Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Икмәк булса – күңел тыныч

Татарстан кырларында уңыш җыю кызу темпларда бара. Бүгенге көнгә Татарстанда 2 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган. Һава шартлары яхшы тору нәтиҗәсендә көнгә 56 мең гектардан уңыш алу мөмкинлеге бар, - дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлегә республика буенча суктырылган мәйдан күләме 692,6 мең га тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечтән (352,7 га) ике тапкырга артык.

Шәһәребезне икмәк ризыклары белән тәэмин итүче Тукай районында исә, 2 августка алынган мәгълүматларга караганда, бөртеклеләрне урып-җыю 37%ка башкарылган. 16 мең гектар суктырылган җирдән 56 мең тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 35,1 центнер тәшкил итә.

Район хуҗалыкларында уҗым культураларын суктыру да тәмамлану алдында. Язгы культуралары булган хужалыклар арпа, солы урып-җыюга кереште. Урак белән беррәттән, хуҗалыклар уҗым чәчү өчен җирне дә эшкәртәләр.

Агымдагы елның 1августына булган мәгълүматларга караганда, гомумән ил буенча 13 млн гектар мәйданнан бөртеклеләр һәм кузаклылар суктырылган яки чәчүлек мәйданының 27,6 % (2015 елда - 11,8 млн гектар), гектарыннан 37,9 ц уңыш чыкканда 49,4 млн тонна ашлык суктырылган. Узган ел бу күрсәткеч 37,9 ц - 39,1 млн тонна тәшкил иткән.

"Узган елны бодайның тоннасы 12 мең сумнан сатылды, һәм быел да азык-төлек бодаена бәя сакланып калсын өчен, барлык алшартлар да бар. Икмәккә бәя узган елгы дәрәҗәдә калырга тиеш - бәяләр үсәр өчен бернинди дә объектив сәбәпләр күренми", - ди РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин.

Синоптиклар әлегә һава температурасының югары, көннәрнең коры торачагын фаразлый. Димәк, кырда ут-янгыннардан аеруча сак булырга кирәк. Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов әйтүенчә, район хуҗалыклары җитәкчеләренә, үз объектларында янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә игътибар бирүне арттыруны сорап, телефонограмма җибәрелгән. Мондый кызу урак чорында игенче-мехнизаторлардан уңышны саклап калу өчен игътибарлы булу сорала.

Әйе, Кырларыбызда мул уңыш өлгерде. Әмма кырдагысы түгел - амбардагысы уңыш дигән мәкальне истә тотып, мондый матур көннәрдә аны түкми-чәчми җыеп алырга кирәк. Өстәлләребездә икмәк торса, күңелләребез дә тыныч булыр.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев