Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Җинаятьләр кими

    Полициянең Чаллы гарнизоны агымдагы 9 айда 100 процент нәтиҗәле эшләде. Бу хакта эчке эшләр идарәсендә узган киңәшмәдә әйттеләр. Аеруча "Үзәк" һәм "Комсомол" полиция бүлекләре алдынгылар рәтендә. Хисап чорында Чаллыда 5 мең 226 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 38гә ким. Талау нияте белән һөҗүм итү очраклары ике...

    Полициянең Чаллы гарнизоны агымдагы 9 айда 100 процент нәтиҗәле эшләде. Бу хакта эчке эшләр идарәсендә узган киңәшмәдә әйттеләр. Аеруча "Үзәк" һәм "Комсомол" полиция бүлекләре алдынгылар рәтендә.

    Хисап чорында Чаллыда 5 мең 226 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 38гә ким. Талау нияте белән һөҗүм итү очраклары ике тапкыр, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр 37 процентка азайган. Шулай ук элек хөкем ителгән кешеләр белән эшләүгә игътибар арткан. Үтерү, көчләү, юл-транспорт һәлакәтенә бәйле җинаятьләр тулысынча ачылган.

    Кыскасы, Чаллы полиция хезмәткәрләре 9 айда уңышлы эшләделәр. 15 октябрьдә узган әлеге киңәшмәдә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының оператив эш бүлеге буенча башлык урынбасары Андрей Демидов, министрның Татарстан буенча киңәшчесе Александр Вайда, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев, Чаллы эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Соколов һәм шәһәр полиция бүлеге җитәкчеләре катнашты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: