Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ил мәгарифендәге үзгәрешләр

Россиянең 46 мең мәктәбендә - 13 млн укучы, 2,5 югары уку йортында 6 миллионнан артык студент белем ала. Мәктәпләрдә һәм вузларда быелгы уку елында нинди яңалыклар көтелә? Мәктәпләрдә Быел мәктәпләрдә яңадан сочинение язу кертелә. Сочинениедән зачет алмый торып, укучы Бердәм дәүләт имтиханнарына кертелмәячәк. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга абитуриентларның...

Россиянең 46 мең мәктәбендә - 13 млн укучы, 2,5 югары уку йортында 6 миллионнан артык студент белем ала. Мәктәпләрдә һәм вузларда быелгы уку елында нинди яңалыклар көтелә?

Мәктәпләрдә

Быел мәктәпләрдә яңадан сочинение язу кертелә. Сочинениедән зачет алмый торып, укучы Бердәм дәүләт имтиханнарына кертелмәячәк. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга абитуриентларның сочинение нәтиҗәләрен игътибарга алырга һәм өстәмә баллар куярга тәкъдим итәргә уйлый.

Рус теленнән БДИда тәкъдим ителгән җаваплардан дөресен сайлап алырга тәкъдим иткән А өлеше булмаячак. Моннан тыш, барлык гуманитар фәннәр буенча телдән имтихан кертү һәм БДИны язма формадан электрон форматка күчерү ихтималы да бар. Чит телдән БДИның бер өлеше телдән булачагы инде билгеле. Электрон форматка күчү исә информатикадан башлана. Барлык үзгәрешләр сентябрьдә хәл ителәчәк. Математикадан һәм әдәбияттан җавап сайлау мөмкин булган сораулар инде алынган.

2015 елның 1 январеннан һәр мәктәп дәреслегенең электрон версиясе дә булырга тиеш. Шул вакытта гына дәреслекләр экспертизага кертеләчәк. Шул ук вакытта Мәскәүдә 6 мәктәптә электрон китаплар белән инде 2014 елның 1 сентябреннән белем ала башладылар. Төрле фәннәр буенча биш электрон дәреслек әзерләнгән. Аларны әзерләү өчен белгечләргә ел ярым вакыт кирәк булган.

Киләсе елда Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга кергәндә портфолионы да исәпкә алырга тәкъдим итә. Портфолиога укучының ирешкән уңышлары турында мәгълүмат туплана, әйтик, спорт ярышларында, волонтерлык хәрәкәтендә катнашуы, ГТО нормаларын тапшыруы, төрле фәннәр өлкәсендәге уңышлары, бәйге-конкурсларда, олимпиадаларда җиңүе. Кайсы күрсәткеч мөһимрәк булуын вузлар үзләре хәл итә һәм бәя бирә. БДИ нәтиҗәләренә шәхси күрсәткечләр өчен уннан да күбрәк балл куелмаячак. Россиянең укучылар олимпиадаларын оештыру советы олимпиадаларны ике этапта үткәрергә һәм 1 апрельдән дә калмый тәмамларга тәкъдим итә. Призлы урыннар алучылар һәм җиңүчеләр саны үзгәрүе дә ихтимал. Дипломантлар саны хәзер 30 процент тәшкил итсә, аны 25 процентка, җиңүчеләр санын 10 проценттан 8 процентка калдыру тәкъдим ителә.

Олимпиадаларның дәрәҗәсен билгеләү критерийларында да үзгәрешләр булырга мөмкин. Бу шулай ук бик мөһим мәсьәлә, чөнки вузларга кергәндә олимпиаданың дәрәҗәсенә карап конкрет ташламалар ясала. Хәзер 25 төбәк катнашында үткәрелгән олимпиадаларга гына беренче дәрәҗә бирергә тәкъдим ителә. Икенче дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашучылар - 12 төбәктән, өченче дәрәҗәдәгеләрендә 6 төбәктән ким булмаска тиеш. Олимпиада дәрәҗәләре хәзерге кебек бәйге тәмамланганнан соң түгел, ә сентябрь аенда ук билгеле булырга тиеш.

Олимпиадада катнашучыларның дипломнары кәгазь генә түгел, электрон форматта да булырга тиеш. Махсус код буенча теләсә кайсы вузның кабул итү комиссиясе дипломның чын булу-булмавын һәм абитуриентның БДИны ничек тапшыруын тикшерә ала. Кагыйдәләр буенча, олимпиадада җиңгән абитуриент БДИда 65тән дә ким булмаган балл җыйган очракта гына вузга кергәндә ташламалардан файдалана ала.

Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар эшләренең интернетта чыгуы мәҗбүри булачак. Мәгариф министрлыгы быел чит телләрдән бөтенроссия олимпиадаларын арттыруны күздә тота: инглиз-немец, француз телләреннән тыш, испан, кытай һәм итальян телләре буенча да олимпиадалар үткәрергә тәкъдим итә. Олимпиадаларның мәктәп этаплары 1 ноябрьдән дә соңга калмый тәмамланырга тиеш. Тагын бер яңалык - әгәр олимпиаданың төбәк этабында тиешле балларны беркем дә җыя алмый икән, алдагы этапка баллары иң күп булган укучы үтә.

Быелдан мәктәп укучылары наркотикларга тест үтә. Ләкин укучыларны тест үтәргә беркем дә мәҗбүр итмәячәк. Тикшерелү ирекле. Укучыга 15 тулган икән, аның язмача ризалык бирүе кирәк. 15 яшь тулмаган икән, әти-әниләре ризалык бирергә тиеш. Мәктәп, көллият директоры тест үтүчеләрнең исемлеген төзеп, укытучылар арасыннан махсус комиссия составын расларга тиеш. Мәгариф оешмасында тестны шушы комиссия үткәрергә тиеш була.

Вузларда

Университетларда өстәмә имтиханнар кертелә. РФ Мәгариф министрлыгы һөнәри яки иҗади имтиханнар үткәрү мөмкин булган белгечлекләрнең исемлеген шактый киңәйтте. Исемлектә "реклама", "эстрада музыкасы сәнгате", "эронавигация", "металлны сәнгатьчә эшкәртү технологиясе" бар. Күптән түгел аңа "дәвалау эше", "сәнгать тарихы", "педагогик белем" белгечлекләрен өстәделәр.

Вузлар ике профиль сайлаган булачак дефектологлар һәм укытучылар өчен һәм "шәһәр төзелеше", "таможня эше", "филология" белгечлекләренә керүче абитуриентлар өчен өстәмә имтихан яки тест үткәрергә хокуклы. Быел вузлар, хокуклары булуга карамастан, укырга керүдә таләпләрне көчәйтмәделәр, ләкин киләсе елга моны эшләргә аларга беркем дә комачауламый.

Хәзер югары уку йортларына "укырга керергә тәкъдим ителүче"ләр булмаячак. Мәгариф министрлыгы беренче дулкында үткән абитуриентларны теркәргә тәкъдим итә. Мәсәлән, беренче дулкында - булачак студентларның 60-70%ы, икенчесендә калган өлеше кабул ителергә тиеш. Ә менә вузлар санын Мәгариф министрлыгы киметү ягында түгел.

Быел югары уку йортларына чит ил гражданнарын кабул итү артты. Элек аларга 10 мең урын бирелсә, быел - 15 мең. Квотадан тыш, түләп укучылар да бар.

Түләүле бүлекләрдән түләүсезгә соңгы ике семестрда "бик яхшы" һәм "яхшы" билгеләренә генә укыган студентларны күчерергә мөмкин булачак. Түләүледән түләүсез бүлеккә күчү турындагы карарны махсус комиссия кабул итә. Комиссия студентлар советы һәм, яше 18гә җитмәгән көллият студентлары турында сүз барганда, ата-аналар советы фикерен дә исәпкә алырга тиеш.

Студентларның стипендияләре дә артачак. Урта һөнәри белем системасында укучылар аена - 487, ә вуз студентлары 1340 сум алачак. Социаль стипендия дә арта, Урта һөнәри уку йортларында - аена 730, вузларда 2010 сум булачак. Аспирантлар, ординаторлар, ассистент-стажерлар әзерлек программасына бәйле рәвештә 2637, 6330 яки 2717 сум алачак. Бу нормалар уку йортларында стипендия фондын формалаштыру өчен кирәк. Стипендия билгеләнгән нормадан ким булырга тиеш түгел. Уку йортлары стипендия күләмен арттыра алалар икән - рәхим итсеннәр.

Белем турындагы документларның федераль реестрына вуз тәмамлаучы турында өстәмә мәгълүматлар - фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, паспорт мәгълүматлары теркәлә. 10 ел дәвамында бу ябык базага 1992 елга кадәр бирелгән барлык дипломнар турында мәгълүмат тупланачак. Бу мәгълүматлар вуз тәмамлаган кешеләрнең эшкә урнашулары һәм хезмәт хаклары турында белеп тору өчен кирәк. Бу аларның төбәк үсешенә ни дәрәҗәдә өлеш кертүләрен, карьера үсешләрен күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X