Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймованың энесе һәлак булган

Бу хакта җырчы үзе хәбәр итте.

Ильмира Нәгыймова гаиләсенә кайгы килде. Аның энесе үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән иде. Ярты ел элек чамасы отпускага кайтты. 

Соңгы вакытларда Ильмира энесеннән хәбәр булмавын әйткән иде. 

Бүген җырчы үзенең социаль челтәрендә энесенең һәлак булуын хәбәр итте. "Минем башка бертуган энем юк. Син мәңгегә безнең йөрәкләрдә. Син безнең герой", - дип язды. 

Ильмира Нәгыймовалар гаиләдә  5 туган иде. Аның апасы 25 яшендә фаҗигале төстә, абыйсы 34 яшендә ковидтан вафат булды. Инде 25 яшьлек энесе дә китеп барды.  Җырчы  сеңелесе  Гөлназ белән икәү генә калды. 

Ильмираның гаиләсенә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

15

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту үлем-китем Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА