Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Икмәк әлегә кыйммәтләнми

Чаллы кибетләрендә сентябрь ахырына һәм октябрь башына бәяләр тутырма эшләнмәләренә (1,2-2,0%ка), томат һәм кыярга (10%ка), болгар борычына (10%ка), банан (6%ка), эремчек һәм каймакка (1,5-3%ка) артты. Шулай ук көнбагыш мае (3%ка), дөге ярмасы (6,2%ка), читтән китерелгән тавык ите (1,3%ка) кыйммәтләнде. Җиләк-җимешкә килгәндә, виноградны бүген 8-10%ка һәм алманы 4%ка кыйбатракка алабыз. Иң...

Чаллы кибетләрендә сентябрь ахырына һәм октябрь башына бәяләр тутырма эшләнмәләренә (1,2-2,0%ка), томат һәм кыярга (10%ка), болгар борычына (10%ка), банан (6%ка), эремчек һәм каймакка (1,5-3%ка) артты.

Шулай ук көнбагыш мае (3%ка), дөге ярмасы (6,2%ка), читтән китерелгән тавык ите (1,3%ка) кыйммәтләнде. Җиләк-җимешкә килгәндә, виноградны бүген 8-10%ка һәм алманы 4%ка кыйбатракка алабыз.

Иң сөендергәне - арыш-бодай ипие һәм беренче сыйфатлы бодай оныннан пешерелгән икмәк, тоз һәм су бәяләре әлегә үзгәрешсез кала.

Очсызланган ризыклар да бар. Әйтик, кәбестә - 10%, бәрәңге - 2,6%, банан - 1,5% һәм апельсин бәяләре 3,5%ка кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X