Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Иңнәрендә илһам фәрештәсе

    Шәп кеше ул Рәшит абый Бәшәр. Аны начар кәеф белән беркайчан да очратканым булмады. Һәрвакыт оптимист, тормыштан ямь, гамь табып яши. Аның тирә-ягын бер сихри шигъри мохит чолгап алган кебек. Ул һәр күренештән мәгънә табып, шигырь теленә сала. Кайчакта сабый бала кебек самими калып, балачак дөньясына кереп китә дә нәүмиз...

    Шәп кеше ул Рәшит абый Бәшәр. Аны начар кәеф белән беркайчан да очратканым булмады. Һәрвакыт оптимист, тормыштан ямь, гамь табып яши. Аның тирә-ягын бер сихри шигъри мохит чолгап алган кебек. Ул һәр күренештән мәгънә табып, шигырь теленә сала. Кайчакта сабый бала кебек самими калып, балачак дөньясына кереп китә дә нәүмиз бер кешегә әйләнә. Бу аның гадәти халәте. Рәшит абый балалар өчен шигырь язганда менә шулай үзе дә сабыйга әйләнә.

    Үземнең күргәнем бар, әдипнең шигырь китаплары татар әдәбияты укытучыларының өстәлендә ятуы нинди кыйммәткә ия булуы хакында сөйли түгелме? Аның белән милләткә кагылышлы сүз башласаң, башкаларга хас булмаган тирән фикере, уйлары белән дә аерылып тора язучы. Рәшит Бәшәрнең туган халкы, теле, мәгърифәте өчен йөрәге яна, татарның киләчәге өчен борчылып йөри. Узган ел газетабызга азатлык темасына әңгәмә корыйк, дип мөрәҗәгать иткәч, "Я артыгын әйтеп ташлармын", дип тыелып калган иде. Бу дөрес тә, әдип барыбер үз фикерен әсәрләрендә әйтеп килә.

    Рәшит абый бөтен татар дөньясында танылган шәхес. Ул 1949 елның 7 октябрендә Кукмара районы Янил авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1967-72 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала, аннары хезмәт юлын башлый: Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире, Лениногорск шәһәренең 32нче профессиональ-техник училищесында мөдир урынбасары, "Ильич васыятьләре" исемле район газетасында корректор һәм Лениногорск тимер-бетон җиһазлар заводында мастер хезмәтләрен башкара. 1979 елда ул Чаллыга күчеп килә һәм шул вакыттан бирле КамАЗның рам заводында инженер-диспетчер булып эшли. 1985 елда СССР язучылар берлегенә әгъза итеп алына. Аның инде бу вакытта өч китабы басылган була. 1989 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курста белем ала. 1991-95 елларда - КамАЗ нәшрияты мөхәррире, 1996-2000 елларда - "Аргамак" журналында татар поэзиясе һәм прозасы бүлеге мөхәррире, җаваплы сәркатип. Аннан "Мәйдан" журналында эшли.

    Аның шигырьләре балачактан ук "Ялкын" журналы һәм "Яшь ленинчы" газетасында басыла иде. Шул басмалар оештырган әдәби бәйгеләрдә Рәшит Бәшәрнең күп тапкырлар җиңүе әле дә хәтердә.

    Ул шигырьләр генә түгел, чәчмә әсәрләр дә иҗат итә. Аның авыл балалары, эшче яшьләр, укучылар, яшүсмерләр тормышына, заманның төрле фаҗигале, гыйбрәтле вакыйгаларына багышланган, кеше шәхесенең рухи дөньясын социаль-әхлакый, тәрбия, табигатьне саклау мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә сурәтләнгән повестьлары да бар. "Акбалык", "Ачык капка", "Яшел поезд", "Иртәгә дә яшисе бар", "Миләш", "Бер өйдә җиде кеше", "Минем әтиемне сугышта үтерделәр", "Җилдә тирбәлүче бишекләр" әнә шундыйлардан.

    Күренекле шагыйрь Мөдәррис Әгъләм Рәшит Бәшәр иҗаты хакында болай дигән: "Мин татар балалар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәргән өч кенә шагыйрьне беләм: Тукай, Бари Рәхмәт, Рәшит Бәшәр". Бу чыннан да шулай. Рәшит абый Абдулла Алиш исемендәге бүләккә ия, әмма аңа Тукай премиясен дә күптән бирерлек. Алдагы елларда бу хатаны төзәтергә кирәк.

    Рәшит Бәшәр бүген актив иҗат итә, бер-бер артлы китаплары басылып тора. Күзләре авыртса да, язучы кулына каләм алмыйча түзә алмый. Чын әдип, язучы, җәмәгать эшлеклесе нинди булырга тиеш, дип әйткәндә, минем күз алдына Рәшит абый килә. Ул әле шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте. Аңа 65 яшь тулды. Без аны барлык укучылары, иҗатташ дуслары исеменнән котлыйбыз. Исән-сау булып, тагы да безне, халкыбызны яңа әсәрләрегез белән сөендерегез. Илһам фәрештәләре яныгыздан бер дә китмәсен!

    Мирһади Разов.

    P.S. Шушы көннәрдә Рәшит Бәшәрнең "Нәни кунаклар" дип аталган өр-яңа китабы дөнья күрде. 3500 данә тираж белән нәшер ителгән әлеге басмада балалар өчен хикәяләр урын алган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: