Илшат Әюпов: «Турист, экскурсия ахырында бер китап укып чыккан кебек булырга тиеш»
Аның белән яңа һөнәре, туристлар, кызыклы һәм аны борчыган хәлләр турында сөйләштек.
Илшат Әюповны Чаллыда татар журналисты буларак яхшы беләләр. Ул 25 ел дәвамында телевидение дикторы, радио алып баручысы, хәбәрче буларак эшләде. Хәзерге көндә ул Алабуга Дәүләт музее тыюлыгында татар һәм рус телендә экскурсияләр алып бара. Аның белән яңа һөнәре, туристлар, кызыклы һәм аны борчыган хәлләр турында сөйләштек.
–Ни өчен бу өлкәне сайладың?
– 2005 елда Чаллы Санкт-Петербург шәһәрендә Сабан туе оештырды. Мин анда «Күңел» радиосыннан журналист буларак бардым. Экскурсиядә безгә бик көчле гид эләкте, университет профессоры иде ул. Карале, ничек күп белә, нинди кызыклы профессия дип, уйлап куйган идем шул вакытта ук. Аннары, 50 яшьләрдән соң телевидениедә йөгереп йөреп булмас, ниндидер һөнәр кирәк дип тә уйлый идем. Гомерем буе яраткан эшем белән генә шөгыльләндем. Акча өчен дип түгел. Экскурсия дә – шундыйларның берсе. Ә ни өчен Алабуга дигәндә, сөйләрлек, күрсәтерлек урыннары күп. Иван Шишкин, Надежда Дурова, Владимир Бехтеров, Марина Цветаева биредә яшәгән. Педагогия институты бинасына аерым бер экскурсия ясап була. Алабуга дәүләт тыюлыгына 17 музей керә. Һәркайсы уникаль. Мемориаль, ягъни 80-90 процент әйбер шул вакыттан сакланып калган.
– Биредә эшли башлаганчы син Алабуганы беләм дип уйлый идеңме?
– Соңгы елларда республика телевидениесендә эшләгәндә, күп кенә чараларны яктыртырга йөргәнгә беләм дип уйлый идем, тик ялгышканмын. Быел инде 3нче сезонны тәмамлыйм, әле дә мин көн саен үземә ниндидер яңалык ачам. Музей-тыюлык быел 35 еллыгын бәйрәм итә. Шул гомер эшләүче кешеләр дә бар, тик алар да әле белеп бетермидер. Һәр көн яңа китап укыган шикелле. Яңа факт килеп чыга, берәр турист кызыклы сорау бирә. Өйрәнергә дә өйрәнергә әле бу шәһәрне.
– Экскурсияләрдә һәр төркемгә бер үк текст сөйлисезме?
– Шәһәр буенча йөрүче экскурсоводларга текст бирелә. Алар аның буенча аттестация үтәргә, методистларга имтихан тапшырырга тиеш. Шуннан соң гына эшкә чыгалар. Тик ул фактлар белән генә булмый. Көн саен яңаларын өстәсәң генә. Ә бу исә тәҗрибә белән килә.
– Бу һөнәрнең үзенчәлеге нәрсәдә?
– Миңа радиодагы сөйләү дә, тел запасым да ярдәм иткәндер. Телевидениедә эшләгәндә кыяфәтеңне, килеш-килбәтеңне тәртиптә тотарга, сәхнәдә залның игътибарын җәлеп итәргә өйрәнәсең. Экскурсовод боларның барысын да туплаган. Кагыйдәм шундый – автобуска килеп кергәндә беренче җөмләдән үк бөтен кешенең игътибарын яулыйм. Шул вакытта гына була. Текст уйлап куелган булсын. Маршрутлар үзгәреп тора, ятланган әйбер буенча гына бара алмыйсың. Турист, экскурсия ахырында бер китап укып чыккан кебек булырга тиеш.
– Нәрсәләргә өйрәнергә туры килде?
– Автобус үтеп барганда һәр объектны күрә торып сөйләргә, өлгерергә кирәк. Фактларны сыйдырырга. Микрофоннарны «говорилка» дибез, аның кычкырып сөйли торганнары да, заманча, колакчын аша эшли торганы да бар. һәр турист колакчын киеп куя да син кычкырмыйча сөйлисең. Кешеләр 100 метрга кадәр арада, әйтик, арткарак калсалар да яхшы ишетеп торалар. Быел музей тыюлык та үзенә шундыйларны сатып алды. Мин аларга тиз өйрәндем, ә кайбер экскурсоводлар өйрәнә алмыйча интекте, чөнки кеше сине ишетмидер кебек.
– Теплоходларда туристлар күп киләме?
– Быел 241 теплоход туктады. 2016нчы елларда аларның саны 40-50 генә булган. Һәр кайсы 250-350 кеше сыйдырышлы, көнендә 14-15 автобус турист алып киткән чаклар бар. Җәй көне кайвакыт шәһәр эчендә 30дан артык группа йөри.
– Группалар аерыламы?
– Берсе икенчесенә охшамаган. Мәскәүлеләр үзгә бер туристлар, Петербург, Пермь – үзенчә. Сорау бирүләреннән үк аерылалар, дөньяга карашлары, тыңлау-тыңламаулары, белем дәрәҗәләре... Алар белән бөтен нәрсәгә әзер булырга тиешсең. Чит ил туристлары да була – Камеруннан, Кытайдан. Алар белән тәрҗемәче аша эшләдек.
– Аерыла дисең, тагын нәрсәләре белән?
– Башкала, Питердан килүчеләр кемгәдер төбәп килә. Әйтик Шишкин музее – дөньда бердәнбер, нәкъ шуны карарга киләләр. Кемдер Цветаева белән кызыксына. Экскурсиягә очраклы эләгеп килүче, бөтенләй бернәрсә белмәүчеләр дә бар. Алар шаккатып: «Шишкин шушында туганмыни?!», – диләр.
– Кызык хәлләр дә булдымы?
– Казандагы коллегаларым сөйләде. Университетка Кытай туристларын алып килгәннәр дә: «Монда Владимир Ильич укыган», – дип сөйлиләр икән. Бик кызыксыналар, ди. Ленинны бик яхшы беләләр, «Ооо...» дип тыңлыйлар. Лобачевский турында сөйли башлагач, тәрҗемәче һаман Ленин дип тәрҗемә итә, ди. Нигә дөрес сөйләмисең дигәч, аларга башка кеше кирәк түгел, дип җавап биргән. Мин дә моңа инандым. Дурова белән әз генә кызыксындылар анысы, чөнки Кытайда да андый хатын-кыз булган икән. Бүтән нәрсә сөйлим, күзләреннән күренә – кызык түгел. Бөтенләй... Ярый Алабугада Ленинның 3 һәйкәле бар: йөзеннән салдырылган битлек (слепок) буенча эшләнгән уникаль бюст, Кубага дип махсус ясалганы һәм шәхси музейның балконыннан карап торганы – шулар коткарды мине.
– Синең өчен иң яхшы төркем нинди?
– Үз акчаларына, үзләре кызыксынып оешып килгән, тыңлый торган. Кечерәк санда.
– Экскурсовод нинди булырга тиеш?
– Аралашучан, тышкы кыяфәте пөхтә, тавышы күңелгә ятышлы, төрле ситуациядә үзен тота белә торган. Экскурсиядәге кеше тамаша караган кебек булып, канәгать калырга тиеш.
– Күп йөрергә туры киләме?
– Телефонга кушымта көйләгән идем, көненә 10 мең тирәсе адым дип күрсәтте.
– Син экскурсияләрне татарча алып бара башладың...
– 25 ел фәкать татарча эшләгән кеше буларак миңа русча алып бару авыррак иде. Менә 3нче сезонны беткәндә генә шомара башлаганны сизәм. Беренче елларда: «Я вас приветствую своим шикарным татарским акцентом», – дип шаяруга бора идем. Татарча алып баруга килгәндә, андый хезмәт булган, тик соңгы арада тукталып торган. Быел җәй буена 5-6 төркем булгандыр. Тик кайвакыт шулай була – килә унлап кеше, шуларның бер-икесе телне белми. Һәм син барыбер русча сөйләргә мәҗбүр буласың. Сөендергән очраклар да була. Быел Тукай районыннан килгән туристлар: «Татарча сөйләмәсәгез, тыңлап та тормыйбыз», – дигәннәр. Балалар аңламый дип, татар әниләренең русчага күчәргә соравы да күңелне әрнетә, әлбәттә. Без саф татар телендә сөйләргә әзер. Моннан тыш татар актрисасы Әшраф Синяева, драматург Таҗи Гыйззәт, татарлардан иң беренче бокс буенча чемпион Нурмөхәммәт Алимовларның Алабуга белән бәйле кызыклы мәглүматлар белән дә таныштырам.
– Читтән килгән кешеләр нәрсә белән кызыксына, нәрсәгә игътибар итә?
– Татарстанның, Чаллының чисталыгына, төзеклегенә игьтибар итәләр. «Алабуганы ничек шулай саклый алдыгыз?!» – диләр. Мин моны кеше факторы белән бәйлим. 20 елдан артык музей тыюлык белән Гөлзадә Руденко җитәкчелек итә. Кайсы музейны алсаң да аның башлангычы белән ачылган. Ил башлыгы Владимир Путин аңа куйган хезмәтләре өчен Дәүләт премиясен тапшырды. Гөлзада ханым гел яңалыклар өстәп тора. Әйтик, Европада бердәнбер кер юу музее бар иде. Быел музей-трактир ачылды.
– Шул кадәр күп мәгълүматны ничек истә калдырасың?
– Әнием Мәгъфүрә татар теле укытты, шул ук вакытта газетага да язды. Әтием Ранасның да Минзәлә газетасында басылган шигырьләре бар иде. Телгә, әдәбиятка тартылу алардандыр. Хәтерлим, «Казан утлары» кайтса, бөтенебезнең дә тизрәк укыйсы килгәнгә, кычкырып укый идек. 4нче класста әдәбият керә башлаганнан бирле дәрестә танышкан әсәрләрне тулысынча укып бара идем. Үземә кызык булганга. Китапханәдә безнең чорга караган татарча китап калмады. Шул китап укырга яратуым аркасында берзаман мине урамга куып чыгара башладылар. Мин хәзер дә шигырьләр ятлыйм. Тик торганнан унлап шигырь сөйләп бирә алам. Кыска булмаган. Алар миңа авыр бирелми. Ә фактларны истә калдырган саен хәтергә күбрәк керә бара.
Узган, 2023нче елда 1 млн 8 мең кеше килгән булса, быел әле ел бетмәде, 1 млн 80 мең кеше Алабугада булып китте. Билгеле, бу экскурсияләр генә түгел, төрле фестивальләр дә. Спасс ярминкәсендә (2008нче елдан үткәрелә) 3 көндә 339 мең кеше катнашкан. Березовский фестивале 2018нче елдан үткәрелә, быел 61 мең кеше килгән. 326 кеше чыгыш ясаган. Шулар арасында хәтта Кубадан Ильяно Санчос дигән музыкант та бар иде. 2022нче елдан «Туган батыр» дигән, укчыларга багышланган чара үткәрелеп килә. Бу фестивальдә ярыш өлеше дә бар, костюмнар белән чыгышлар да, тарих белән дә таныштыралар, элеккеге мәчет нигезләрендә намаз да укыйлар. Анда быел 11 мең кеше катнашты. Спасс ярминкәсе кысаларында үткәрелүче кыңгырау чыңлатучылар (звонарь) фестивале да Россиядә уникаль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев