Илнур Юзкәев: «Бронежилет белән акча эшләп булмый»
«Титан-16» бронежилетларын уйлап табучы һәм җитештерүче отставкадагы подполковник Илнур Юзкәев белән корган әңгәмәне тәкъдим итәбез.
Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган шәһәрдәшләребез «Титан- 16» дип аталган бронежилетлар куллана. Егетләрне пуля һәм башка яраланулардан саклаучы әлеге мөһим җайланма бездә – Чаллыда җитештерелә.
«Титан-16» бронежилетларын уйлап табучы һәм җитештерүче отставкадагы подполковник Илнур Юзкәев белән корган әңгәмәне тәкъдим итәбез.
– Бу эшкә теләсә кем алына алмый. Ничек бронежилетлар җитештерергә булдыгыз?
– Беренче чиратта бу минем профессиональ эшчәнлек белән бәйле. 30 ел гомерем хәрби хезмәттә үтте. Отставкага чыккач, куркынычсызлык системасында эшләдем. Хәзер шәхси сак оешмысында җитәкче урынбасары. Махсус хәрби операция башлангач та инициативалы берничә танышым белән бронежилетлар җитештерергә кирәк дигән фикергә килдек. Чөнки, беренчедән, ул хәрби экипировканың иң мөһим өлеше булып тора. Икенчедән, хәтерләсәгез, бөтен кешегә дә җитми иде. Бигрәк тә контракт белән китүчеләр авыр хәлдә калган иде. Тиздән кайнар нокталарга китәсе, ә алар элементар тәннәрен саклый торган жилетлар эзләп вакыт уздыра. Әллә кайлардан кайтартырга мәҗбүр булдылар. Миндә – хәрби тәҗрибә һәм оештыру мөмкинлекләре, икенчебез инженер-технолог, өченчебез – снабженец, ягъни ерактан кирәкле товарларны кайтарту буенча белгеч. Әлбәттә, финанс яктан булышучылар да кирәк. Төп ярдәмне эшмәкәр, Тукай районы депутаты Алфир Маннанов күрсәтте. Бүгенге көндә дә бергә эшлибез. Шулай командага тупланып эшкә тотындык. Иң беренче бронежилетлар базарын өйрәнүдән башладык. Ноу-хау, ягъни иң соңгы һәм хәрбиләр арасында киң кулланылган керамик пластиналы бронежилетларда тукталырга булдык. БР-5 дип атала ул.
– Сезнең бронежилетларның өстенлеге нидә?
– Беренчедән, ул җиңел, икенчедән саклау классы югары – бишенче. Кемдер алтынчы класс та чыккан, ди. Әмма, белүемчә, ул әле киң кулланышта тугел. Димәк күрсәткечләрендә ниндидер кимчелекләр бар. Без җитештергән «Титан-16» бронежилетының авырлыгы 13-14 кг, (керамик плитәнең авырлыгы 4-6 кг). Ул гына да түгел, җиңеләйтелгән вариантта ул 9 кг 300 г авырлыкта. Чагыштыру өчен армиядәге бронежилетның авырлыгы - 20 кг.
– Бронежилетны уйлап табу һәм җитештерү өчен нинди тикшеренүләр үттегез һәм аның өчен күп вакыт таләп ителдеме?
– Башта материалларны өйрәндек. Жилетны СВМПЭ (Сверхвысокомолекуля́рный полиэтилен) дигән материалдан тегәргә булдык. Бронежилетлар тегелә торган икенче популяр материал – кевлардан аермалы буларак, СВМПЭ юештән курыкмый. Кевлар исә дымланса, 50 процентка үзенең саклау үзенчәлеген югалта. Ә хәрбиләр, үзегез беләсез, сазлы урыннарга да, яңгырга, карга да эләгергә мөмкин. Әле бит бронежилет тәнне каплаган өлештә (пластина куелган урыныннан кала) шартлау кыйпылчыкларыннан да саклый алырга тиеш. Боларның барысын да күз уңында тотып бронежилетның беренче экземплярларын әзерләп, Мәскәүгә фәнни-тикшеренү институтының махсус лабораториясенә җибәрдек, сертификат алдык.
– Җитештеру цехыгыз зурмы? Аена күпме бронежилет җитештерәсез?
– Әлегә зур түгел. Беренче өлештә тукымадан жилетлар тегелә, икенчесендә пластиналар белән эш алып барыла. Анда кайтартылган керамик пластиналарны регламент буенча жилетка урнаштыралар, беркетәләр. Әзерләрен технологыбыз тикшереп чыга. Аена якынча 100 бронежилет әзерлибез.
– Аларны кайларда сатасыз?
– Гадәттә безне интернет аша табалар. Контракт белән китүчеләр ала. Партияләп заказ бирүчеләр әлегә юк. Алга таба күз күрер.
– Бронежилетларыгыз турында фикерләр ничек?
– Хәзерге вакытта безнең бронежилетларны киеп алгы сафларда булган егетләребездән дә кайтавазлар килеп тора. Әлегә кадәр бары тик яхшы яктан бәялиләр. Безнең өчен шунысы иң мөһиме.
– Бронежилетларның төрләрен арттыру буенча да эшлисезме?
– Әлбәттә, көн саен яңалыклар чыгып тора. Базарны күзәтеп торабыз. Әле күптән түгел интернетта бер кызыклы гына бронежилетка юлыктым. Язулары буенча саклау классы бишенче. Әлеге пластинаны алып, үз хисабыма Мәскәүгә тикшерергә дә җибәрдем. Нәтиҗәләр яхшы килсә, үзебездә кулланырга ният бар иде. Тик, ни кызганыч, әлеге пластинаның саклый алу классы, бик яхшы очракта, нибары 4 кенә икән. Бик борчылдым. Ялган язып кеше гомере белән уйнау дигән сүз бит бу.
– Димәк, акча эшлим дип шундый гамәлгә баручылар да бар. Сезнең өчен бронежилетлар җитештереп сату беренче чиратта бизнес кына түгел бугай?
– Дөресен әйткәндә, бронежилетлар сатып зур акчалар эшлибез димәс идем. Чөнки күпчелеге хәйрия буларак җибәрелә. Саткан акча кабат материаллар алырга, чыгымнарны капларга, эшчеләргә түләргә җитеп кенә бара дисәм дә була. Һәм бу бик яхшы. Иң мөһиме, егетләребезгә кулдан килгән кадәр ярдәм итү, гомерләрен саклап калу өчен булган барлык мөмкинлекләремне куллану. Моннан кала, хәзерге вакытта Чаллы ДОСААФы базасында хәрби-патриотик тәрбия һәм кискен шартларда үзеңә яки иптәшеңә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча курслар әзерлибез. Яралангач, гадәттә, кеше 2-3 минут эчендә үлә. Бу күп күләмдә кан югалту белән бәйле. Шуңа, махсус хәрби операциягә киткән егетләребез тиз арада дөрес итеп жгут сала, шокка каршы инъекция ясый белергә тиеш, дип саныйм. Моннан кала, киләсе елда билгеләп үтеләчәк Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап зур музей, дөресрәк әйткәндә, хәрби-патриотик Үзәк ачарга ниятлибез. Анда хәзерге махсус хәрби операциягә багышланган бүлек тә булачак. Әлбәттә, мэрыбыз Наил Гәмбәрович хупламаган булса, боларның берсен дә эшли алмаган булыр идек. Ул безнең эшчәнлектән хәбәрдар. Гомумән, ул үз үрнәгендә безне илһамландыра. Хәрби операциядәге егетләребезнең хәлен дә шәхсән үзе белеп тора. Аның кебек җитәкче белән көчле без!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев