Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инша темалары билгеле

Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясаучы инша темалары билгеле булды. Аларга сугыш, яшәү мәгънәсе, кеше һәм табигатьнең әдәбиятта роле хакында уйланырга туры киләчәк. 11 нче сыйныф укучылары бу иншаны декабрь аенда язачак. Әлеге биремне үтәү БДИ тапшыру мөмкинлеге бирә, ә җыелган баллар исә югары уку йортына кергәндә...

Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясаучы инша темалары билгеле булды.

Аларга сугыш, яшәү мәгънәсе, кеше һәм табигатьнең әдәбиятта роле хакында уйланырга туры киләчәк. 11 нче сыйныф укучылары бу иншаны декабрь аенда язачак. Әлеге биремне үтәү БДИ тапшыру мөмкинлеге бирә, ә җыелган баллар исә югары уку йортына кергәндә исәпкә алыначак.

"Новые известия" хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен биш тема сайланылган. "Бөтен Россия юкка гына хәтерләми..." ("Недаром помнит вся Россия...") темасы шагыйрь Михаил Лермонтовның тууына 200 ел тулуга һәм аның әсәрләренең үзенчәлегенә багышлана. Икенчесе - "Кешелеккә сугыш тарафыннан бирелгән сораулар" ("Вопросы, заданные человечеству войной"): ул укучыларны сугыш чыгу сәбәпләре, аларның кешеләр һәм ил язмышларына, кешенең үзе өчен кайсы юлны сайлавына йогынтысы хакында уйландырырга мәҗбүр итә. Инша темасының өченчесе - "Үзебезнең һәм дөнья әдәбиятында кеше һәм табигать" дип атала. Бу тема кеше һәм табигатьнең эстетик, экологик һәм социаль аспектларын чагылдыра. Дүртенче тема гаилә кыйммәтләре һәм төрле яшьтәге кешеләрнең үзара мөнәсәбәте үзенчәлекләре, нечкәлекләре турында. Ул "Буыннар бәхәсе: бергә һәм аерым ("Спор поколений: вместе и врозь") дип атала. "Кеше ни белән яши?" ("Чем жив человек?") темасы исә кешеләрнең юнәлеш кыйммәтләре, этик-әхлакый, фәлсәфи, социаль аспектлар хакында уйландырырга мәҗбүр итә.

"Российская газета" билгеләп үткәнчә, әгәр дә укучы декабрь аенда иншаны начар язса, аның февраль һәм апрель-май айларында яңадан язу мөмкинлеге булачак. Шуннан соң барлык иншалар да бер базага тула һәм укучы югары уку йортына кергәндә аның баллары исәпкә алына. Абитуриентның гомуми балларына тагын максималь 10 балл өстәлергә мөмкин. Иншаларны карау-карамауны югары уку йортлары хәзер үзләре хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев