Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игезәкләр булу - ул горурлык

“Игезәк җырчылар” диюгә үк күз алдына Алмаз һәм Айдар Юнысовлар килеп баса. Бу ике талантлы егет яшь булуларына карамастан Башкортстан белән Татарстан тамашачыларының мәхәббәтен яулап өлгерде.

Алар бе­лән ара­ла­ша баш­ла­ган­чы ук “Ни­чек шу­лай тиз ара­да ха­лык иһъти­ба­рын ка­зан­ды­гыз”, ди­гән со­рау әзер­ләп куй­ган идем. Лә­кин әң­гә­мә дә­ве­рен­дә бу со­рау­га җа­вап үзен­нән-үзе ту­ды. Алар­ның үз­лә­рен­дә ис­кит­кеч га­ди­лек һәм мө­ла­ем­ле­лек сый­фат­ла­рын туп­ла­ган­га кү­рә ха­лык­ка якын бу­лу­ла­ры­на инан­дым.

Ал­маз, Ай­дар “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы уку­чы­ла­рын сез­нең бе­лән әле тә­ү­ге тап­кыр гы­на та­ныш­ты­ру­ы­быз, шу­ңа кү­рә үзе­гез ту­рын­да сөй­лә­гез әле?

Ту­мы­шы­быз бе­лән без Баш­кор­тос­тан­нан. Бик ма­тур та­би­га­те бе­лән үзе­нә җә­леп итү­че Илеш ра­йо­ны Че­рек­күл авы­лын­нан. Иҗат­ны кеч­ке­нә­дән үз итеп үс­тек, ба­ян­да, таль­ян гар­мун­да уй­ный­быз, үзе­без җыр­лар иҗат итә­без. Шул кеч­ке­нә­дән иҗат­ка, сән­гать­кә тар­ты­лып үс­кән­гә­дер ин­де кү­рә­сең, мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач та шул ук юл­ны дә­вам итәр­гә бул­дык. Баш­та Уфа сән­гать учи­ли­ще­сын, ан­на­ры сән­гать ака­де­ми­я­сен тә­мам­лап, Уфа Нур дә­ү­ләт те­ат­ры­нда эш­ли баш­ла­дык.
Зур сәх­нә­ләр­гә баш­та җыр­чы тү­гел, ә му­зы­кант бу­ла­рак чык­тык. Үзе бер кы­зык кү­ре­неш, ике иге­зәк ба­ян­
чы егет, ул ва­кыт­та сәх­нә­дә иге­зәк­ләр си­рәк кү­ре­неш иде. Ан­на­ры 4 ел буе Ән­вәр Нур­га­ли­ев­ның ко­ман­да­сын­да эш­ләр­гә на­сыйп бул­ды. Ан­да без ба­ян­да уй­нау бе­лән бер­рәт­тән үзе­без­нең 1-2 җыр­ны да баш­ка­ра идек. Шу­лай әк­рен­лән-әк­рен­ләп үзе­без­нең соль­ный карь­е­ра­ны да баш­лап җи­бәр­дек. Бе­рен­че кон­цер­ты­быз 2013 ел­ны Уфа­да бул­ды.

Сез җыр­лар­ны баш­ка­рып кы­на кал­мый­сыз, ә үзе­гез яза­сыз да әле...
Ай­дар:

Җыр­лар­ны 18-20 яшь­тә яза баш­ла­дык. Бе­рен­че җы­ры­быз­ны да бер­гә иҗат ит­тек, мин кө­ен, Ал­маз сүз­лә­рен яз­ды. “Яшик бу дөнь­я­ны яра­тып” дип ата­ла ул җыр. Күп­ләр­гә та­ныш­та­дыр, чөн­ки ул Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов­ның 18 се­зон ре­пер­ту­а­рын­да иде. Әле­ге ва­кыт­та без иҗат ит­кән җыр­лар­ны Эл­ми­ра Сөй­ләй­ма­но­ва, Ри­фат За­ри­пов, Ән­вәр Нур­га­ли­ев, Гөл­си­рин Аб­дул­ли­на, Рә­нис Габ­ба­сов ке­бек та­лант­лы җыр­чы­лар баш­ка­ра. Үзе­без­нең ре­пер­ту­ар­да­гы җыр­лар­да көй­ләр ту­лы­сын­ча үзе­без­не­ке. Ә сүз­лә­ре­нә кил­гән­дә, мө­га­ен 50% ы үзе­без яз­ган сүз­ләр­дер, 50% ы ин­де баш­ка ав­тор­лар­ны­кы. Күп­че­лек оч­рак­та җыр­лар­ны ике­без бер­гә иҗат итә­без, бе­ре­без бер куп­ле­тын, бе­ре­без икен­че­сен.

Ике­гез бер җыр иҗат ит­кән ва­кыт­та ара­гыз­да бә­хәс тә ту­мый кал­мый­дыр?
Ал­маз:

– Бә­хәс­сез ге­нә бул­мый һәм ул бу­лыр­га да ти­еш. “В спо­ре рож­да­ет­ся ис­ти­на” ди­ләр­ме әле урыс­лар? Өс­тә­ве­нә, Ай­дар ми­нем, мин Ай­дар­ның шәх­си тән­кыйть­че­се. Мә­сә­лән, мин җыр­ның кай­сы­дыр өле­шен­дә тө­гәл­сез­лек күр­сәм Ай­дар­га әй­тәм, без бер­гә­ләп аны тө­зә­тә­без. Нәкъ шул бә­хәс­ләр тә­э­си­рен­дә бер-бе­ре­без­не ту­лы­лан­ды­рып ма­тур иҗат җи­ме­ше ту­ды­ра­быз да ин­де. Чөн­ки күп­ме ге­нә бә­хәс ту­са да, со­ңын­нан без ба­ры­бер бер ал­тын ур­так­лык та­бып, баш­ла­ган эш­не җи­ре­нә җит­ке­рә­без.

Иҗат җи­меш­лә­ре­гез­не җыр­чы­лар­га үзе­гез тәкъ­дим итә­сез­ме?

– Юк, дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, тәкъ­дим ит­кән юк. Са­ра­фан­лы ра­дио ке­бек ин­де, җыр­лар­ны ише­тә­ләр дә, үз­лә­ре без­гә чы­га­лар. Без үзе­без­дә күп ке­нә кон­церт­лар­да чы­гыш ясый­быз бит. Үзе­без иҗат ит­кән җыр­ны баш­кар­ган­ны бел­гәч, “Егет­ләр, ми­ңа да шун­дый­рак бе­рәр җыр язып би­ре­гез әле” дип үз­лә­ре ки­лә­ләр.

Ә үзе­гез кай­сы ша­гыйрь­ләр бе­лән хез­мәт­тәш­лек итә­сез һәм кай­сы җыр­чы­лар­ның җыр­ла­рын баш­ка­ра­сыз?

Кон­цер­ты­быз­да яң­гы­ра­ган җыр­лар­ның бер 90%ы үзе­без­нең иҗат. Ан­нан ка­ла ин­де без На­ил абый Шәй­мар­да­нов­ның җыр­ла­рын бик яра­тып җыр­лый­быз. Ул үзе­нең бер юби­лей кон­цер­тын­да без­гә “Ике ма­лай” ди­гән җы­рын баш­ка­рыр­га тәкъ­дим ит­кән иде. Хә­тер­лә­сә­гез, Ил­саф абый да баш­ка­ра иде аны, аның ре­пер­ту­а­рын­да­гы иң по­пу­ляр җыр­лар­ның бер­се. Кыс­ка­сы, иге­зәк ма­лай­лар ту­рын­да бик ма­тур җыр ул. Шун­нан, без­нең җыр­ла­вы­быз­ны оша­тып бул­са ки­рәк, На­ил абый үзе­нең җыр­ла­рын тәкъ­дим итә баш­ла­ды. Аның бе­лән без бү­ген­ге көн­дә дә бик җы­лы мө­нә­сә­бәт­тә. Бер-бе­ре­без­гә яр­дәм ите­шеп яши­без, без­гә ки­ңәш ки­рәк бул­ган­да үл без­гә яр­дәм итә, аның со­ра­вы бул­са без ку­лы­быз­дан кил­гән­чә бу­лы­шыр­га ты­ры­ша­быз.
Ша­гыйрь­ләр­гә кил­гән­дә, мә­сә­лән, Уфа­да без­нең Рус­лан Сө­ләй­ма­нов ди­гән дус­ты­быз бар.
 Яшь бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан бик та­лант­лы ша­гыйрь. Якын­ча, 80% җыр­ла­ры­быз­ның ав­то­ры Рус­лан. Ул без­нең зур яр­дәм­че­без ин­де. Җыр­ның көе әзер бу­лып, әз-мәз ге­нә сүз­лә­ре языл­гач та, без, бе­рен­че эш итеп Рус­лан­га мө­рә­җә­гать итә­без. Ул шул­ка­дәр үз эше­нең ос­та­сы, 5 ми­нут­та 3 куп­лет ше­девр­ны яза да би­рә. Шу­лай ук, бик та­лант­лы Ләй­сән Са­би­то­ва, Гөл­фия Ша­ки­ро­ва, Фи­зә­лия Дә­ү­ләт­гә­рә­е­ва ке­бек ша­гыйрь­ләр бе­лән хез­мәт­тәш­лек итә­без. Мә­сә­лән, “Кил ин­де” җы­ры­ның ав­то­ры Фир­дәт Вә­ли­ев бер кон­церт­тан соң үзе без­нең ян­га ки­леп, ши­гырь­лә­рен тәкъ­дим ит­те. Фир­дәт абый үзе олы яшь­тә бул­са да, ши­гырь­лә­ре яшь­ләр­чә һәм, шул ук ва­кыт­та, төп­ле.

- Баш­корт­ча җыр­лар­га те­лә­ге­гез юк­мы?

Без Баш­кор­тос­тан як­ла­ры­на кон­церт­лар бе­лән йө­рер­гә бик яра­та­быз. Ан­да шул ка­дәр ях­шы та­ма­ша­чы, алар­да шун­дый көч­ле һәм җы­лы энер­ге­ти­ка. Алар без­нең нәкъ ме­нә та­тар­ча җыр­ла­вы­быз­ны яра­та­лар һәм их­лас ка­бул итә­ләр.

“Иге­зәк­ләр шоу” прог­рам­ма­сы үзе ни­дән гый­ба­рәт соң?

Без та­лант­лы иге­зәк­ләр­не та­бып, үзе­без­гә ко­ман­да туп­ла­дык һәм хә­зер ме­нә шул ко­ман­да бе­лән гас­т­роль­ләр­дә йө­ри­без. Шу­ны­сын әй­тер­гә ки­рәк, бе­рен­че кон­цер­ты­быз­ны Чал­лы­да Ви­та­лий Ага­пов оеш­тыр­ды. Шун­нан соң без Ви­та­лий абый­ның про­дю­сер­лык үзә­ге­нә ке­реп кит­тек һәм бү­ген­ге көн­дә дә ул без­нең кон­церт­лар­ны оеш­ты­ру­чы. Нин­ди ге­нә со­рау бул­са да аңа мө­рә­җә­гать итә­без, һәр­ва­кыт яр­дәм ку­лын су­за.

Ә ни­дән гый­ба­рәт ди­гән­гә, “шоу” сү­зе үзе үк әй­теп то­ра, ул га­ди кон­церт кы­на тү­гел. Прог­рам­ма дә­ва­мын­да без ба­ян­да да, таль­ян­да да уй­ный­быз, җыр­лый­быз да, би­и­без дә. Та­ма­ша­чы­га нин­ди­дер по­зи­тив би­рер­гә ты­ры­ша­быз. Та­ма­ша­чы кон­церт­ка ки­леп, җыр тың­лап кы­на тү­гел, ә кү­ңе­лен ба­е­тып кай­тыр­га ти­еш. Шу­ны­сын да әй­тә­се ки­лә, кон­церт­ка ни­чә ге­нә ке­ше кил­сә дә, без прог­рам­ма­быз­ны ти­е­шен­чә – ба­шын­нан аза­гы­на ка­дәр ку­я­быз. Ха­лык­ның күп тү­гел ә их­лас һәм кә­на­гђть бу­луы мө­һим.

Ә исе­ме­нә кил­гән­дә, “Иге­зәк­ләр шоу” дип ата­дык, чөн­ки без­нең та­тар эс­т­ра­да­сын­да соль­ный кон­церт­ла­ры бе­лән йө­рү­че та­ныл­ган иге­зәк­ләр юк. Го­му­мән, иге­зәк­ләр алар ба­ры­сы да та­лант­лы бу­ла­лар. Мо­ны Хо­дай­дан би­рел­гән бү­ләк дип ка­бул итђр­гә ки­рәк­тер. Мә­сә­лән, без­нең күр­ше­дә ге­нә дә 2 иге­зәк егет яшә­де. Без кеч­ке­нә­дән алар бе­лән дус-та­ту бу­лып, бер­гә уй­нап үс­тек. Алар үз­лә­ре спорт өл­кә­сен­дә бик көч­ле. Кеч­ке­нә­дән ат ярыш­ла­рын­да бе­рен­че урын­нар алып бар­ды­лар, хә­зер дә сы­нат­мый­лар. Та­тар­стан ди­сең­ме, Рос­си­я­ме бе­рен­че­лек­не бер­кем­гә дә бир­ми­ләр, гел чем­пи­он исе­мен го­рур йөр­тә­ләр.
Өс­тәп шу­ны гы­на әй­тә­се ки­лә, әгәр “Шәһ­ри Чал­лы” ны уку­чы­лар ара­сын­да та­лант­лы иге­зәк­ләр бар икән, со­ци­аль чел­тәр­ләр­дән без­не эз­ләп та­бып язы­гыз, без­гә та­лант­лы иге­зәк­ләр ки­рәк.

Бар­лык иге­зәк­ләр­гә дә иң еш би­ре­лә тор­ган со­рау­лар­ның бер­се: ох­шаш бу­лу­ы­гыз бе­лән фай­да­ла­на иде­гез­ме?

Әйе, без кеч­ке­нә чак­та бик ох­шаш идек, без­не гел бу­тый иде­ләр, хә­зер ге­нә ае­ры­ла баш­ла­дык.
Ай­дар:

Мәк­тәп­тә укы­ту­чы­лар­ның без­нең аер­ма­вын­нан фай­да­лан идек. Бер­сен­дә ге­ог­ра­фия дә­ре­се ал­дын­нан укы­ту­чы мин­нән со­ра­са Ал­маз җа­вап би­рә, Ал­маз­дан со­ра­са мин дип сөй­ләш­тек. Кыс­ка­сы, мин Ал­маз өчен 5 ле­гә җа­вап бир­дем, ә Ал­маз ми­нем өчен 4 ле ал­ды. Со­ңын­нан гы­на үзем­нең Ал­маз­га эләк­кән биш­лем­не җәл­ләп куй­дым ин­де. Го­му­мән, иге­зәк­ләр бу­лу – ул го­рур­лык. Нин­ди ге­нә өл­кә­дә бул­ма­сын, без бер-бе­ре­без­гә яр­дәм итеп, ки­ңәш­лә­шеп, бер­дәм бу­лып яши­без.

Җы­лы әң­гә­мә­гез өчен рәх­мәт, егет­ләр.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев