Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җинаять кылсаң, җавап бир

Агымдагы елның алты аенда Тукай районы филиалы буенча 182 кеше җаваплылыкка тартылды. Аларның берсе дә башта ирекләреннән мәхрүм ителмәде. 6 кеше шартлы рәвештә җәзага тартылды, 9ы Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан амнистиягә бәйле рәвештә җәзадан азат ителде. Җинаять кылучыларның кайберләре закон бозуларын дәвам итәләр. Мәсәлән, Круглое...

Агымдагы елның алты аенда Тукай районы филиалы буенча 182 кеше җаваплылыкка тартылды. Аларның берсе дә башта ирекләреннән мәхрүм ителмәде. 6 кеше шартлы рәвештә җәзага тартылды, 9ы Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан амнистиягә бәйле рәвештә җәзадан азат ителде.

Җинаять кылучыларның кайберләре закон бозуларын дәвам итәләр. Мәсәлән, Круглое Поле бистәсендәге И. анасын үтерү белән куркыткан өчен бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Аңа даими рәвештә полициягә килеп теркәлү бурычы йөкләнгән.Профилактика чаралары үткәрелүгә карамастан, ул полиция хезмәткәрләрен тыңламаган. Аны мәҗбүри рәвештә эчкечелектән дәвалаганнар, ләкин нәтиҗәсе булмаган. Ирне бер елга рәшәткә артына җибәрергә туры килгән.

Суд каршысына басучылар гаепләрен таныйлар, ләкин законны үтәмиләр. Ахыр чиктә төрмәгә җибәреләләр.

Альберт ГЕРМЕС,

Тукай районы буенча филиал башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев