Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илсөя Бәдретдинова концертында бөтен зал елаган - видео

Сәхнәгә бер кочак чәчәк тотып көтелмәгән кунак чыккан.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова концерты көтелмәгән мизгелләргә бай. Бу юлы ул махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Марат исемле егетнең әнисен һәм апасын сәхнәгә чакырып чыгара. Чәчәк букеты бүләк итеп: “Индира ханым, бары да сез көткәннән яхшырак килеп чыгар әле менә. Маратның бер хыялы - нык итеп кочакларга кушты сезне”, - ди җырчы. Әмма сюрприз моның белән генә бетми. Сәхнәгә бер кочак розалар тотып, хәрби Марат үзе килеп чыга. 

Залда утыручылар яшьләрен тыя алмый. Кыска ялга кайткан солдатны басып алкышлыйлар. Марат әнисе һәм апасына шул рәвешле сюрприз ясарга була. Илсөя Бәдретдиновадан сорап, аларны концертына чакырттыра. “Исән-сау әйләнеп кайт! Теләсә кайсы концертыма кил дә утыр! Без сиңа шатбыз! ...Вещ еладык... Бөтен зал белән”, - дип яза Илсөя Бәдретдинова социаль аккаунтында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция татар эстрадасы