Илдар Мәүлиев: «Без чын ир-егетләр тәрбиялибез»
79нчы лицей-интернатның математика укытучысы, директор урынбасары белән әңгәмә.
Зур һәм тату бер гаиләнең абыйсы ул. Бүгенге әңгәмәдәшем Мәүлиев Илдар Риф улын кыскача гына әнә шулай дип бәялисем килә. Әйе, 250дән артык укучыны һәм шәһәребезнең иң тәҗрибәле укытучыларын берләштергән 79нчы лицей-интернатта аны директорның уң кулы булган өчен генә түгел, ә күркәм холкы, зыялылыгы һәм үтемле киңәшләре өчен дә олысыннан алып кечесенә кадәр үз туганыдай якын итә. Халыкара укытучылар көне уңаеннан без әлеге мөгаллим белән очрашып, һөнәренең үзенчәлекләре, балалардан уңышлы шәхесләр тәрбияләү алымнары хакында әңгәмә кордык. Мөгаен, алар газета укучыларыбыз өчен дә бик кызыклы булыр.
– Илдар Рифович, иң элек тормышыгызның юл башына, балачакка кайтып килик әле. Кай яклардан буласыз?
– Тумышым белән мин Чаллыдан. Әти-әнием мине милли үзаңлы, әдәп-әхлаклы булып үссен өчен шәһәребезнең 29нчы татар гимназиясенә укырга бирде. Биредә безне бик тә зыялы, үз заманының иң абруйлы педагоглары укытты. Алар бездән җәмгыять өчен файдалы шәхесләр тәрбияләү белән беррәттән төгәл фәннәргә дә кызыксыну уяттылар. Шәхсән үзем башлангыч сыйныфлардан ук математика белән дуслаштым. Шәһәр, республикакүләм олимпиадалар призеры булдым. Саннар, тигезләмәләр, мәсьәләләр дөньясы мине мәктәпне тәмамлагач та үз әсирлегеннән җибәрмәде. Соңгы кыңгырау чыңлагач та мин Алабуга дәүләт педагогика университетының математика факультетына юл тоттым. 2005 елда аны уңышлы гына тәмамлап, бүгенге эш урыныма – 79нчы малайлар лицей-интернатына килдем. Быел инде биредә эшли башлавыма 18 ел тулды. Шөкер, уктучы һөнәрен сайлаганга бер генә дә үкенмим. Хезмәтебезне күрәләр, бәялиләр. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә дә лаек булдым.
– Математика фәнен укыту белән беррәттән Сез әле биредә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да булып торасыз. Малайлар гына белем алучы лицейда бу вазифа тагын да зуррак җаваплылык сорый кебек.
– Әйе, безнеке кебек лицей-интернат шәһәрдә бердәнбер. Укыту һәм тәрбия эшен дә без ир-егетләрнең холык-фигыльләрен, аларның мәгълүматны үзләштерү үзенчәлекләрен истә тотып алып барабыз. Әйтәсем килә, аерым белем бирүнең, без инде аны гендерлы укыту дип тә йөртәбез, отышлы яклары бик күп. Белгәнебезчә, кызлар малайларга караганда физиологик яктан да, акыл ягыннан да тизрәк өлгерәләр. Мәгълүматны да алар дәрес башлану белән үк кабул итә башлыйлар. Егетләргә исә фикерләрен туплап, укытучының сүзләренә колак салганчы бераз вакыт кирәк. Моннан тыш, материалны аларга кыска-кыска җөмләләр белән, аерым бер эзлекле схема буенча, тормыштан мисаллар китереп аңлату мөһим. Малайлар шулай ук төрле экспериментлар, лаборатор эшләрне яраталар. Кызлар исә, киресенчә, гади сөйләм теле, ягъни лекция рәвешендәге дәресләр аша белемне тизрәк үзләштерәләр. Өстәвенә, әле алар дәрестә үзләрен бик актив тоталар, нәтиҗәдә малайлар алардан кыенсынып белгәннәрен дә әйтми, оялып утырырга мөмкиннәр. Аерым булганда исә егетләребез бер-берсен уздыра-уздыра, ярыша-ярыша җавап бирәләр. Һәрвакыт беренче булырга омтылалар. Шул рәвешле укуда да яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
– Сер түгел, ир-егетләр инде алар тумыштан кырысрак холыклы да. Бер-берсе белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга да күп сорамыйлар. Мондый очракларны ничек кисәтәсез?
– Бик сирәк кенә булса да, андый хәлләр булгалый. Егетләр бер-берсе белән артык зурга җибәрми бәхәсләшеп, төрткәләшеп алырга да мөмкиннәр. Без инде аларны чакырып, аңлашылмаучылыкның сәбәпләрен ачыклыйбыз. Проблеманың төбенә төшеп, киңәшләребезне бирәбез. Ике якны да дуслаштырып, кулларын кысыштырып аерабыз. Конфликт булмаган җирдә үсеш юк ди бит белгечләр. Мондый конфликтлар аша булачак ир-егетләребезнең холкы ныгый дип уйлыйм мин. Алар авырлыкларны үткәреп җибәрергә өйрәнәләр, үзенә күрә бер нәтиҗә ясыйлар. Гомумән алганда исә, бездә бик тә дустанә мохит хөкем сөрә. Укучылар лицейда торып укыгач, бер-берсенә ияләшеп бетәләр, аерылгысыз дусларга әвереләләр.
– Моннан тыш, әле Сез аларны урам тәэсиреннән дә йолып каласыз, шулай бит?
– Әйе, лицей-интернат булгач, укучылар тәүлек әйләнәсе безнең карамакта. Көннең беренче яртысында алар укытучылар белән берлектә «белем ташын кимерсәләр», дәресләрдән соң төрле түгәрәкләрдә, секцияләрдә сәләтләрен үстерәләр. Моннан тыш, әле алар берсеннән-берсе кызыклы мәдәни һәм спорт чараларында да осталыкларын чарлыйлар. Теннис, шахмат, кул көрәштерү, футбол чемпионатлары дисеңме... Кыскасы, урамда трай тибеп йөрергә, начар төркемнәр йогынтысына бирелергә вакытлары да, мөмкинлекләре дә калмый. Иртәнге 7дән кичке 9га кадәр алар үзләре өстендә эшлиләр, интеллектуаль яктан да, физик яктан да киңкырлы үсеш алалар. Чын ир-егетләр булып үсәләр.
– Әйе, нәтиҗәсе дә күз алдында. Мәгълүм булганча, сезнең лицейны тәмамлаучылар арасында зур казанышларга ирешкән шәхесләр дә шактый.
– Әйе, элеккеге укучыларыбыз арасында илебездә генә түгел, ә дөнья күләмендә хөрмәт казанган шәхесләр бар. Мисал өчен, Илдар Әхмәтов исемле егетебез бүгенге көндә Англиядә медицина фәннәре докторы. Ленар Рахманов Истанбул каласында абруйлы финанс-консалтинг компаниясен җитәкли. Бар дөньяга танылган эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтә. Илдус Әхмәдуллин Apple корпорациясендә көч куя. Саный китсәң, мондый талантлы укучыларыбыз шактый. Һәм, әйтергә кирәк, аларның уңышында безнең укытучылар коллективының да өлеше бәхәссез. Чөнки без укучыларыбызга белем генә биреп калмыйбыз, ә аны тормышта кулланырга да өйрәтәбез. Теорияне гамәлгә ашырырлык максатчанлык, тырышлык, үҗәтлек кебек рухи сыйфатлар да тәрбиялибез. Егетләр өчен бу аеруча мөһим. Чөнки алар булачак әтиләр, тормыш тоткалары, нәсел дәвамчылары.
– Тәрбия дигәннән, шәхсән үзегез өч бала әтисе һәм тәҗрибәле педагог буларак нинди тәрбия алымнары иң нәтиҗәлесе дип ассызыклап үтәр идегез?
– Беренчедән, тәрбия – ул шәхси үрнәк. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дип юкка гына әйтми зирәк халкыбыз. Әти-әни баласының әдәпле, әхлаклы, тәртипле, намуслы булуын тели икән, иң элек үзе шул сыйфатларга ия булырга тиеш. Аннары инде баланың әйләнә-тирә мохитенә дә игътибарлы булу зарур. Бу урында инде «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың» дигән мәкальне телгә алып китәсе килә. Белемгә омтылган, максатчан, начар гадәтләрдән ерак булган тирәлектә үскән баладан, билгеле, шундый ук шәхес гәүдәләнә. Өченчедән, балалар белән артык кырыс булмаска кирәк. Алар үзләрен өйләрендә уңай һәм тыныч хис итәргә, әти-әниләре янына сөенеп кайтырга тиеш. Һәм инде тәрбиянең тагын бер өлеше – ул аралашу. Гади генә сөйләшү, хәл белешү аша бала үзенең мөһимлеген, кирәклеген тоеп үсә. Шәхсән үзем дә һәрвакыт балалар белән аралашырга омтылам. Гаиләдә генә түгел, мәктәптә дә бу кагыйдәне исемнән чыгармыйм. Шуңа күрә укучылар да мине үз итә. Яратып абый дип дәшә. Гомумән, лицеебыздагы башка мөгаллимнәргә дә укучыларыбыз абый, апа дип әйтергә гадәтләнгән. Яңгырашка гади генә әлеге сүзләргә күпме мәгънә, күпме хис-тойгы сыйган.
– Илдар Рифович, укытучы, тәрбия эшләре өчен җаваплы белгеч буларак, бүгенге көндә тагын нинди мәсьәләләр чишелеш таләп итә?
– Яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә укытучы һөнәре хатын-кызлар белгечлегенә әверелә бара. Саннарга күз салсак, илебездә педагог булыш эшләүчеләрнең 90 процентын диярлек гүзәл затларыбыз тәшкил итә. Кайбер җирлекләрдә бер генә ир-ат укытучы булган мәктәпләр дә бар. Бу проблеманы хәл итү өстендә уйланырга кирәк. Чөнки балаларга, аеруча малайларга, бүгенге көндә ир-ат тәрбиясе җитми. Гаиләдә алар күп вакытларын әниләре, балалар бакчасында – тәрбияче апалары, мәктәптә хатын-кыз укытучылар белән үткәрәләр. Шул рәвешле ир-атларга хас сыйфатларны күрми, сеңдерми үсәләр. Гәрчә әтиләребез, абыйларыбыз балаларны азрак иркәләүләре аша мөстәкыйль булырга, үздисциплинага, максатчанлыкка, кыю булырга өйрәтәләр. Шуңа да әлеге мәсьәләне чишү буенча югары дәрәҗәдә карарлар кабул итәргә, ир-атларны укытучы һөнәренә җәлеп итү юлларын эзләргә кирәк.
– Әлеге изге уй-хыялларыгызның һичшиксез чынга ашуын теләп калабыз. Бәйрәмегез котлы булсын!
– Зур рәхмәт. Форсаттан файдаланып, үзем дә лицеебызның ышанычлы терәге, безне яңа казанышларга әйдәп торучы директорыбыз Равил Равилович Сафиуллинны һәм барлык хезмәттәшләремне Укытучылар көне белән котлыйм. Барчабызга да исәнлек-саулык, яңа үрләр, яңа казанышлар насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев