Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илүләм командага Татарстаннан футболчылар сайлыйлар

140 миллион кеше яшәгән илдә туп тибә белгән 11 кеше юкмыни? Россия җыелма командасы уенын күргәч, мондый сорау еш туа. Әнә шулар өчен Россиядә "Халык командасы" дип аталган проект башланды. Оештыручылар, бөтен илдән иң яхшы уенчыларны туплап, Россия җыелма командасы белән очрашу турында хыяллана. Сайлап алу уеннары бу көннәрдә Татарстанның...

Эдуард Әхмәтов белән Никита Якушов - үзләре дә футбол белән җенләнгән егетләр. Шуңа да гади халык арасыннан сайлап алынган уенчылар белән Россия җыелма командасына каршы чыгыш ясау фикере юктан тумаган. Сер түгел, кайчак безнекеләрнең уенын күргәч, үзең чыгып тупка тибәсе килә башлый. Быел җәй Европа Чемпионатын караганда шулай булды, тренерны алмаштырганнан соң узган соңгы матч­лар да кәефне күтәрмәде. Шуңа күрә егетләр "Халык командасы" дигән проектка алынган да инде. Әлеге эш барышында 10 шәһәрдә сайлап алу турнирлары уздырырга ниятлиләр. Беренчесе сентябрь аенда Волгоградта булган. Бу атнада - 14-16 октябрь көннәрендә Казанның "Хезмәт резервлары" стадионында туп тибәләр. Уеннар барышын танылган спортчылар күзәтеп торачак. Алар арасында - Россия яшүсмерләр җыелма командасы­ның элеккеге тренеры Равил Сабитов, пляж футболы буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Егор Еремеев һәм башкалар. Уенчы­лар­ның осталыкларын 25 кеше­дән торган халык ярдәмчеләре теркәп барачак.

Һәр шәһәрдә 22-23 уенчы сайлап алачаклар. Ә ахырдан алар арасыннан төп команда - тагын 23 уенчы тупланачак. Бу инде халык җыелма командасы булачак. Аннары алар Россия җыелма командасы белән очрашырга ниятли. Әмма профессиональ футболчылар мондый уенга риза булырмы? Ни дисәң дә, төрле хәл булырга мөмкин бит. Юк икән, егетләр Европа Чемпио­натында безнекеләр белән бер төркемдә чыгыш ясаучы Уэльс яки Словакиягә каршы уйнарга да риза.

"Февраль аена кадәр барлык шәһәрләрне йөреп чыгарга исәп. Без командаларны хөрмәт итә­без. Шул ук вакытта үзебезне дә сынап карыйсыбыз килә. Башта безнең хыялый ярышыбызга ышанучы азрак булды кебек. Хәзер Казанга Самара, Саратов кебек шәһәрләрдән килергә җы­еналар. Волгоградка Дагс­таннан килүчеләр дә бар иде. Безнең уйнап карарга теләүче һәркемгә мөмкинлек бирәсебез килә. 14 яше тулган, кулында пас­порты булган һәммәсен чакырып калабыз", - дип сөйли Никита Якушов. Киләчәктә аларның профессиональ команда булырга теләк­ләре дә юк түгел.

Рәсимә Муллаянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X