Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илгәрәй: “Тамашачыга якын булам дисәң, башыңны югары күтәреп йөрергә ярамый”

Та­тар эс­т­ра­да­сы­ның по­пу­ляр җыр­чы­сы Ил­наз Гә­рә­ев­ны бү­ген күп­ләр Ил­гә­рәй исе­ме ас­тын­да бе­лә. Хә­ер, күп­ләр кү­ңе­ле­нә ул нәкъ Ил­гә­рәй бу­лып ки­леп кер­де дә ин­де. Җыр­чы бү­ген­ге көн­дә дә иҗат дөнь­я­сы­на чу­мып, та­ма­ша­чы­ла­рын яңа җыр­ла­ры бе­лән сө­ен­де­реп яши. - Иль­наз, кем ул Ил­гә­рәй? - Ил­гә­рәй ул га­ди, бе­рен­че урын­га га­и­лә­сен куя тор­ган...

Та­тар эс­т­ра­да­сы­ның по­пу­ляр җыр­чы­сы Ил­наз Гә­рә­ев­ны бү­ген күп­ләр Ил­гә­рәй исе­ме ас­тын­да бе­лә. Хә­ер, күп­ләр кү­ңе­ле­нә ул нәкъ Ил­гә­рәй бу­лып ки­леп кер­де дә ин­де. Җыр­чы бү­ген­ге көн­дә дә иҗат дөнь­я­сы­на чу­мып, та­ма­ша­чы­ла­рын яңа җыр­ла­ры бе­лән сө­ен­де­реп яши.

- Иль­наз, кем ул Ил­гә­рәй?

- Ил­гә­рәй ул га­ди, бе­рен­че урын­га га­и­лә­сен куя тор­ган ке­ше. Мин һәр­нәр­сә­дә ма­тур­лык кү­рер­гә ом­ты­лам, үзем­не бик по­зи­тив ке­ше дип са­ныйм, нин­ди ге­нә авыр ва­кый­га­лар ки­леп чык­ма­сын, аның ях­шы ягын та­бар­га ты­ры­шам. Иң бе­рен­че чи­рат­та, Ил­гә­рәй ул бик бә­хет­ле ке­ше дип әй­тер идем мин.

- Җыр сән­га­те­нә ни­чек ке­реп кит­те­гез? Му­зы­каль бе­ле­ме­гез бар­мы?

- Җыр сән­га­те­нә мин 6 нчы сый­ныф­та укы­ган­да ки­леп кер­дем. Мин үзем Ка­зан­ның 149 та­тар-тө­рек ли­це­ен тә­мам­ла­дым. Шу­шы ва­кыт­та ми­не во­кал бү­ле­ге­нә укыр­га ча­кыр­ды­лар һәм мин 6 нчы сый­ныф­тан алып 11 сый­ныф­ка ка­дәр во­кал бе­лән шө­гыль­лән­дем. Нәкъ мон­да мин үзем­нең чын-чын­лап җыр­га-моң­га га­шыйк ке­ше икә­нем­не аң­ла­дым, әле­ге сән­гать тө­ре­нең күп ке­нә неч­кә­лек­лә­ре­нә тө­шен­дем ди­яр­гә бу­ла. Мон­да укы­ган ва­кыт­та төр­ле бәй­ге­ләр­дә чы­гыш ясар­га ту­ры кил­де, шун­да бул­са ки­рәк, ми­не кү­реп алып "Сә­лам юл­лыйм" дип атал­ган тап­шы­ру­га ча­кыр­ды­лар. 9 нчы сый­ныф­та укы­ган ва­кыт­та Габ­дел­фәт абый Са­фин үзе­нең кон­церт­ла­рын дә­шә баш­ла­ды, "Соң­гы кың­гы­рау" дип атал­ган прог­рам­ма иде ул. Әле дә ачык хә­тер­лим, 2011 ел­да мин Гәб­дел­фәт абый бе­лән Чал­лы­ның Са­ра Са­дый­ко­ва исе­мен­дә­ге кон­церт­лар за­лын­да чы­гыш яса­ган идем. Аның бе­лән 5-6 ай дә­ве­рен­дә эш­ләр­гә ту­ры кил­де.
Мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач ин­де, мин Ка­зан­ның та­тар дә­ү­ләт гу­ма­ни­та­рия ин­с­ти­ту­ты­на укыр­га кер­дем. Лә­кин 3 кур­ста бул­ган­да без­не пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты бе­лән куш­ты­лар. Ка­мал янын­да тө­зел­гән зур би­на­да укыр­га да на­сыйп бул­ды. Ә ин­де му­зы­каль бе­лем­гә кил­гән­дә, юга­ры уку йор­тын­да 5 ел бу­е­на хор дә­рес­лә­ре ал­дым һәм па­рал­лель рә­веш­тә 2 ел Мәс­хүд Има­шев­ның хор курс­ла­ры­на йөр­дем.

- Яңа кон­церт прог­рам­ма­гыз ту­рын­да ту­лы­рак сөй­ләп ки­те­гез әле? Ул ни­чег­рәк туа, иде­я­ләр ни­чек бар­лык­ка ки­лә?

- Кон­церт прог­рам­ма­сы бе­лән та­ны­ша­сы кил­гән ке­ше та­ма­ша­ла­ры­ма рә­хим ит­сен. Бер сөй­ли баш­ла­саң, бар сер­ләр дә ачы­ла, ә бар әй­бер­не дә сөй­ләп бе­тер­сәң, аның бер кы­зы­гы да кал­мый.

Кон­церт прог­рам­ма­сы­на иде­я­ләр әл­лә ка­ян кил­ми, алар ба­ры­сы да тор­мыш, кү­ңел ха­лә­те. Әле­ге прог­рам­ма­да да ми­нем ки­чер­гән шат­лык-кай­гы­ла­рым, бор­чу­ла­рым ба­ры­сы да ча­гы­ла.
- Кем­нәр бе­лән хез­мәт­тәш­лек итә­сез? Җыр­лар­ны ни­чек сай­лый­сыз, сү­зе­нә ка­рап­мы яи­сә мәгъ­нә­се­нә­ме?

- Җыр­лар­га кил­гән­дә мин күп ке­нә ав­тор­лар бе­лән хез­мәт­тәш­лек итәм. Бер ге­нә ав­тор, көй язу­чы бе­лән эш­лә­мим, чөн­ки алай эш­лә­гән оч­рак­та си­нең җыр­ла­рың да, ул җыр­лар­ның көй­лә­ре дә бер юнә­леш­тә ге­нә ки­леп чы­га. Мин күб­рәк Хәй­дәр Әх­мәт­шин, Ил­фат Му­син, Ос­кар Ус­ма­нов, Му­рат Гай­син, Ил­на­зар бе­лән эш­ләр­гә яра­там. Әле ме­нә күп­тән тү­гел ге­нә Гү­зә­ли­я­дән җыр ал­дык. Ми­ңа, дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, күп җыр­лар, күп көй­ләр ки­лә, лә­кин мин алар­ның бө­те­не­сен дә алып бе­тер­мим. Мин баш­та ях­шы­лап тың­лап ка­рыйм, әгәр дә ул кү­ңе­ле­мә ята һәм аны үзем­не­ке итеп то­ям икән алам, әгәр дә ошап бет­ми икән: "Га­фу ите­гез, бу җыр ми­ңа ту­ры ки­леп бет­ми", - дип җа­вап язам. Ал­лаһ­ка шө­кер, азап­ла­нып җыр­лар эз­ләп йөр­гә­нем юк.

Җыр­лар­ның кө­е­нә дә, сү­зе­нә игъ­ти­бар итәм. Аның сүз­лә­ре ис­кит­кеч ма­тур бу­лып та, көе ятып бет­мә­сә, җыр уңыш­сыз бу­ла ди­гән сүз. Кыс­ка­сы, көе сү­зе­нә, сү­зе кө­е­нә ту­ры ки­лер­гә ти­еш.

- Кол­лек­ти­вы­гыз бе­лән дә та­ныш­ты­ры­гыз әле?

- Ми­нем сос­тав­та ба­ры­сы 12-13 ке­ше эш­ли. Алар һәр­бер­се үзен­чә­лек­ле ке­ше, ба­ры­сы ту­рын­да да сөй­ли баш­ла­саң, сә­гать­ләр ге­нә тү­гел, көн­нәр ки­рәк бу­лыр иде, ми­нем­чә. Шу­ны­сын гы­на әй­тер идем, мин үзем күб­рәк яшь­ләр бе­лән иҗат итәм. Алар кре­а­тив, өмет­ле, һәр­ва­кыт ал­га әй­ди­ләр.
- Клип тө­ше­рү про­цесс­ла­ры ни­чег­рәк бу­ла? Иде­я­ләр­не кай­дан ала­сыз һәм кем­нәр бе­лән эш­ли­сез?

- Клип­лар­га кил­гән­дә, сце­на­рий­ла­рын үзем яи­сә ми­нем тор­мыш ип­тә­шем Ай­гөл уй­лап чы­га­ра. Әл­бәт­тә ин­де баш­та җыр­ны тың­лый­быз. Аны тың­ла­ган ва­кыт­та ук, күз ал­ды­на нин­ди­дер об­раз­лар, иде­я­ләр ки­леп ба­са баш­лый. Алар­ны бер­ләш­те­реп, нин­ди­дер бер об­раз ту­ды­рып, шу­шы иде­я­не клип­мей­кер­га җит­ке­рә­без, аның бе­лән ки­ңәш­лә­шә­без. Клип­ны тө­шер­гән ва­кыт­та яшь­ләр бе­лән дә үз эш­лә­ре­нең ос­та­ла­ры бул­ган өл­кән ке­ше­ләр бе­лән эш­лим. Клип тө­ше­рү үзе бик авыр про­цесс, чөн­ки шул 3 ми­нут эчен­дә мәгъ­лү­мат­не аң­ла­еш­лы рә­веш­тә җит­ке­реп бе­те­рер­гә ки­рәк. 2013 ел­да бик по­пу­ляр бул­ган "Үзем тап­кан бә­хет" дип исем­лән­гән" җыр­га бе­рен­че тап­кыр се­ри­я­ле клип тө­шер­гән идек. Бе­раз соң­рак, шу­шы клип­ка дә­вам ит­те­реп, "Пар бул­сын дөнь­я­лар" җы­ры­на тө­шер­дек. Бу иде­я­не күп җыр­чы­лар эләк­те­реп ал­ды һәм кү­бе­се се­ри­я­ле клип­лар тө­ше­рә баш­ла­ды.

- Кем­нәр­нең җыр­ла­рын яра­тып тың­лый­сыз?

- Мин, дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, кү­ңе­ле­мә хуш ки­лә тор­ган, ма­тур җыр­лар­ны тың­лар­га яра­там. Лә­кин, без ба­ла-чак­та тың­лап үс­кән, Ил­һам абый Ша­ки­ров, Хәй­дәр абый Би­ги­чев­лар алар ин­де бө­ек шә­хес­лә­ре­без, алар­ны тың­лап моң­лан­мый мөм­кин тү­гел. Шу­лай ук, бү­ген­ге та­тар эс­т­ра­да­сын­да үз уры­нын югалт­мый, по­пу­ляр бу­лып ка­ла бир­гән җыр­чы­ла­ры­быз бар, алар Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов, Хә­ния Фәр­хия, Әл­фия Ав­за­ло­ва, Ай­дар Га­ли­мов, Хәм­дү­нә Ти­мер­га­ли­е­ва, Зөһ­рә Шә­ри­фул­ли­на. Нәкъ ме­нә алар­ның җыр­ла­ры үлем­сез. Шу­лай ук, мин ба­ла­чак­тан Ви­та­лий Ага­пов ре­пер­ту­а­рын­да­гы Мир­һа­ди Ра­зов сүз­лә­ре­нә языл­ган "Ән­кәм гө­ле" дип атал­ган җыр­ны бик ярат­тым, тың­лап үс­тем.

- Ха­лык хә­зер кон­церт­лар­га йөр­ми, сән­гать­не аң­ла­мый ди­гән сүз­ләр бе­лән ки­ле­шә­сез­ме?

- Йөр­ми дип әй­теп бул­мый, ха­лык йө­ри ул, лә­кин мәгъ­нә­ле кон­церт­лар­га гы­на йө­ри. Шу­лай ук, сәх­нә­гә тә­ү­ге адым­на­рын ясап ки­лү­че җыр­чы­лар­га йө­рер­гә яра­та без­нең ха­лык. Алар: "Бу нин­ди ке­ше икән, прог­рам­ма­сы нин­ди­е­рәк икән?", - дип кы­зык­сы­нып ба­рып ка­рый. Без­нең ха­лык сән­гать­не аң­ла­мый дип тә әй­теп бул­мый, аң­лый ул, лә­кин, кыз­га­ныч­ка кар­шы, бер-ике но­та­дан гы­на тор­ган җыр­лар­га өс­тен­лек би­рә­ләр. Бәл­ки аның за­ма­на­сы шун­дый­дыр ин­де, элек бит, мә­сә­лән, ке­ше­ләр сал­мак, су­зып җыр­лый тор­ган җыр­лар­ны тың­ла­ган­нар. Җыр да бит мо­да ши­кел­ле әй­лә­неп йө­ри, кай­чан­дыр элек по­пу­ляр бул­ган җыр­лар, бер­ни­чә ел­дан соң ки­ре әй­лә­неп кай­тыр­лар.
Дө­рес­тән дә, ха­лык­ны кон­церт­ка җыю бик авыр. Ту­лы зал­лар җы­я­сың ки­лә икән, син та­ма­ша­чы­га кы­зык­лы шә­хес бу­лыр­га ти­еш. Си­нең бе­лән кы­зык­сы­на баш­лый­лар икән, ди­мәк, алар си­нең кон­церт­ла­ры­на да йө­ри баш­ла­я­чак. Та­ма­ша­чы­ны җә­леп итәр өчен, үз өс­тең­дә, җы­рың өс­тен­дә, хәт­тә ки­е­мең өс­тен­дә дә ты­ры­шып эш­ләр­гә ки­рәк.
- Көн­дә яңа­дан-яңа җыр­чы сәх­нә­гә мен­гән ва­кыт­та үз та­ма­ша­чың­ны ни­чек сак­лап ка­лыр­га?

- Шул ук фи­кер­не дә­вам итеп әй­тәм, та­ма­ша­чың­ны, үз өс­тең­дә һәр­да­им эш­лә­гән оч­рак­та сак­лап ка­ла ала­сың. Ел са­ен кон­церт прог­рам­ма­ңа ха­лык кү­ңе­ле­нә хуш ки­лер­дәй яңа­лык кер­теп то­рыр­га ки­рәк. Яңа­лык ул җыр­да, об­раз да, шул ук, сәх­нә би­зә­ле­шен­дә дә бу­лыр­га ти­еш. Иң мө­һи­ме, ха­лык бе­лән бер рәт­тә бу­лып, алар бе­лән ара­ла­шып, сөй­лә­шеп то­ру мө­һим. Шу­лай ук, без­нең та­тар хал­кы га­ди­лек­не яра­та, та­ма­ша­чы­га якын бу­лам ди­сәң, ба­шың­ны юга­ры кү­тә­реп йө­рер­гә яра­мый.
- Иҗа­ди план­на­ры­гыз нин­ди?

- Бе­рен­че чи­рат­та, әл­бәт­тә, яңа җыр­лар, яңа прог­рам­ма­лар. Га­зе­та уку­чы­лар­га шу­ны әй­тә­сем ки­лә, әгәр дә сез, үзе­гез­гә бер­дә та­ныш бул­ма­ган бе­рәр җыр­чы­ның афи­ша­сын кү­рә­сез икән, ку­рык­ма­гыз, ки­ле­гез кон­церт­ка. Бәл­ки, нәкъ ме­нә әле­ге җыр­чы сез­нең ку­ми­ры­гыз­га әй­лә­нер. Ми­нем кон­церт­ла­рым­да да еш әй­тә тор­ган сү­зем бар: "Хөр­мәт­ле дус­лар, кон­церт­ка ки­леп без­не сө­ен­дер­гән өчен, Хо­дай сез­не ике­лә­тә зур­ла­сын".

- Җы­лы әң­гә­мәң өчен зур рәх­мәт, Ил­гә­рәй.
Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев