Илфир Искәндәров: «Гармунчы булган өчен яраттым, диде»
Чаллы халкын бер күрүдә гашыйк иткән Казан кунагы Илфир Искәндәров белән әңгәмә кордык.
Бер әдип әйтмешли, көтмәгәндә кайдандыр берәү килеп чыга да мәйданда ат уйната башлый. Илфир Искәндәровның соңгы вакытларда шактый тиз танылып китүен әнә шулай тасвирларга була. Күңелнең бөтен кылларын тибрәтергә сәләтле оста баянчы, җырчы ул Илфир. Ул гына да түгел, көй тудыручы – композитор да. Боларның барысына үзенең сөйкемлелеген куша да, бөтерепләр серле дөньяга, җыр-моң иленә алып кереп китә. «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» тамашачысы аны тыңлаганнан соң әнә шулай дип калды. Чаллы халкын бер күрүдә гашыйк иткән Казан кунагы Илфир Искәндәров белән әңгәмә кордык.
– Илфир, син кайда туып үстең?
– Мамадыш районы Түбән Яке авылыннан мин. Гаиләдә без өч малай үстек, мин төпчеге. Без үскәндә авылда гөрләп торган колхоз бар иде. Әтием дә, әнием дә колхозда эшләделәр. Бүген әнием Йолдыз лаеклы ялда, әтием Галимҗан әле дә тракторчы булып эшләп йөри. Авылда тугыз классны тәмамлагач, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжына укырга кердем. Дүрт ел оркестр бүлегендә белем алдым. Укыган елларны бик җылы хатирәләр белән искә алам. Укытучым Илдус Сәләховка чиксез рәхмәтлемен. Бер еллап Виталий Агапов төркемендә дә укырга насыйп булды. Аның белән бераз гастрольләрдә йөреп алдым. 2012 елны колледжны тәмамлагач, Саба районы Шәмәрдән авылына кайтып, ике ел аккомпаниатор булдым. Аннан Казанга киттем. Анда ике ел машина йөртүче булып эшләдем. Шул дәвердә җырлар туплап, үземә баян-гармуннар алып, җырчылар белән таныштым. Илназ Минвәлиев, Алмаз Хәсәнов белән эшләдек. Бәширә апа белән дә бер-ике концертка чыккан булды. Ә соңгы өч елда Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар төркемендә җырчы һәм гармунчы булдым.
– Ни өчен җыр сәнгате?
– Нәселдән киләдер дим. Әтиемнең әтисе бик оста баянчы булган, сугыш ветераны. Әтием дә бик матур уйный. Ике абыемның берсе шулай ук гармунда уйнап җырлый. Әнием ягы да җырга-моңга гашыйк нәсел. Бабам бик оста биюче булган. Әниемнең абыйсы гармунда уйный, җырлый. Элек бит авылларда гармун моңнары тынып тормый иде, бәйрәмнәрдә гел гармунга биеп җырладылар. Нинди күңелле рәхәт чаклар!
– Сезнең улыгыз да гармунга мөкиббән бит.
– Әйтәләр бит, балалар – нәсел дәвамчысы дип. Без гармунчы-музыкантлар булгач, ул да, өч яшьтә генә булуына карамастан, бик кызыксына. Бәләкәй генә гармун да алып бирдек үзенә. Ияләшә торсын дип. Үсә төшкәч уйный башлар. Күрергә язсын! Әле концертларымда да әйтеп киләм: планнар зурдан безнең, кыз алып кайтасыбыз бар.
– Тормыш иптәшегез Марсилә белән ничек таныштыгыз?
– Кукмара районы Янил дигән авылда банкетлар залы бар. Шунда эшләргә баргач, Марсиләне күреп алдым. Сораштырып телефон номерын таптым. Шулай аралашып киттек. Гадилеге ошады миңа. Үзем авыл малае булганга, миңа үзем шикелле простой кеше кирәк иде. Гадилеге, оялчанлыгы белән үзенә каратты да.
– Илфир, ничек уйлыйсың, Марсиләгә синең кайсы сыйфатларың ошады икән?
– Гармунчы булган өчен яратты дип уйлыйм. Озын буйлы егетләр ошый дигәне дә булды. Бераз булса да чибәрлек бар бит инде (елмая). Шаяртам, әлбәттә, чын дөресен үзе генә белә.
– Сез әле бик матур итеп социаль челтәрләрегезне дә алып барасыз.
– Әйе, Марсилә, мәҗлесләрдән кала, үзенең социаль челтәрен дә бик кызыклы итеп алып бара. Матур итеп шигырьләр укый. Аны блогер дисәң дә була, 50 меңгә якын подписчигы бар. Әйткәнемчә, ничек бар, шулай ул. Тормышта да, кеше алдында да. Мин дә ара-тирә пост куеп чыгам үземдә. Дөресен әйткәндә, ничә подписчигым бар икәнне дә белмим.
– Син бит хәзер үз концертларыңны оештырасың.
– Әйе, быелдан менә республиканың төрле район-шәһәрләренә концертлар белән чыгабыз. Командабызда музыкантлар, биючеләр бар. Концертның сценариен Марсилә төзеде, алып баручы да ул минем. Концертны халыкчан итәргә тырыштык. Гармун уйнап капка төпләрендә утыру, җырлый-җырлый күл буйларына төшү кебек рәхәт мизгелләрне сурәтләдек. Баян да бар анда, моңлы тальян да. Танылып өлгергән, шулай ук табадан гына төшкән җырларымны да башкарам.
– Син бит композитор да. Ничек яза башладың?
– Көйләр мәктәптә укыганда ук языла башлады. Баянда яздым башта. Илһам кайчан килә шунда, дигәндәй. Соңрак гитарада, синтезаторда да көйләр туды. Үзем өчен яза идем, кешегә тыңлаткан булмады. Үзем генә тыңлап йөрдем. Чөнки шикләнә идем, кеше нәрсә әйтер икән дип. «Мондый җыр бар бит инде, нәрсә яздың син, Илфир?» – дисәләр, оятымнан нишләрмен дидем. Шулай да ташламадым. Алабугада укыганда да яздым, Казанга күчкәч тә. Җырлар, чыннан да, күп, бөтенесен башкарып та бетереп булмый.
– Эстрада артистларыннан кемнәр башкара җырларыңны?
– Ришат Төхфәтуллин күп җырларымны башкара, хит булганнарыннан «Күбәләк», «Сандугачка алмагач» бар. Ришат Фазлыйәхмәтовта «Серләреңне яшермә», Гүзәл Уразовада «Йөрәк яшь әле» дигән җырларым. Тагын бик күп танылмаган җырчылар, студентлар башкара. Татарстаннан гына түгел, Башкортостаннан да сорап алалар.
– Кешеләрдә нинди сыйфатларны яратасың?
– Әйткәнемчә, гадилекне яратам. Мактанырлык әйбере бармы, юкмы, аны кычкырып йөрергә кирәкми дип саныйм. Барсын эшең гөрләп, күрсен башкалар. Бәяне кешеләр, тамашачы бирсен. Тыйнаклыкта осталык дип бит халык.
– «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» нинди тәэсирләр калдырды?
– Иң беренче чиратта, кешенең күплеге. Рәхәтләнеп биеп-җырлап, конкурсларда катнашырга килгәннәр. Янып торалар. Чаллы тамашачысы алдында чыгыш ясавыма мин бик шат. Мине концертыгызга чакырганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Музыкант егетләрем дә шә-ә-п диештеләр. Юлда кайтканда әле шуны сөйләштек: чакырсалар тагын барабыз. Ресторанда тәмле итеп ашатканыгыз өчен генә түгел, әлбәттә (елмая). (Сүз уңаеннан, артистларны «Голден Лайф» рестораны мул табын әзерләп каршы алды.)
Фото Илфир Искәндәровтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев