Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илдар Хановның икенче гомере сыннарында дәвам итә

Казанның Уракчы (Аракчино) бистәсендә танылган сынчы Илдар Хановның бөтен диннәрне берләштергән "Галәм гыйбәдәтханәсе"н карарга дөньяның төрле почмакларыннан киләләр. Талантлы сәнгать эшлеклесе арабыздан китсәдә аның әсәрләре игътибар үзәгендә, калдырган проектлары, сызымнары буенча яңалары төзелә. Илдар Ханов күп еллар Чаллыда яшәде. КАМАЗ төзелгән елларда шәһәр архитектурасына күренекле өлеш кертте. Аның сыннары, архитектура...

Казанның Уракчы (Аракчино) бистәсендә танылган сынчы Илдар Хановның бөтен диннәрне берләштергән "Галәм гыйбәдәтханәсе"н карарга дөньяның төрле почмакларыннан киләләр. Талантлы сәнгать эшлеклесе арабыздан китсәдә аның әсәрләре игътибар үзәгендә, калдырган проектлары, сызымнары буенча яңалары төзелә.

Илдар Ханов күп еллар Чаллыда яшәде. КАМАЗ төзелгән елларда шәһәр архитектурасына күренекле өлеш кертте. Аның сыннары, архитектура үрнәкләре, һәйкәлләре автокаланың йөзе булып тора. "Ватан-Ана" мемориалы, Энтузиастлар бульварындагы фонтанга урнаштырылган композицияләре,"Тормыш агачы", "Галәм күзе"кебек иҗат җимешләре әнә шундыйлардан.

2017 елда Чаллыда Илдар Хановның эскизлары буенча яңа скульуптура үрнәкләре ясалып, шәһәр урамнарына урнаштырылачак. "Энергитек"мәдәният сарае артында аның эшләреннән аллея булдырыла. Биредә музей да булыр, дип планлаштырыла.

Чаллының яңа шәһәр өлешендә дә халык күп йөри торган урында Хановның сыннары куелачак. Танылган сәнгать эшлеклесенең проектларын тормышка ашырырга аның хатыны Рауза Солтанова рөхсәт биргән һәм үзе дә бу эштә ярдәм итәчәген белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев