Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике фестиваль бергә

Быел Чаллы үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Ә Татарстан республикасы оешуга 95 ел тула. Шул уңайдан төрле чаралар үткәрелә. 28 августта "КАМАЗ" мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Осталар шәһәре" дип исемләнгән халык иҗаты һәм гамәли сәнгать фестивале үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, ул моңа кадәр аерым үткәрелгән "Чаллы сувениры" һәм "Тере традиция" фестивальләрен...

Быел Чаллы үзенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Ә Татарстан республикасы оешуга 95 ел тула. Шул уңайдан төрле чаралар үткәрелә. 28 августта "КАМАЗ" мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Осталар шәһәре" дип исемләнгән халык иҗаты һәм гамәли сәнгать фестивале үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, ул моңа кадәр аерым үткәрелгән "Чаллы сувениры" һәм "Тере традиция" фестивальләрен берләштерә.

"КАМАЗ" мәдәният сараеның методик бүлеге мөдире Лилия Хакова әйтүенчә, осталар үзләренең кул эшләрен тәкъдим итәләр, мастер-класслар оештырыла. Фестиваль кысаларында Чаллы һәм Татарстан символлары төшерелгән үзенчәлекле әйберләр ясаучылар арасында җиңүчеләр дә билгеләнергә тиеш. "Чаллы сувениры", "Татарстан символы төшерелгән иң яхшы әйбер", "Яшь талантлар", "Халык сәнгате традицияләрен саклау", "Үзенчәлекле автор хезмәте" номинацияләрендә җиңүчеләр тәгаенланә.

Оештыручылар әйтүенчә, фестивальгә гаризалар керә башлаган инде. Чарада илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче осталар да катнаша ала. Фестиваль уңышлы узса, аны ел саен үткәрергә ниятлиләр. Модельер Ольга Пудакова фикеренчә, Чаллыда Алабугадагы Спас ярминкәсе кебек чара оештырырга кирәк. "Бу бер яктан шәһәрнең осталарына ярдәм булса, икенче яктан Чаллыны данлый да", - ди ул.

Сүз уңаеннан, соңгы елларда Чаллыда җирле товар җитештерүчеләргә, оста куллы һөнәрчеләргә игътибар артты. Күптән түгел, шәһәрнең үзәгендә, 6/01 йортында ачылган "Осталар кварталы" кибете моның ачык мисалы булып тора. Аннан җаның теләгән, зәвык белән эшләнгән әйберләрне сатып алырга мөмкин. Биредә һәркем өчен менә дигән бүләк сайлап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев