Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илназ Баһ кыш көне авырмас өчен яланөс карда ауный

Кыш көне халыкны иң борчыган нәрсә - салкын тидерү. Ничек кенә киенеп, нинди генә витаминнар эчсәк тә, авыруга тиз бирешәбез шул. Бигрәк тә иммунитетны ныгытмыйбыз. Моның өчен нишләргә соң? Җырчы пар - Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова ысулын тапкан.

Алар балалары белән мунча керергә бик ярата икән. Узган атнада гына Гүзәлнең туган ягы - Чаллы шәһәрендә әти-әниләрендә кунакта булып, мунча кереп килгәннәр. Аннары Илназ мунчадан чыккач карда аунап төшкән фотосын "Инстаграм"га элеп куйган.

- Мунча керергә бик яратабыз, - дип сөйләде Гүзәл Идрисова. -3-4 сәгать буе керә алабыз. Бигрәк тә чабыну ошый. Олы улыбызның каенга аллергия. Шуңа имән себеркесе кулланабыз. Салкын су белән коенабыз. Илназның яраткан шөгыле - мунчадан соң карда аунау. Бала имезгәч, мин алай карда ята алмыйм. Әлегә куркыта. Илназ мунча керү барышында урамга 3-4 тапкыр чыгып, карда аунамыйча туктамый инде. Аннан соң парлы бүлмәгә кереп, бик нык чабына. Салкын тидермәс өчен шулай эшлибез.

Җәй көне җырчы гаилә әти-әниләренә күп итеп себерке әзерләргә кайта. Аларның кайтуларын белүгә, мунча ягып каршы алып торалар икән.

- Мунчадан соң карда ятып торуны өйләнгәнчегә кадәр дә башкара идем. Гаиләдә 3 малай үскәч, абыйларым белән бергәләп мунча кердек. Ныклап мунча керү, аннан карда аунау иммунитетны ныгыта. Карда озак ятып торып булмый, әлбәттә. Бер минут чамасы гына. Аллага шөкер, файдасы бар дип уйлыйм. Башка кешеләр кебек айлар, еллар буе авырган юк. Кыш көне карда ятмыйча, җәй көне өскә салкын су сипмичә мунчага керүнең файдасы юктыр дип беләм. 5-10 минут эчендә мунчадан тирләмичә дә юынып чыгуны бөтенләй аңламыйм. Аны сәгатьләр буе керергә кирәк. Юынгач аякка да кимичә ялан тәпи карда басып торулары гына ни тора! - диде Илназ Баһ.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X