Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илдар Нугуманов: "Әгәр җәнлек тешләсә..."

Яз җитүгә табигать белән бергә барлык тереклек иясе дә уяна.

Җәнлекләрдә, йорт хайваннарында да шактый гына үзгә-решләр сизелә башлый. Шуңа бәйле рә-вештә кешеләрдә, бигрәк, хайван хуҗала-рында бик күп сораулар туа. Аларга ачык-лык кертү өчен без ветеринария берләш-мәсе җитәкчесе Илдар Нугуманов белән сөйләштек. – Илдар Нургалиевич, кар эри башлауга урман-кырларда гына түгел, шәһәрләрдә дә үләксәләр күзгә ташлана? Бу очрак-та нишләргә?

– Безнең шәһәр буенча әлегә үләксә чыккан очраклар теркәлмәде. Узган ел да шулай булган иде. Әгәр дә шәһәрдәшләр берәр үләксәгә тап була икән 46-10-01 но-меры буенча федераль хезмәткә яисә башкарма комитетка шалтыратып хәбәр итә алалар. Ул яктан безнең коммуналь хезмәтләр бик яхшы эшли, шуңа күрә Чал-лыда аунап яткан үләксәләр юк диярлек.

– Хайваннарда котыру чире ешрак яз көне очрыймы?

– Дөресен генә әйткәндә, котыру чире соңгы берничә елда яз чорына гына кара-мый, ул кыш көне дә, җәй көне дә очрарга мөмкин. Ул ел әйләнәсе “үз вазыйфасын-да” була торган инфекция. Шунысын әй-тергә кирәк, соңгы берничә елда әлеге ин-фекция күзгә күренеп кимеде. Татарстан-да 4-5 ел элек 260-300 очрак теркәлә иде. Ләкин соңгы берничә елда ветеринария хезмәте моңа бик зур игътибар бирә баш-лады, вакцинацияләр өчен бюджеттан да шактый күп акча бүленеп бирелде. Ел әй-ләнәсе безнең шәһәрдә дә, барлык район-нарда да кыргый хайваннарга котыру чи-ренә каршы вакциналар ясала. Былтыр без, мәсәлән, шәһәр буенча елга ике тап-кыр, яз һәм көз көннәрендә 9000 доза та-раттык. Әлеге вакциналарны без кыргый хайваннар, бигрәк тә төлкеләр күп йөри торган урыннарга ашамлыкларга салып куябыз. Һәм берничә көн үткәч, әлбәттә, кире шул урыннардан йөреп, нәтиҗәсен тикшереп, карап чыгабыз.

 

Әңгәмәне тулысынча газетабызның 17 апрель санында укый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев