Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игорь Крутой Татарстанда грандиоз шоу оештырачак

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле визиты вакытында композитор Игорь Крутой белән очрашты. Алар Казанда 2019 елда үтәчәк һөнәри осталыкны күрсәтү буенча WorldSkills дигән дөнья чемпионатына әзерләнү турында сөйләштеләр.

Билгеле булганча, әлеге чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары өчен, үзенең иҗат командасы белән берлектә Игорь Крутой җаваплы булачак. Р.Миңнеханов шоу сценариендә республика өчен күренекле вакыйга - ТАССР оешуга 100 ел тулу датасын истә тотарга кушты.
Әлеге очрашу вакытында Р.Миңнеханов И.Крутойга Татарстанның дәүләт бүләге - "Дуслык" ордены тапшырды. Композиторга әлеге бүләк Казанда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә керткән өлеше өчен бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев