Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игътибар! Татарстанда МЧС ашыгыч кисәтү таратты

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу уңаеннан кисәтү таратты. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда көннең икенче яртысында һәм кичен һава торышының бозылуы фаразлана. Урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, боз яву ихтималы көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу уңаеннан кисәтү таратты. Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда көннең икенче яртысында һәм кичен һава торышының бозылуы фаразлана.

Урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, боз яву ихтималы көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Һава торышы бозылганда урамда калсагыз электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан, витриналардан ераграк булырга тырышыгыз. Җил көчәйгәндә подъездга яки подвалга качып тору хәерле. Боз яуганда урамга чыгарга киңәш ителми. Урамда калсагыз, ышыкланыр җир табыгыз, һич югы башыгызны боздан кием йә сумкагыз белән булса да каплагыз, дип кисәтә коткаручылар.

Матбугат ру. дан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев