Шəhри Чаллы

Иминияте полисы булган гражданнарга – түләүсез

Соң­гы ва­кыт­та кай­бер ин­тер­нет-бас­ма­лар­да Та­тар­стан­да тиз­дән бар­лык ме­ди­ци­на хез­мәт­лә­рен күр­сә­тү дә тү­лә­ү­ле бу­лыр­га мөм­кин ди­гән фи­кер­ләр кү­ре­неп ал­ды. Бу мәсь­ә­лә­гә ачык­лык кер­тү­не үте­неп, без Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Тер­ри­то­ри­аль мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те фон­ды ди­рек­то­ры Ал­су Миф­та­хо­ва­га мө­рә­җә­гать ит­тек. Аның бе­лән бул­ган әң­гә­мә­нең бер өле­шен бү­ген сез­гә дә тәкъ­дим итә­без.

Тү­лә­ү­ле ме­ди­ци­на хез­мәт­лә­ре күр­сә­тү мәсь­ә­лә­се бик че­те­рек­ле һәм ха­лык­ның ачу­ын чы­га­ра тор­ган мәсь­ә­лә дип әй­тер идем мин. Бе­рен­че­дән, ул һәр граж­дан­ның иң мө­һим кон­с­ти­ту­ци­он хо­кук­ла­рын­нан бул­ган сә­ла­мәт­лек сак­лау һәм ме­ди­ци­на яр­дә­мен тү­лә­ү­сез алу хо­кук­ла­ры­на ка­гы­ла. Икен­че­дән, ха­лык­ның ре­аль ке­рем­нә­ре ки­ми, эш­сез­ләр са­ны ар­та бар­ган икъ­ти­са­дый кри­зис шарт­ла­рын­да бу мәсь­ә­лә ае­ру­ча кис­кен­лә­шә.

Дө­ре­сен әй­тим, ме­ди­ци­на өл­кә­сен­дә тү­лә­ү­ле хез­мәт­ләр күр­сә­тү проб­ле­ма­сы без­не нык бор­чый, чөн­ки тер­ри­то­ри­аль мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те фон­ды­ның төп бу­ры­чы мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те по­ли­сы бу­ен­ча ме­ди­ци­на яр­дә­мен ал­ган­да па­ци­ент­лар­ның хо­кук­ла­рын һәм за­кон­лы мән­фә­гать­лә­рен як­лау бит.

Ә сез куй­ган со­рау­га кил­гән­дә, мин ба­ры шу­ны гы­на әй­тә алам: ул дө­рес­лек­кә ту­ры кил­ми. Әгәр дә якын ки­лә­чәк­тә шун­дый зур үз­гә­реш­ләр кө­тел­сә, без, һич­шик­сез, бу ту­ры­да ал­дан ук хә­бәр ит­кән бу­лыр идек. Бе­рен­че чи­рат­та, бил­ге­ле ин­де, мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры аша.

Мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те ту­рын­да­гы фе­де­раль за­кон ни­ге­зен­дә мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те по­ли­сы бул­ган граж­дан­нар­га ме­ди­ци­на яр­дә­ме Тер­ри­то­ри­аль мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те прог­рам­ма­сы кү­лә­мен­дә тү­лә­ү­сез күр­сә­те­лә. По­лис имин­ләш­те­рел­гән зат­лар­ның по­лик­ли­ни­ка­да һәм ста­ци­о­нар­да ме­ди­ци­на яр­дә­мен, ашы­гыч ме­ди­ци­на яр­дә­мен тү­лә­ү­сез алу хо­ку­кын та­нык­лый тор­ган до­ку­мент бу­лып то­ра.

Лә­кин шу­ңа да ба­сым ясап үтә­сем ки­лә: тү­лә­ү­сез күр­сә­те­лә тор­ган яр­дәм дә чын­лык­та тү­лә­ү­сез тү­гел бит. Үзе­гез кү­реп то­ра­сыз: бер ге­нә ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­се дә, бер ге­нә та­биб та буш­ка эш­лә­ми. Эш­лә­ү­че граж­дан­нар­га ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сәт­кән өчен эш би­рү­че­ләр ак­ча­сы исә­бен­нән тү­лә­нә, ә эш­лә­ми тор­ган ха­лык өчен тү­ләү Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се субъ­ек­ты бюд­же­ты ак­ча­сы исә­бен­нән га­мәл­гә ашы­ры­ла.

Без - ха­лык­ны имин­ләш­те­рү өл­кә­сен­дә эш­лә­ү­че­ләр - ха­лык­ка күр­сә­те­лә тор­ган ме­ди­ци­на хез­мәт­лә­ре­нә эш би­рү­че­ләр һәм субъ­ект бюд­же­ты ак­ча­сы хи­са­бын­нан тү­лән­гән­гә кү­рә, алар­ны тү­лә­ү­сез күр­сә­те­лә дип ата­мый­быз, гәр­чә ке­ше­ләр алар­дан буш­лай фай­да­лан­са да.

Әй­те­гез әле, зин­һар, мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те бу­ен­ча имин­ләш­те­рел­мә­гән зат­лар бе­лән эш ни­чег­рәк то­ра? Алар­га ме­ди­ци­на хез­мәт­лә­рен буш­лай күр­сә­тү ка­рал­ган­мы?

Имин­ләш­те­рел­мә­гән зат­лар­га ме­ди­ци­на яр­дә­ме ки­чек­тер­ге­сез яки ашы­гыч яр­дәм күр­сә­тер­гә ки­рәк бул­ган оч­рак­лар­да гы­на буш­лай күр­сә­те­лә. Мо­ңа көч­ле авы­ру­лар бе­лән авы­рый баш­лау, им­гә­нү, па­ци­ент тор­мы­шы­на кур­кы­ныч ту­ды­ра тор­ган хро­ник авы­ру­лар кө­чә­еп ки­тү оч­рак­ла­ры ке­рә. Ха­лык­ка буш­лай күр­сә­те­лә тор­ган әле­ге яр­дәм өчен рес­пуб­ли­ка бюд­же­ты тү­ли. Бу Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Хө­кү­мә­те­нең 2015 ел­ның 19 де­каб­рен­дә­ге 1382 нче ка­ра­ры бе­лән рас­лан­ган Граж­дан­нар­га ме­ди­ци­на яр­дә­мен тү­лә­ү­сез күр­сә­тү бу­ен­ча дә­ү­ләт га­ран­ти­я­лә­ре прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә шу­лай ка­рал­ган.

Соң­гы ва­кыт­та мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­рын­да эш­кә ярак­лы яшь­тә­ге эш­лә­мә­ү­че граж­дан­нар­га күр­сә­тел­гән ме­ди­ци­на яр­дә­ме өчен тү­ләү ту­рын­да­гы за­кон чы­га­ру ини­ци­а­ти­ва­сы бу­ен­ча дис­кус­си­я­ләр алып ба­ры­ла. Бу мәсь­ә­лә­гә ка­ра­та Сез­нең фи­ке­ре­гез­не бе­лә­се ки­лә.

Сүз за­кон­нар­га эш­кә ярак­лы яшь­тә­ге эш­лә­мә­ү­че граж­дан­нар­ны ими­ни­ят кер­тем­нә­ре (шул исәп­тән мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те фон­ды­на да) тү­ләр­гә мәҗ­бүр итә тор­ган тө­зәт­мә­ләр кер­тү ха­кын­да ба­ра. Ул рәс­ми­ләш­те­рел­мә­гән фор­ма­да эш­лә­ү­че һәм эш ха­кы алу­чы һәм, шу­лай бул­гач, ими­ни­ят кер­тем­нә­ре һәм са­лым­нар тү­лә­мә­ү­че граж­дан­нар­га ка­гы­ла. Әле­ге ка­те­го­ри­я­ле граж­дан­нар өчен кер­тем­нәр­не, алар­ны эш­лә­мә­ү­че­ләр дип са­нап, дә­ү­ләт тү­ли. Икен­че төр­ле итеп әйт­кән­дә, алар­ны бар­лык на­мус­лы са­лым тү­лә­ү­че­ләр тү­ли, шул исәп­тән сез­нең бе­лән без дә тү­ли­без. Үзе­гез кү­реп то­ра­сыз: иле­без икъ­ти­са­дын­да «кү­лә­гә­ле сек­тор» шак­тый урын алып то­ра. Шу­ның ар­ка­сын­да мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те­нә ке­рем­нәр кер­ми ка­ла. Нә­ти­җә­дә - тү­лә­ү­сез ме­ди­ци­на өл­кә­се зы­ян кү­рә.

Бер уй­ла­ган­да, за­кон про­ек­тын әзер­лә­ү­че­ләр­не дә аң­лап бу­ла. Алар шу­лай итеп хез­мәт ба­за­рын ки­ме­тер­гә һәм субъ­ект­лар бюд­жет­ла­ры­на тө­шә тор­ган авыр­лык­ны җи­ңе­ләй­тер­гә уй­лый. Мәсь­ә­лә шак­тый кат­лау­лы, ул ин­де бер­ни­чә ел тик­ше­ре­лә. Тик аны бик нык уй­лап, җен­тек­ләп тик­ше­реп хәл итәр­гә ки­рәк. Ха­лык­ка тү­лә­ү­сез күр­сә­те­лүе дә­ү­ләт та­ра­фын­нан га­ран­ти­я­лә­нә тор­ган ме­ди­ци­на яр­дә­мен фи­нанс­лар бе­лән тә­э­мин итү нәкъ ме­нә шу­шы мәсь­ә­лә­не хәл итү­гә ту­ры­дан-ту­ры бәй­лән­гән бит.

Тү­лә­ү­ле хез­мәт­ләр күр­сә­тү мәсь­ә­лә­се­нә ки­ре кай­тыйк әле. Ме­ди­ци­на оеш­ма­сы по­ли­сы бул­ган па­ци­ент­тан нәр­сә­ләр өчен ак­ча тү­ләт­те­рер­гә хо­кук­лы?

Па­ци­ент­лар­дан ак­ча тү­ләт­те­рү оч­рак­ла­ры РФ Хө­кү­мә­те­нең 2012 ел­ның 4 ок­тяб­рен­дә­ге 1006 нчы ка­ра­ры бе­лән рас­лан­ган Тү­лә­ү­ле ме­ди­ци­на хез­мәт­лә­ре күр­сә­тү ка­гый­дә­лә­рен­дә ту­лы­сын­ча күр­сә­тел­гән.

Мә­сә­лән, граж­дан­нар ано­ним рә­веш­тә күр­сә­те­лә тор­ган ме­ди­ци­на яр­дә­ме, ста­ци­о­нар­да­гы ин­ди­ви­ду­аль ме­ди­ци­на пос­ты, ме­ди­ци­на күр­сәт­кеч­лә­ре бул­ма­ган шарт­лар­да граж­дан­нар­ның үз үте­неч­лә­ре бу­ен­ча күр­сә­те­лә тор­ган ме­ди­ци­на яр­дә­ме өчен тү­ли. Шу­лай ук уңай­лы­лы­гы арт­ты­рыл­ган шарт­лар­да дә­ва­лан­ган һәм баш­ка сер­вис хез­мәт­лә­ре күр­сәт­кән өчен дә тү­ләү алы­на.

Тү­лә­ү­ле хез­мәт­ләр күр­сә­тү ин­де нор­ма­га ке­реп ба­ра һәм бө­тен нәр­сә өчен дә тү­ләр­гә ту­ры ки­лә, ди­гән сүз­ләр бе­лән Сез ки­ле­шә­сез­ме?

Әйе, мон­дый проб­ле­ма бар, без аны ях­шы бе­лә­без. Тер­ри­то­ри­аль мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те фон­ды­на, шу­лай ук ими­ни­ят ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры­на ел са­ен мең­гә якын ни­гез­ле ши­ка­ять ке­рә һәм алар­ның яр­ты­сын­нан ар­ты­гы ди­яр­лек ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү­дән баш тар­ту­га йә граж­дан­нар­дан ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сәт­кән өчен ак­ча алу­га бәй­ле.

Хә­зер­ге ва­кыт­та ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­рын­да ха­лык­тан ак­ча­ны рәс­ми рә­веш­тә дә, ягъ­ни тү­лә­ү­ле хез­мәт күр­сә­тү ту­рын­да шарт­на­мә тө­зеп, рәс­ми бул­ма­ган рә­веш­тә дә ала­лар. Кай­ва­кыт по­лис бу­ен­ча әле­ге ме­ди­ци­на яр­дә­мен буш­лай алып бу­лу ту­рын­да па­ци­ент­лар­га аң­ла­тып та тор­мый­лар.Ях­шы­лап аң­лат­ма­гач, авы­ру­лар­да «шу­лай ти­еш­тер ин­де» ди­гән ял­гыш фи­кер туа.

Ме­нә сез­гә бер­ни­чә ми­сал. Күп­тән тү­гел без­гә та­биб ку­шуы бу­ен­ча опе­ра­ция ясат­кан өчен үз ке­сә­сен­нән 35 мең сум ак­ча тү­лә­гән бер ха­ным ши­ка­ять бе­лән мө­рә­җә­гать ит­те. Аның сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ме­ди­ци­на оеш­ма­сын­да бу ха­ным бе­лән тү­лә­ү­ле хез­мәт­ләр күр­сә­тү ту­рын­да шарт­на­мә тө­зеп тор­ма­ган­нар. Ста­ци­о­нар­дан чык­кан­да ку­лы­на би­рел­гән бе­леш­мә кә­га­зен укып ка­ра­ган­нан соң, ул үзен дә­ва­лау мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те­нә 40 216,26 сум­га тө­шү ту­рын­да бел­гән. Шу­лай итеп, ме­ди­ци­на оеш­ма­сы­ның опе­ра­ция өчен па­ци­ент­тан да, ими­ни­ят ме­ди­ци­на оеш­ма­сын­нан ак­ча алуы мәгъ­лүм бул­ган.

Ә ме­нә мо­ны­сы икен­че оч­рак. Ка­зан шә­һә­ре хас­та­ха­нә­лә­ре­нең бер­сен­дә хи­рур­гия бү­ле­ген­дә нар­коз өчен па­ци­ент­лар­дан 1,5 мең сум­нан 3 мең сум­га ка­дәр ак­ча ал­ган­нар, мо­ны авыр­ту­ны ба­са тор­ган бу ча­ра ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү стан­дар­ты­на кер­ми дип аң­лат­кан­нар. Үзе­гез исәп­ләп ка­ра­гыз: авыр­ту­ны ба­са тор­ган пре­па­рат­лар бә­я­сен исәп­кә алып, мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те по­ли­сы бу­ен­ча бо­рын ку­ыш­лы­гы­на һәм юга­ры су­лыш юл­ла­ры­на яса­ла тор­ган опе­ра­ци­я­ләр кыйм­мә­те (бил­ге­ле ин­де, алар­ның кат­лау­лы­лы­гын да исәп­кә алып), 20 мең сум­нан 46 мең сум­га ка­дәр бу­лыр­га мөм­кин. Кү­рә­сез, бу шак­тый зур сум­ма.

Кыз­га­ныч, күр­сә­тел­гән ме­ди­ци­на яр­дә­ме өчен ике­лә­тә тү­лә­тү оч­рак­ла­ры са­ны ки­ми ба­ра, дип әй­тә ал­мыйм, алар ба­ла ту­ды­ру һәм ка­рау хез­мәт­лә­ре күр­сә­тү өл­кә­сен­дә әле­дән-әле бу­лып то­ра. Мон­дый тәр­тип бо­зу­лар­ны бул­дыр­мый ка­лу өчен күп ты­ры­шыр­га ки­рәк әле. Бил­ге­ле ин­де, алар­ны па­ци­ент­лар мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те фон­ды­на яки ими­ни­ят ком­па­ни­я­се­нә мө­рә­җә­гать ит­кән­дә ге­нә ачык­лап һәм авыз­лык­лап бу­ла­чак.

Шу­ңа кү­рә без уз­ган җәй­дә Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Дә­ү­ләт Со­ве­ты сес­си­я­сен­дә де­пу­тат­лар­га «Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те ту­рын­да» Фе­де­раль за­кон­га тер­ри­то­ри­аль мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те фонд­ла­ры­на һәм ими­ни­ят ком­па­ни­я­лә­ре­нә тү­лә­ү­ле ме­ди­ци­на хез­мәт­лә­ре күр­сә­тү­не тик­ше­рү­дә то­ту вә­ка­ләт­лә­рен би­рү ту­рын­да тө­зәт­мә­ләр кер­тү баш­лан­гы­чы бе­лән чы­гар­га тәкъ­дим ит­тек. Тәкъ­ди­ме­без ка­бул ител­гән оч­рак­та, без, ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­рын­да тү­лә­ү­ле ме­ди­ци­на хез­мәт­лә­ре күр­сә­тү ту­рын­да­гы шарт­на­мә­ләр­не һәм ре­ес­тр­лар­ны тик­ше­реп, граж­дан­нар­ның хо­кук­ла­рын бо­зу­чы­лар­ны фи­нанс җа­вап­лы­лы­гы­на тар­та ала­чак­быз.

Па­ци­ент­ка ак­ча тү­ләр­гә ку­шу оч­рак­ла­ры да бул­га­лый. Бу оч­рак­та аңа нәр­сә эш­ләр­гә ки­ңәш итәр иде­гез?

Мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те по­ли­сы бу­ла то­рып ме­ди­ци­на хез­мә­те күр­сәт­кән өчен тү­ләр­гә ту­ры кил­сә, ак­ча­ны ки­ре кай­та­рып алу мәсь­ә­лә­сен хәл итү та­биб­лар­ның яки ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры­ның за­кон­сыз га­мә­лен тук­та­тып ка­лу­га ка­ра­ган­да күп­кә авы­ры­рак, биг­рәк тә тү­ләү до­ку­мент­ла­ры бул­ма­са.

Шу­ңа кү­рә, әгәр дә па­ци­ент­ка тү­лә­ү­ле ни­гез­дә тик­ше­ре­нер­гә яки кон­суль­та­ция алыр­га йә те­ге яки бу ме­ди­ци­на хез­мә­тен күр­сәт­кән өчен тү­ләр­гә тәкъ­дим ит­сә­ләр, бу ту­ры­да аң­лат­ма­лар би­рү­не яки яр­дәм со­рап ими­ни­ят вә­ка­ләт­ле вә­ки­ле­нә мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк. Мо­ның өчен мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те фон­ды ба­за­сын­да кон­такт-үзәк оеш­ты­рыл­ды, ул нәкъ ме­нә шун­дый мәсь­ә­лә­ләр­не үз ва­кы­тын­да хәл итү­не күз­дә то­та. Со­рау­лар­ны 8 800 200 51 51 те­ле­фон но­ме­ры­на шал­ты­ра­тып җит­ке­рер­гә бу­ла. Шал­ты­рат­кан өчен тү­ләү алын­мый.

То­тыл­ган ак­ча­ны ки­ре кай­та­рып алу мөм­кин­ле­ге бар­мы соң?

Әйе бар. Тик то­тыл­ган ак­ча­ны ме­ди­ци­на оеш­ма­сы та­ра­фын­нан ком­пен­са­ци­я­лә­ү­не та­ләп итү өчен па­ци­ент­ның шарт­на­мә­се, кас­са яки то­вар чек­ла­ры бу­лу мәҗ­бү­ри. Ул әнә шул до­ку­мент­ла­ры бе­лән үз ими­ни­ят ме­ди­ци­на оеш­ма­сы­на мө­рә­җә­гать итәр­гә ти­еш.

Без уз­ган ел­да кер­гән ни­гез­ле ши­ка­ять­ләр­нең 92 про­цен­тын суд­ка ка­дәр ка­нә­гать­лән­де­рә ал­дык. Ши­ка­ять­ләр ара­сын­да ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү­дән баш тар­ту­га, граж­дан­нар­дан ак­ча алу­га, ме­ди­ци­на яр­дә­мен сый­фат­сыз күр­сә­тү­гә ка­гы­ла тор­ган­на­ры да бар иде.

Ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры үз ирек­лә­ре бе­лән па­ци­ент­лар­га бар­лы­гы 263 мең сум­нан ар­тык кү­ләм­дә ак­ча ки­ре кай­та­рып би­рер­гә мәҗ­бүр бул­ды. Кал­ган ши­ка­ять­ләр суд­та тик­ше­рел­де һәм шу­лай ук па­ци­ент­лар фай­да­сы­на хәл ител­де. Мо­раль зы­ян­ны ком­пен­са­ци­я­лә­ү­не кер­теп, тү­ләт­те­рел­гән бар­лык сум­ма 907 мең сум тәш­кил ит­те.

Ме­ди­ци­на яр­дә­мен тү­лә­ү­сез һәм тү­лә­ү­ле ни­гез­дә күр­сә­тү шарт­ла­ры һәм тәр­ти­бе ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат­лар­ны ка­ян алыр­га бу­ла?

«Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә граж­дан­нар сә­ла­мәт­ле­ген сак­лау ни­гез­лә­ре ту­рын­да» һәм «Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те ту­рын­да» фе­де­раль за­кон­нар ни­ге­зен­дә ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры мон­дый мәгъ­лү­мат­ны үз рәс­ми сайт­ла­рын­да, шу­лай ук ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә ур­наш­ты­рыр­га ти­еш.

Ими­ни­ят ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­ры шу­лай ук ха­лык­ка ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү төр­лә­ре һәм шарт­ла­ры, имин­ләш­те­рел­гән зат­лар­ның хо­кук­ла­ры һәм бу­рыч­ла­ры ха­кын­да мәгъ­лү­мат би­рер­гә бу­рыч­лы. Мәгъ­лү­мат­ны алар үз сайт­ла­рын­да һәм ме­ди­ци­на оеш­ма­ла­рын­да һәм мәҗ­бү­ри ме­ди­ци­на ими­ни­я­те по­лис­ла­рын би­рү пун­ктла­рын­да стенд­лар­да ур­наш­ты­ра.

Фонд­ның рәс­ми сай­тын­да да (www.fomsrt.ru) мон­дый мәгъ­лү­мат шак­тый ту­лы би­рел­гән.

Мон­нан тыш, кы­зык­сын­ды­ра тор­ган со­рау­лар­га җа­вап­лар­ны кон­такт-үзәк­нең 8-800-200-51-51 тү­лә­ү­сез но­ме­ры­на шал­ты­ра­тып та алыр­га бу­ла.

Сү­зем­не йом­гак­лап та­гын шу­ны гы­на әй­тә­сем ки­лә: тор­мыш­та үз хо­кук­ла­рың­ны бе­лү, алар­дан дө­рес фай­да­ла­ну бик мө­һим. Со­рау­лар ки­леп чык­кан­да яр­дәм со­рап кая мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк­ле­ген ях­шы бе­лү дә күп ке­нә проб­ле­ма­лар­ны җи­ңел­рәк хәл итәр­гә бу­лы­ша. Без эш­чән­ле­ге­без­не әнә шул прин­цип­тан чы­гып алып ба­ра­быз. Со­рау­ла­ры­гыз бар икән, рә­хим ите­гез! Без һәр­кем­гә ачык һәм яр­дәм күр­сә­тер­гә әзер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: