Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илбашы фикерләре

РФ Президенты Владимир Путин 15 октябрьдә Пензада үткән Бөтенроссия халык фронты форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш барышында ул ил мәгарифендәге бик күп мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерде. Мәсәлән, Президент бөтенроссия мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрнең санын 45 процентка җиткерүгә каршы түгел. Халыкара практикадан күренгәнчә, мәктәп олимпиадаларында катнашучыларның 50 проценты призлы урыннарны ала....

РФ Президенты Владимир Путин 15 октябрьдә Пензада үткән Бөтенроссия халык фронты форумының пленар утырышында катнашты.

Утырыш барышында ул ил мәгарифендәге бик күп мәсьәләләргә карата үз фикерен белдерде. Мәсәлән, Президент бөтенроссия мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрнең санын 45 процентка җиткерүгә каршы түгел. Халыкара практикадан күренгәнчә, мәктәп олимпиадаларында катнашучыларның 50 проценты призлы урыннарны ала. Ә Россиядә җиңүчеләр беркайчан да 45 проценттан арттырылмаган. Үткән ел исә 30 процентка кадәр киметелгән. Владимир Путин бүләкләнүчеләр санын кабат 45 процентка җиткерү һәм фән олимпиадалары буенча Россия командасын көчәйтү идеясе белән килешүен белдерде.

Институтларда һәм университетларда белем алуны дәвам итәргә теләмәгән чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырудан азат итү турындагы фикернең дә уңай яклары күп булуын таныды илбашы. Шулай да соңгы сүзен әйтергә ашыкмады, бу хакта иң элек экспертлар фикерен белергә тели.

Пленар утырышта Президент коррекция мәктәпләренең уңай һәм тискәре якларын билгеләп үтте. Андый мәктәпләрдә укучылар уртак тирәлектән аерылган, аларга җәмгыятькә яраклашу кыен. Мөмкинлекләре чикле яшьтәшләре белән аралашмаган калган балалар, аларны бөтенләй башкача кабул итәләр.

"Инклюзив белем бирү җәмгыятьнең барлык әгъзалары, шулай ук сәламәтлеге белән проблемалары булмаганнар өчен дә мөһим, - диде Владимир Путин. Коррекция мәктәпләрен ябу турында да фикерен белдерде ул. - Коррекция мәктәпләрен ябу инклюзив белем бирү мөмкинлекләре белән тәңгәл килергә тиеш, кызганычка каршы, бу юк", - диде. Мәгариф һәм фән министрлыгын, шулай ук төбәк җитәкчеләрен шушы проблемага игътибар юнәлтергә чакырды.

Владимир Путин мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын алга таба да арттырырга вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев