Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Икмәкне дөрес саклыйсызмы?

Бу ризык тиз күгәрмәсен һәм озаккарак җитсен өчен аны саклауның шәп ысулы бар

Икмәкне дөрес саклау — беренче чиратта температурага һәм дымлылыкка бәйле. Иң яхшысы аны бүлмә температурасында кара һәм герметик савытта саклау. Моның өчен традицион икмәк савыты булдырылган да инде. Әгәр сездә мондый җайланма юк икән, саклау өчен микродулкынлы мич (әлбәттә, ул эшләмәгән вакытта), азык-төлек өчен пластик контейнер да ярап куя. Икмәк савытына һава керергә тиеш түгел. Шуны да истә тотыгыз, температура үзгәрүе яки дымлылык артуы икмәктә күгәрек барлыкка килүенә сәбәпче була.
Әгәр икмәкне ашарга өлгермисез икән, туңдырыгыз. Туңдырыр алдыннан икмәкне кечкенә кисәкләргә бүлегез (алар буханка яки батонга караганда тизрәк эри). Туңдырганда икмәкне тыгыз итеп төрергә кирәк, шулай эшләгәндә дым күбрәк сакланачак, димәк, ул үзе дә йомшак калачак. Шулай итеп, бодай икмәге туңдыргычта 3 айга кадәр саклана ала.
Әгәр буханканы тулысынча туңдырырга уйласагыз, истә тотыгыз, ул бүлмә температурасында якынча 4-5 сәгать эри. Әгәр 350 градуска кадәр җылытылган духовкада тотсагыз, 30-40 минут вакыт кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев