Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инспекторлар кисәтә

Киләсе елдан машина йөртүчеләрне автомобильгә кышкы тәгәрмәчләр куелмаган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Россия Дәүләт Думасында шундый закон проекты каралуын хәбәр итте. Автомобильнең бер күчәренә төрле зурлыктагы һәм конструкцияләрдәге тәгәрмәчләр кую катгый тыела. Шулай ук дүрт тәгәрмәчнең икесен генә шипалыга алмаштыру...

Киләсе елдан машина йөртүчеләрне автомобильгә кышкы тәгәрмәчләр куелмаган өчен штрафка тартырга мөмкиннәр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов Россия Дәүләт Думасында шундый закон проекты каралуын хәбәр итте.

Автомобильнең бер күчәренә төрле зурлыктагы һәм конструкцияләрдәге тәгәрмәчләр кую катгый тыела. Шулай ук дүрт тәгәрмәчнең икесен генә шипалыга алмаштыру белән чикләнергә дә ярамый, болай эшләү транспорт чарасының тотанаклылыгын тагын да киметә. Техник регламент таләпләренчә, җиңел автомобильдә җәйге шин сыры (протектор) биеклеге 1,6 миллиметрдан, кышкы һәм бөтенсезонлыныкы дүрт миллиметрдан ким булмаска тиеш.

- Тышкы һава температурасы көндез 5-7 градус җылы булганда ук инде автомобильләргә кышкы тәгәрмәчләрне куя башларга кирәк. Көзге чорда төнге салкыннар бозлавык хасил итә. Автомобильнең тизлеген икегә бүлеп исәпләп, интервал саклау мөһим. Мәсәлән, сәгатенә 60 чакрым тизлектә барасың икән, алдыңдагы транспорт чарасына кадәрге ара 30 метрны тәшкил итәргә тиеш, - ди инспекторлар.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Линар Сафин сөйләгәнчә, кышкы чорда республика юлларына 900 берәмлек махсуслаштырылган техника хезмәт күрсәтәчәк. Юлларга сибү өчен 70 мең тонна тоз әзерләп куелган.

- Финляндиядә дә, Швециядә дә автотрассаларга тоз сибелә, чөнки ул тоз-ком катнашмасына караганда күпкә нәтиҗәлерәк. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә көндез - 10, төннәрен хәтта 16 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев