Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илнур Зәкәрин “Тур де Франс” та беренче

KATUSHA командасының узышчысы, шәһәрдәшебез Илнур Зәкәрин "Тур де Франс" марафонының 17 нче этабында җиңү яулады. Велоузыш маршруты Швейцария территориясе буенча барды. Ул Берн шәһәрендә башланып Фино-Эмосон биеклегендә төгәлләнде. Дистанциянең беренче этабыннан ук Зәкәрин бертөркем узышчылар белән алга чыкты.

Коль де ла Форклэ биеклегенә кадәр алар бергә бардылар. Трассаның соңгы күтәрелеш участогына барып җиткәндә Майка һәм Пантано узышчылары алга ыргылды. Илнур Зәкәрин аларны Фино-Эмосон биеклегенең түбәнлегендә куып тотты. Финишка кала 5 км калганда, шәһәрдәшебез, тизлеген арттырып "Тур де Франс" марафоныннда тәүге җиңүен яулады.

- Әлеге җиңү команда һәм шәхсән минем өчен бик мөһим. "Джиро д'Италия" күпкөнлек веломарафонда килеп төшүдән соң, ул мине рухландырып, яңа җиңүләр яауларга көч бирде. "Тур де Франс"ның соңгы атнасына мин бик яхшы формага килдем һәм беренче булдым. Мәгълум булганча, соңгы җиде ел вакыт эчендә бу Россия командасының беренче җиңүе булды. Һәм аңа үз өлешемне керткәнемә мин бик шат. Рекодларны яңартып яңа үрләрне яуларга вакыт җитте!" - дип бүлеште үзенең хисләре белән Илнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев