Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илназ Гарипов үзенең сыны рәвешендә ясалган торт белән сыйланган (ФОТО)

Җырчы Илназ Гарипов үзенең сыны рәвешендә ясалган торт белән сыйланган. Сыйланган тортның фотосы белән Илназ үзенең Инстаграмында бүлеште. Түгәрәк тортның уртасында микрофон тоткан җырчы егет басып тора, ә тортны "Ильназ Гарипов" дигән

язу белән әйләндереп алганнар. Күчтәнәчне Илназның фанатларының чираттагы сюрпризы дип уйлап куючылар да булгандыр… Ләкин бу юлы аның иҗатташ дуслары өлгерерәк булып чыкты. Әлеге торт Илназга иҗатташ дусларыннан бүләк. Гади генә бүләк түгел, ә туган көн бүләге! Әйе, Илназ Гарипов 2 ноябрь көнне үзенең гомер бәйрәмен - туган көнен бәйрәм итте!

Иҗатташ дусларына кушылып без дә Илназны бәйрәме белән котлыйбыз! Бәхетле гомер, иҗатыңда уңышлар һәм табыннарының һәрчак сый-нигъмәткә тулып торуын теләп калабыз.

артислар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев