Ильмира Нәгыймованың концертлары булмый
Яңалыклар тасмасы

Ильмира Нәгыймованың концертлары булмый

Кайларда?

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова гаиләсенә кайгы килүе турында язган идек.

Җырчы үзендә көч табып Казанда концертын куйды. Бер җырын һәлак булган энесе Айнурга багышлады. Әмма бу аңа бик авыр бирелде. Ильмира күз яшьләрен тыя алмады. 

Җырчыга теләктәшлек белдерергә иҗатташ дуслары, тамашачылары чәчәк бәйләмнәре белән килде.

Тамашачылар: «Бу гади концерт түгел, кайгы кичерү, көчле булуны һәм мәхәббәтне күрсәтү иде. Аның йөрәк ярасын зал тутырып килгән тамашачы сизде. Кайгыга карамастан сәхнәгә чыгып җырларга көч тапканы өчен баш иябез», – дип яраткан җырчыларына җылы теләкләрен язганнар.

Җырчы бүген һәм иртәгә булачак  концертлары булмавын әйтте. Бу көннәрдә ул Чистайда һәм Теләчедә чыгыш ясарга тиеш иде. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр концерт Ильмира НАГИМОВА

Нет комментариев