Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илнур Гомәров: “Елмая да белми дип, конкурска кертмәделәр”

Хәзер ул тулы заллар җыя. Чаллыда Татарстанның атказанган артисты, җырчы, алып баручы Илнур Гомәровның концерты гөрләп узды.

 «Язгы концерт»ка зал тутырып, җырчыны яраткан тамашачылары җыелды. Илнур елына ике тапкыр Чаллы тамашачысын шулай зур залларда җыеп, үзенең ихлас, зәвыклы җырлары белән куандыра. Монда аның туганнары җыелган диярсең, бөтенесе «безнең Илнур» дип сөйләшә. Илнур да «Җир эшләре башланганчы ял итегез дидем. Концертлар сезонын тәмамлау да булыр. Концерттан көч җыеп кайтуыгызны телим», – диде.

Илнур концертны визит карточкасына әйләнгән «Эх, Чаллы пятачоклары!» җыры белән башлап җибәрде. Ни дисәң дә, «пятачок»ларда күзгә күренмәс көч бар. Концертны ул башында ук җанландырып җибәргәндәй итте. Илнур башкаруында әлеге җыр «пятачок»ларга гимн булып яңгырады. Җырчы «Шәһри Чаллы» редакциясе яңарткан әлеге чарага тукталып та үтте. «Быел мартта «пятачок» сезонын ачтык. Җәй дәвамында Җиңү паркына «пятачоклар»га рәхим итегез, дуслар!» – диде ул. «Шәһри Чаллы»дан – пятачок» концертының затлы алып баручысы да булган Илнур Гомәровны концерты белән баш редакторыбыз Резидә Юсупова да котлады, чәчәкләр менгерде. «Пятачок» концертында Илнурны бик күп танышларым, дәрәҗәле кешеләр югары бәяләде, аның турыда затлы алып баручы диделәр», – дип, Илнурның әнисе Гөлсинә ханымга да рәхмәтен белдерде Резидә Мәхмүтовна.

«Илнур өч яшеннән сәхнәдә. Улымның һәр концерты алдыннан борчылып, теләкләремне теләп торам. Сүзләрен онытмаса гына ярый дим (елмая). Концерт беткәч, күземә генә карый да: «Аңлашылды, әни», – ди. Ир бала булса да, без аның белән бик якын. Сердәшләр дисәм дә була. Илнур ул бик йомшак күңелле, эчкерсез», – дип, Гөлсинә ханым да хис-кичерешләре белән уртаклашты. – Элек тамадалар юк иде, туйларда иптәшем – Илнурның әтисе гармунда уйный иде, мин шигырьләр укып, мәҗлесне үземчә алып бара идем. Илнурга әтисеннән җыр-моң күчсә, миннән халык алдында чыгыш ясау, шигърияткә мәхәббәтне алгандыр дим».

Илнур, кайда гына булса да, әти-әнисенә хөрмәт күрсәтми калмый. Бу юлы да үзенең бәхетле бала булуын искәрткән шигырь һәм җыр башкарып, ул залда утырган иң кадерле кешеләре янына төште. Әнисенә җырга төреп чәчәк бәйләме тапшырды, кочып алды. Әтисе Рәфыйк әфәнденең кулын кысты.
Чын йөрәктән рәхмәтен Илнур остазына да әйтте. Сүз әйтә башлаганда күңеле тулып киткәндәй булды аның. Виталий Агаповның җырчы өчен никадәр кадерле кеше булуын тамашачы шунда ук аңлап алды. Аннары бергәләп кызыклы гына булган беренче очрашуларын да искә алдылар. Ул көнне Виталий әфәнде дә яхшы хәтерли икән. «Көннәрнең берендә ишегемне яп-яшь егет шакыды. Әтисе белән килгән. Әле дә хәтерлим, ишек төбендә полиэтилен пакетка коньяк кыстырып әтиле-уллы Гомәровлар басып тора. Минем андый нәрсә белән дус булмаганны белмәгәннәр, күрәсең (көлә). Шул көннән Илнур белән эшли башладык. Улым кебек якын күрдем үзен. Укучыларым күп булса да, Илнур иң тырышы, акыллы һәм тәрбиялесе. Ә хәзер әнә минем ике улым аның командасында эшли. Илнурның баянчылары. Горурланып утырам!» – дип Татарстанның халык артисты Виталий Агапов Илнурны аркасыннан сөйде.


Кичәнең тагын бер күркәм өлеше – концертта танылган композитор Илгиз Закировның кызы Гөлназ Закирова чыгыш ясады. Гөлназ Илнурның репертуарында булган шактый гына җырларга көй язган. Концертта ул халык җыры «Тирәккәем»не, үзе иҗат иткән «Иркәлә әле»не, «Улыма» җырларын башкарды. Тамашачыны тагын бер сюрприз көтә иде. Ике талант иясе дуэт җырлады. Тәүге сөю, газаплы мәхәббәт темасы беркемне дә битараф калдырмагандыр, тамашачының күңел кылларын тибрәтеп алды алар.

Кичәдә шулай ук җырчының дусты, гитаристы Айгиз Әхмәтов та күңелле җырларын башкарды. Скрипкачы Анна Катаева үзенең чыгышы белән тамашачыны чүл илләренә, колоритлы көнчыгышка алып барып килде. Виртуоз баянчылар – бертуган Агаповлар югары ноктасына килеп җиткән концертны шул дәрәҗәдә саклап калырлык итеп шаккаткыч чыгыш ясады. Ике оста баянчы яшь егетнең чыгышы кемгә генә ошамас?!
Концертның кульминациясе, әлбәттә, Илнурның тормыш иптәшенә багышлап «бәхет ул – яныңда булганда гомергә сөярлек бер кешең» дип җырлаган җыры һәм уллары Туфан белән Рифатның әтиләренә чәчәк бәйләме чыгаруы булды.

Илнур тормыш иптәше Олеся белән ике ул үстерә. Егетләр дә кечкенәдән музыка сәнгатендә. Әтиләре укыган 2нче санлы музыка мәктәбенә йөриләр. Быел да 9 Майда, Сабантуйда чыгыш ясаячаклар. 

«Илнурның өйдә үз кабинеты бар. Шунда төннәр буе концертына әзерләнде. Әлбәттә, эштән кала буш көннәрендә. Андый чаклары бик сирәк аның. Шунда көйләр дә яза, җырларын да яздыра, репетицияләр дә ясый. Сценарийларны да үзе яза, безнең белән киңәшләшә генә. Бу концертына ак костюмны махсус тектердек», – ди Олеся ханым. 

Илнур Гомәров: “Елмая да белми дип, конкурска кертмәделәр”. Концертта җырчы үзенең балачак хәтирәләре белән уртаклашты. “Әле дә оныта алмыйм, әзерләнеп конкурска килсәк, “бу бала елмаймый да, сәхнәгә чыгармыйбыз” дип кире бордылар. Бала күңеле ниләр кичергәнне үзегез күз алдына китерегез инде,”-диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы