Иммунитет һәм коронавирус турында
Иммунитет һәм коронавирус Кеше бер тапкыр коронавирус белән авырганнан соң, аның организмында вируска каршы торучы матдәләр барлыкка килә. Алар анда 5 айга кадәр саклана. Бу Америка белгечләренең 30 мең авыру кешене күзәтү нәтиҗәсендә тупланган мәгълүмат.
Иммунитет турында тагын нәрсәләр билге? Түбәндә сүз шул хакта.
Беренчедән, авырулардан, шул исәптән коронавирустан, кеше тылсымлы дарулар ярдәмендә түгел, ә иммунитетының ныклыгы нәтиҗәсендә терелә. Өлкәннәр һәм хроник авырулары булганнарның иммунитеты сәламәт кешенекенә караганда көчсезрәк.
Икенчедән, организмга эләккән вирусның күләме дә зур роль уйный. Иң мөһиме вирус таралып өлгергәнче, иммунитет аны контрольгә алып өлгерергә тиеш. Күп күләмдәге вирусны туктатып калыр өчен иммунитетка зур көч куярга кирәк.
Өченчедән, “котырган” иммунитет үз күзәнәкләренә дә зыян салырга мөмкин. Чирләгән кеше, я тотрыклы иммуниттеты формалашып, чиргә каршы тора, я иммунитеты чамадан чыгып, бертуктаусыз вирус белән көрәшә башлый. Шул рәвешле ул үз үпкә күзәнәкләренә дә зыян китерә. Бу хәл өлкән кешеләрнең көсезләнгән иммунитеты артык активлашып, үз-үзенә зыян салуында күзәтелә.
Дүртенчедән, иммунитетка ярдәм итеп торырга кирәк. Әйтеп үткәнчә, ул безне короновирустан саклаучы бердән-бер чара.
Интернетта бик күп акыллы, тик кайвакыт акылсыз киңәшләр очыратырга була. Әмма бар да гади. Һәркем үз сәламәтлеге өчен эшли ала торган чаралар түбәндгечә:
- Туйганчы йоклау. Гадәттә, 7-9 сәгать;
- Дөрес туклану. Рационга күбрәк яшлечә, җиләк-җимеш, балык ризыклары, бал кертү. Тоз һәм шикәрне аз күләмдә кулланыгыз. Фасфудларны урап узыгыз.
- Җиңелчә физик күнегүләр. Моның өчен 30-40 минут саф һавада йөреп кайту да җитә.
Әлбәттә, сәламәтлек өчен гомум кабул ителгән кагыйдәләрне дә читләп үтергә ярамый. Ул маска киеп йөрү, билгеле дистанцияне тоту, урамнан кергәч, кулны сабынлап юу. Бу әлбәттә инфекциядән йөз процент сакламаса да, организмга кергән вирусның күләмен киметергә булыша. Бу үз чиратында иммунитетка зур ярдәм. Аның турында алдан әйтеп киткән идек.
Сәламәт булыгыз!
Айзирә ИМАМОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев