Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илшат Әбраров: «Егетләрне хезмәт сөяргә өйрәтәм»

Янып торучы аҗдаһа ясап, 69нчы мәктәп быел шәһәркүләм бәйгедә беренче урынны яулады.

Сөйләп күрсәткәнче эшләп күрсәт, ди татар халкы. Шәһәрнең 69нчы мәктәбе шул мәкальгә таянып эш итә дә. Укучылар укытучылары белән бергә ниләр генә ясамый! Агачтан төрледән-төрле җиһазлар, тимердән хуҗалык кирәк-яраклары... Быел алар янып торучы зур аҗдаһа һәм кар бөртеге ясап шаккаттырды. Мәктәп янын әкияттәй бизәп, шәһәркүләм бәйгедә хәтта беренче урынны яуладылар.

«Укучыларым сәләтле»
Оста куллы укучылар һәм укытучы абыйлары Илшат Әбраров белән якыннан танышырга булдым. Мин килгәндә 9нчы сыйныф егетләре токарь бүлмәсендә иде. Укытучы абыйлары аларны эшсез тотмый. Берәүләр тимер бөгә, икенчеләре бакча көрәкләре ясый. Ир-атка җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди Илшат Нуриҗанович. Егетләр үзләре дә бик тырыш. Кул эшләрен яраталар. Аеруча Яңа елга аҗдаһа сынын кызыксынып ясаганнар. Аның озынлыгы гына өч метр тирәсе. 
– Интернеттан аҗдаһа конструкциясе схемасын таптык. Тактага сызып өйрәндек һәм егетләр белән эшкә тотындык. Данил исемле укучым канатларын ясады. Кулыннан килә, күз тимәсен. Икенчеләре тимер бөкте, бер-берсе белән тоташтырды. Мондый зур эшкә беренче тапкыр алынуыбыз. Бирелеп эшләдек. Хәтта тәнәфес вакытында да йөгереп килеп эшләп китәләр иде. Дәрестән калып эшләүчеләр дә булды. Тырыштык-тырмаштык, конструкциябезне бер ай эчендә ясап бетердек. Хезмәт укытучылары аҗдаһаны гирляндалар белән бизәде. Эшебез мәктәпнең яменә әйләнде. Үткән-киткән һәркем сокланып, фотога төште, – дип сөйли Илшат Әбраров. 

69нчы мәктәп балаларны хезмәт сөяргә өйрәтүе, кул осталары үстерүе белән билгеле. Биредә сәламәтлекләре чикле балалар укый. Тормышта үз урыннарын тапсын өчен укытучылар бар көчен куеп эшли. Кызыксындыра белә. Актив булырга өйрәтә. 

– Югалып калмасыннар, шөгыльле булсыннар дибез.Укучыларым арасында бик оста куллылары бар. Бары тик үстереп җибәрергә, канатландырырга гына кирәк. Данил Жуковский исемле укучым дәрескә килеп керү белән: «Мне мужскую работу дайте!» – ди. Кулы оста, сөбханАллах! Андый егетне ничек өйрәтмисең?! Алексей Евсиков исемле егетебезнең сәләте башка яктан ачылды. Ул нержавейкадан матур чәчәкләр ясый. Республикакүләм конкурста беренче урын яулады. Дөрес, араларында тимер белән эшләргә яратмаучылары да бар. Аларны кызыксындыру юлларын уйлыйм. Башка һөнәргә өйрәтергә тырышам. Быел тимерне чүкеп рәсем ясый башладык. Кайберләренә ошый. Әмма түземлекләре генә җитми. Ашыгып бозып куялар. 
Быел укучылар тимерне бизәкле итеп бөгәргә дә өйрәнә башлаган. Моның өчен махсус җайланмаларны үзләре ясыйлар. Станоклар булдырып, мәктәптә тимер бөгү (ковка) буенча түгәрәк ачарга ниятлиләр. 

«Әнинең сапогиен киеп йөрдем» 
Тормышын балаларга багышлаган укытучы Илшат Әбраровның язмышы белән дә кызыксындым. Аксубай районының Иске Кыязлы авылыннан икән. Бик иртә ятим калган.

– Әтине ток сугып үтерде. 32 яшь кенә иде. Әни өч бала белән ялгыз калды. Ул вакытта миңа 8 яшь, уртанчы энекәшкә – 6, иң кечкенәсенә 1 яшь иде. Бөтен авырлыклар зур балага төшә бит. Шуңа күрә күп эшләрне үземә өйрәнергә туры килде. Шөкер, безне үстерешергә бабай булышты. Ул алтын куллы иде. Авылда гына түгел, район күләмендә танылган иде. Гомере буе комбайнда эшләде, җәйге вакытларда тегермәнче булды. Иске Кыязлы авылында он тегермәнен дә ул үзе җыеп ясады. Оста тимерче иде. Үсә төшкәч, безне дә кул эшләренә өйрәтте. 

Балачагын Илшат әфәнде авыр сулап искә ала. Андый кыенлыкларны беркемгә дә кичерергә язмасын, ди. 
– Әле һаман да хәтердә, 9нчы сыйныфта укыганда аяк киемем ертылды. Әнинең озын кунычлы сапогиен киеп йөрдем. Нишлисең? Шулай да була. Әни ул вакытта балалар бакчасында ашханәдә эшли иде. Хезмәт хакы мең сум. Өчебез дә мәктәптә укыйбыз. Безне ашатырга кирәк, мал-туарын да карыйсы бар. Утка, газга түләргә кирәк. Ул 1 мең сумны ничек җиткерергә ди? Ярый әнинең энекәшләре дә булышты. Абыйлар шәһәргә алып китеп киендереп кайтаралар иде. 
Әниләре балаларының һөнәрле булып үсүләрен тели. Абыйлы-энеле өч туган да Кама дәүләт физик культура институтында укый. Илшатның уртанчы энекәше туган авылында физика, ОБЖ һәм физкультура укытучысы булып эшли, иң кечесе Чаллыда машиналар ремонтлый. Илшат Әбраров бабасының һөнәрен дәвам итәргә булган. Дөрес, башта ул армия сафларында хезмәт итеп кайта. Биш ел участковый булып, соңыннан кадетлар мәктәбендә физкультура укытучысы һәм рота командиры булып эшли. 2013 елда 69нчы мәктәпкә килә. 

– Һәр укучыга аерым игътибар кирәк. Берсе сөйләшми, икенчесе, киресенчә, артык шук, тыңламый. Бүтән булдыра алмыйм дип директорга кердем. Ул: «Ашыкма. Эшләп кара инде. Укытучылар да ярдәм итәр», – дип туктатып калды. Ике ай бик авыр булды. Хәзер, Аллаһка шөкер, бер-беребезне ишетәбез дә, аңлыйбыз да. Хәзер мин дә физкультура түгел, хезмәт дәресен укытам. Технология һәм сызым фәннәрен үзләштердем. Күңелемә күбрәк кул эше якын. Бабай биргән һөнәрне башкаларга да өйрәтәсем, мәктәп укучыларын чын ир-атлар итеп үстерәсем килә. Аларның да кайберләре минем сыман әтисез үсә бит. Баштарак кайбер укучылар токарь станоклары тавышыннан курка иде. Ә хәзер, үзегез күрәсез, без монда нинди зур эшләр белән мәшгуль. 
Яз көне шәһәрдә мәктәп территориясен матурлау буенча тагын бер конкурс узачак. 69нчы мәктәп анда да катнашып җиңү яуларга уйлый. 
– Идеябез бар. Тик серне ачып бетермибез. Матур булачак! Балалар да, укытучылар да бик актив. Шуңа күрә өметләр зурдан, – ди Илшат Нуриҗанович. 

Рузил Кыямов, 69нчы мәктәп директоры:
«Мәктәбебезнең шәһәркүләм бәйгедә җиңү яулавы – безнең өчен зур дәрәҗә. Башта Комсомол районы буенча беренче урын алдык, соңыннан шәһәр күләмендә. Мэр Наил Мәһдиев чакырып диплом тапшырды. Коллективыма зур рәхмәт. Алар бердәм, тырыш. Кардан фигуралар ясап, мәктәп янын искиткеч итеп бизәделәр. Укучыларны да матурлык булдырырга өйрәттеләр». 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев