«Иң мөһиме – татар теленнән «5»ле булсын!» -фотолар
«Без татар теле укымышлы, белемле һәм уңышлы булырга комачауламый дип уйлыйбыз», - диләр алар
Шәһәребездә туган телен яратучы, балаларында аңа карата мәхәббәт тәрбияләүче гаиләләребез, саф татарча сөйләшүче егет һәм кызларыбыз шактый. Алар белән без сезне «Минем балам татарча сөйләшә» дип исемләнгән проектыбыз кысаларында таныштырып тордык. Бу эшебезне быел да дәвам итәбез, чөнки милләтебез һәм туган телебез сагында торучы күркәм шәһәрдәшләребез турында газета укучыларыбыз белергә тиеш.
1нче санлы «Шатлык» балалар бакчасы мөдире Илүсә Гамманова: «ГЭС бистәсендә яшәүче Мөхәммәтдиновларның малайлары безгә йөрде. Гаиләләрендә гел татарча гына сөйләшәләр, балалары туган телне камил белә», – дигәч әлеге күркәм гаиләнең уңган хуҗабикәсе Гөлнара Мөхәммәтдинова белән очраштык.
Гөлнара ханым исә үзе ясаган сәгать, шамаил, уенчыкларын алып редакциябезгә килде. Йөзеннән нур беркелеп торган бу ханым заманында «Нур» яшьләр үзәгендә Замирә Ларичевалар белән бергә бик күп татар чаралары оештырган кеше. Туган телгә, гореф-гадәтләргә, дингә мәхәббәт аңарда балачагыннан ук тәрбияләнгән. Зәй районының Кушьелга авылында зыялы гаиләдә туып-үскән кыз үзенә тиң ярны да шуннан сайлаган. Нияз да дини, зыялы гаиләдән.
– Әти-әниләребез кечкенәдән бергә уйнап үскән, без дә балачактан дус булдык. Сөйләшә торгач ерак туганнар да булып чыктык әле. Кайнанам Гүзәлия Зәки кызы белән дус, тату яшибез, фикерләребез, дөньяга карашларыбыз бертөсле. «Миннән тусаң да, бу кадәр үземә охшамас идең, дип гаҗәпләнә әнием», – диде ул гаиләсе белән таныштырып.
Нияз белән Гөлнара чын татар гаиләсе корганнар. Мәхәббәт җимешләре булып өч уллары туган. Аларның икесе «Шатлык» татар балалар бакчасыннан мәктәпкә киткән. Тиздән аларга алмашка төпчекләре Сәит киләчәк. Абыйлары Зөфәр белән Әхмәт тә бакчага йөргәндә бик күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаганнар.
Зөфәр шәһәркүләм «Татар малае», «Бәхет йолдызы», кул эшләре буенча республика бәйгесендә финалга чыккан. Әхмәт «Ил белән күтәрсәң, тау күченгән» дигән мәкаль буенча рәсем ясап, «Мин татар баласы» бәйгесендә җиңүгә ирешеп, грант откан.
Балалары бәйгеләрдә катнашканда гаиләләре белән бергә дә чыгыш ясарга туры килгән Мөхәммәтдиновларга. Анда осталыкларын күрсәткәндә Гөлнара милли күлмәгенә туры килерлек итеп үзе калфаклар да теккән.
«Шатлык» – Чаллыда иң яхшы балалар бакчасы. Бирегә килеп керүгә татар мохитенә эләгәсең, монда өйдәге кебек рәхәт. Балаларны төрле бәйгеләрдә катнаштыралар, иң мөһиме – белем һәм тәрбия бирү фәкать татар телендә генә», – ди Гөлнара ханым.
«Татар телендә генә сөйләшү, укуга комачауламыймы соң?» – дигән соравыма язмам герое түбәндәгечә җавап бирде:
– Зөфәрне 1 яшьтә 7 ай вакытта үсеш үзәгенә йөртә башладык. Рус телендә берни дә аңламый иде. Аннары өйрәнде. 64нче прогимназиядә барлык фәннәрне, рус теленнән тыш, «5»легә укыды. Бер «4»ле өчен борчылмадык. Иң мөһиме: татар теленнән бишле булсын! Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятыннан тыш, башка фәннәр рус телендә бит. Без татар теле укымышлы, белемле һәм уңышлы булырга комачауламый дип уйлыйбыз. Зөфәр бүгенге көндә Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның 5нче сыйныфында укый. Татар һәм рус телләрен камил белгәнгә, төрле чараларны алып баруны йөклиләр үзенә. Бу – безнең өчен горурлык.
Җитәкчеләрнең «Туган телне саклап калу өчен бала белән гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк», – диюләре белән тулысынча килешәм. Мәктәптәге 45 минутлык дәрестә туган телгә мәхббәт тә, телне тиешенчә өйрәнеп тә булмый. Ә ата-ана тәүлек буена бала белән. Баланы тиешенчә тәрбияләү аларның бурычы.
Мин улларыма кечкенә чактан ук әдәби телдә шигырьләр, проза тыңлатам, әсәрләр ятлатам. Алар сүзәрнең мәгънәләрен аңлап, аһәңен ишетеп үсәләр. Мисал өчен, татар дәүләт драма театрының «Әбугалисина» спекталенә барыр алдыннан, башта аларга Әбугалисина турында сөйләдем. Театрга баргач, спектакльне яраттылар. Шуннан соң Зөфәр китапханәдән алып китабын да укыды. Гомумән, балалар татар язучылары, аларның язмышлары белән кызыксыналар.
Әйе, Нияз белән Гөлнара улларын чын татар егетләре итеп үстерәләр. Моннан тыш әле аларны бассейнга, футболга да йөртәләр. Дини тәрбия бирү мөһимлеген дә исләреннән чыгармыйлар. Малайлар бик теләп «Хәзинә», «Тәрбия» үзәкләрендә шөгыльләнәләр. Биредә алар төрле уеннар аша догалар ятлыйлар, пәйгамбәрләр, дин тарихын өйрәнәләр. Хәзрәттән шәхси дәресләр дә алалар. «Без барыбыз да ислам дине кануннары буенча яшибез. Улларыбыз әтиләре, бабалары белән җомга намазына да йөри», – ди Гөлнара ханым.
Әйе, Мөхәммәтдиновларның малайлары милләтнең асыл уллары булып үсәчәгенә шик юк. Зөфәр программист булырга хыяллана. «Минем татар телен, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы сәясәтче дә буласым килә әле», – ди ул. Өченче сыйныфта укучы Әхмәт совет чоры автомобильләре белән кызыксына. Әтисе ясап биргән киштәләрендә утызлап машинасы бар. Инглиз телен өйрәнә. Кечкенә Сәит тә абыйларыннан калышмас. Чөнки әти-әниләре улларын үзләренә терәк һәм милләтебезнең затлы, белемле уллары итеп үстерү өчен көчләрен, ярдәмнәрен кызганмаячак.
Гаилә башлыгы Нияз да татар телен камил белә. Ул бер эре предприятиедә җитәкче булып эшли.
Язмабызда әлеге күркәм гаиләнең хуҗабикәсе Гөлнара ханымның үзенә дә кабат әйләнеп кайтасы килә. Чөнки ул бар яктан да уңган ханым. Гаиләдә дә, тормышта да уңышлы булу өчен аңа да татар телендә сөйләшүе, татарча укуы комачауламый.
Аның беренче һөнәре – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. «Мәктәп минеке түгел, туган телемне нык яратканга гына бу һөнәрне сайладым», – ди ул, елмаеп. Икенче югары белеме буенча икътисадчы, декрет ялына пенсия фондының Чаллы бүлегеннән китә.
Өйдә утырганда ул кул эшләре белән шөгыльләнә башлый. Улына «Сөткә төшкән тычкан» шигырен өйрәтеп видео төшергәндә, тукымадан тычкан тегә. Шуннан соң уенчыклар ясау белән мавыга. «Татар егете» бәйгесендә гаилә белән чыгыш ясаганда калфак кирәк булгач, аны да үзе тегеп, бизәкләп чигә, ташлар белән бизи.
Күптән түгел ул тагын бер яңа һөнәр үзләштерә: эпоксит сумаладан сәгать, шамаильләр ясый башлый. «Курсларда укыдым да, өйрәндем. Теләк көчле булгач, бер авырлыгы да юк. Эпоксит сумала бер тәүлек кибәргә тиеш. Дизайнны үз фантазиямне җиңеп тә, кешеләрнең фикерен истә тотып та иҗат итәм, ташлар белән бизим. Сәгать тавышсыз йөри. Бу эшнең нәтиҗәсе һәркемгә ошый. Шунысы аеруча рәхәт», – ди алтын куллы Гөлнара ханым.
Менә шундый уңган-булган гаилә алар – Мөхәммәтдиновлар. Киләчәктә дә күркәм гамәлләре белән милләтебезне шулай данлап, танытып яшәргә язсын иде үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев