­нә ба­ра икән. Соң­гы ун ел­да бу күр­сәт­кеч 22 % ка арт­кан.

Га­и­лә баш­лы­гы Ри­шат Ну­рул­лин әй­тү­ен­чә, "Яшь ва­кыт­та уй­лап җит­ке­рел­мә­сә дә, ке­ше олы­гая бар­ган са­ен, ки­лә­чәк ту­рын­да күб­рәк уй­ла­на баш­лый. Нә­сел­не ишәй­тү, ба­ла­лар үс­те­рү­гә дә аң­лы рә­веш­тә ка­рый­сың. Ба­ла­лар­ны үс­те­рү өчен бар­лык мөм­кин­лек­ләр дә бар, тор­мыш тәҗ­ри­бә­се ар­та ба­ра. Әле ча­гыш­тыр­ма­ча яшь көе, үзең­дә янә ата-ана бу­ры­чын үтәр­лек көч-ку­әт бу­лу­ын аң­лап, үз өс­те­без­гә ал­ган җа­вап­лы­лык бу". Ба­ла җир йө­зе­нә гө­наһ­сыз, әм­ма хо­кук­ла­ры бе­лән, әти-әни­се­нә һәм җәм­гы­ять­кә ва­зый­фа алып ки­лә шул. Мо­ны аң­ла­ган га­и­лә­ләр­нең ар­та ба­руы сө­ен­де­рә.

Бү­ген­ге көн­дә ике­се­нә дә 42 яшь бул­ган Ри­шат бе­лән На­талья (алар бер үк ел­ны, бер үк көн­дә ту­ган­нар) иге­зәк­лә­рен Ал­лаһ­тан җи­бә­рел­гән бү­ләк дип ка­бул ит­кән­нәр. На­ра­сый­лар ту­ган­чы ук, әни­лә­ре алар бе­лән сөй­лә­шү өчен мө­сел­ман кыз ба­ла­ла­ры­на ту­ры ки­лер­лек итеп исем­нәр сай­ла­ган, ире бе­лән ки­леш­тер­гән. Әми­нә - "имин­лек­тә то­ру­чы" ди­гән ма­тур мәгъ­нә­гә ия бул­са, Сә­ми­рә - "әң­гә­мә­дәш, гәп­тәш" мәгъ­нә­сен бел­де­рә. Ди­не­без­дә ба­ла ха­кы ди­гән зур тө­шен­чә яши. Ба­ла ту­гач та ата-ана­ның иң тә­ү­ге бу­ры­чы - аңа хә­ер­ле исем ку­шу, чөн­ки исем­нең эч­ке аң­га тә­э­си­ре ба­ра, шул исем бе­лән дәш­кән са­ен ба­ла аның җи­се­мен дә үзе­нә ка­бул итә. Га­и­лә­лә­ре ни­ках ни­ге­зен­дә ко­рыл­ган, шә­ри­гать бу­ен­ча На­таль­я­га На­и­лә исе­ме ку­шыл­ган. Мө­сел­ман- та­тар го­реф-га­дәт­лә­рен сан­лап, сак­лап яшәр­гә ты­ры­ша­лар. Бу эш­тә дәү әни­лә­ре - Нор­лат ра­йо­нын­нан бул­ган, бү­ген­ге көн­дә Чал­лы­да яшә­ү­че Зәй­тү­нә ха­ным да бу­лы­ша. Олы ул­ла­ры Аль­берт та 2 нче та­тар гим­на­зи­я­сен­дә бе­лем ал­ган. Кат­наш га­и­лә­дә бу­ла тор­ган проб­ле­ма­лар­ны ал­дан ук ки­сә­тер­гә ты­ры­ша­лар: ике тел­гә дә их­ти­рам­лы мө­нә­сә­бәт бул­дыр­ган­нар, ә яшә­еш ни­гез­лә­рен, үза­ра аң­ла­шып-ки­ле­шеп, ис­лам ка­нун­на­ры ни­ге­зен­дә ко­ру як­лы­лар. Озак­ла­мый ба­ла­га шә­ри­гать ка­нун­на­ры бу­ен­ча исем куш­ты­рыр­га исәп­ли­ләр. Га­и­лә­нең Чал­лы­да ту­ган-ту­ма­ча­ла­ры иш­ле икән, үза­ра ара­ла­шып, яр­дәм­лә­шеп яши­ләр.

Иге­зәк­ләр Чал­лы­ның ба­ла­лар пе­ри­на­таль үзә­ген­дә аваз сал­ган. Ну­рул­лин­нар би­ре­дә­ге та­биб­лар­ның һәм ме­ди­ци­на пер­со­на­лы­ның ка­рау-тәр­би­я­сен­нән ка­нә­гать кал­ган­нар. "Һәр­ва­кыт ти­еш­ле игъ­ти­бар­ны то­еп тор­дык. Тук­ла­ну мәсь­ә­лә­се дә ях­шы оеш­ты­рыл­ган, бө­тен җир­дә чис­та­лык, тәр­тип. Фор­сат­тан фай­да­ла­нып, ба­ры­сы­на да рәх­мәт­лә­ре­без­не җит­ке­рә­се­без ки­лә", - дип бел­дер­де Ри­шат Ну­рул­лин.

Чал­лы ЗАГС мө­ди­ре Ра­ви­лә За­ри­по­ва шә­һәр­дә иге­зәк­ләр туу­ның ел­дан-ел ар­ту­ын ис­кәр­теп үт­те. Бы­ел­ның ике аен­да гы­на да 22 пар игез ба­ла ту­ган. "Без­нең шә­һәр ба­ла­лар туу са­ны бу­ен­ча Ка­зан­нан соң икен­че урын­да то­ра: би­ре­дә күр­сәт­кеч 1000 ке­ше­гә 13,9 ны тәш­кил итә. Шә­һәр­дә­ге ике ба­ла­лар ту­ды­ру йор­тын­нан көн са­ен 30 лап ба­ла чы­га. Бу көн­не ЗАГС бел­геч­лә­ре ис­тә ка­лыр­лык ва­кый­га­га әй­лән­де­рә­ләр, шун­лык­тан ата-ана­лар­ның 97% ы ба­ла­сы­ның ту­у­ын би­ре­дә үк тер­кәп, туу ту­рын­да­гы та­нык­лык алып кай­тып ки­тә. Шул ук көн­не ата-ана­лар­га Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты һәм шә­һәр ха­ки­ме­нең Тәб­рик­ләү ад­рес­ла­ры тап­шы­ры­ла. 2018 нче ел­ның 1 гыйн­ва­рен­нан "Ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә ай­лык тү­лә­ү­ләр " ди­гән мәгъ­лү­ма­ти бланк та би­ре­лә баш­ла­ды", - ди­де ул.

Ба­ла­ның хо­кук­ла­ры ата-ана­сы һәм җәм­гы­ять өс­тен­дә бул­ган ва­зый­фа. Пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд (с.г.в.): "Ба­ла­ла­ры­гыз­га иң зур бү­ләк - алар­га бир­гән тәр­би­я­дер", - ди. Ну­рул­лин­нар га­и­лә­се­нә дә тәр­би­я­ле, тә­ү­фыйк­лы, сау-сә­ла­мәт ба­ла­лар үс­те­рер­сен­нәр ди­гән те­ләк­тә ка­ла­быз.

Ли­лия Фәт­та­хо­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев