Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илмира яңадан Чаллыга күченергә булган

Татар эстрадасының якты йолдызы Ильмира Нәгыймова гаиләсе белән 9 ай Казанда яшәгәннән соң, яңадан Чаллыга күченергә булган. Анда тормыш иптәше, җырчы Руслан Кираметдиновның әти-әнисе фатирында яшәячәкләр. Intertat.ru хәбәрчесе шалтыратканда, йолдызлы гаилә күченү белән мәшгуль иде. - Казанда фатирны арендалап яшәдек. Бу акчаны "җилгә очты" дисәң дә була, шуңа күрә фатир...

Татар эстрадасының якты йолдызы Ильмира Нәгыймова гаиләсе белән 9 ай Казанда яшәгәннән соң, яңадан Чаллыга күченергә булган. Анда тормыш иптәше, җырчы Руслан Кираметдиновның әти-әнисе фатирында яшәячәкләр. Intertat.ru хәбәрчесе шалтыратканда, йолдызлы гаилә күченү белән мәшгуль иде.

- Казанда фатирны арендалап яшәдек. Бу акчаны "җилгә очты" дисәң дә була, шуңа күрә фатир арендалау ялыктырды. Икенче яктан, әти-әниләр ерак булгач, улыбыз Камилне калдырып китәргә уңайсызрак иде. Якын киләчәктә Казанда үз фатирыбызны алгач, башкалага күченербез, Алла бирса, - диде Ильмира.


Шул ук вакытта җырчы җиң сызганып яңа җырлар иҗат итә, клиплар төшерә. "Белмәдеңме?" җырына клип төшерүенә күп тә узмады, "Без бәхетле" җырына да клип төшерергә өлгергән. Анысы әлегә телевизор экраннарына чыкмаган. Ул гына да түгел, Ильмира Нәгыймова мәхәббәт темасына өр-яңа җыр иҗат иткән. "Аны әле беркем дә ишетмәде. Җырны сентябрь айларында гына ишетеп булачак", - дип сөйләде безгә Ильмира.

Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев