Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Институт университет булырга лаек!

Шәһәребездәге бердәнбер мөстәкыйль югары уку йорты - Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. "Энергетик" мәдәният сараенда узган тантанага педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафина җитәкчелегендәге коллективны котларга җитәкчеләр, укытучылар, студентлар килгән иде. Алар арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Мәгариф һәм фән...

Шәһәребездәге бердәнбер мөстәкыйль югары уку йорты - Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. "Энергетик" мәдәният сараенда узган тантанага педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Мостафина җитәкчелегендәге коллективны котларга җитәкчеләр, укытучылар, студентлар килгән иде.

Алар арасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының идарә башлыгы Илдар Яруллин, Чаллының сәүдә-сәнәгать палатасы директорлар советы рәисе Юрий Петрушин, башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов һәм башкалар бар иде.

Заманында Юрий Петрушин тырышлыгы һәм ярдәме белән Чаллыда бик күп мөһим объектлар ачылды. Юбилеен билгеләп үткән Чаллы педагогия институты шуларның берсе. Ул гади мәктәптән институт дәрәҗәсенә күтәрелде. Соңгы елларда исә ректор Фәйрүзә Мостафинаның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, Россиядә иң абруйлы уку йортына әйләнде. "Бүгенге көндә бу институтның барлык күрсәткечләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары, - диде Илдар Яруллин. - Ул, һичшиксез, университет булырга хокуклы".

Кунаклар бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Залда утыручылар депутат Әлфия Когогинаның тәбрикләвен алкышларга күмде. "25 ел күп вакыт түгел, әмма бу коллектив шул вакыт эчендә Россиядә педагогик кадрлар әзерләү буенча иң яхшы уку йортына әверелде. Иң мөһиме - биредә иҗади, дустанә мохит. Студентлар хыялларын тормышка ашырырга, кешегә ярдәм итәргә өйрәнәләр. 25 еллык юбилей - яңа үрләргә күтәрелү ноктасы", - диде ул.

Әлфия ханым 2015 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы студентларга һәм яшь мөгаллимнәргә исемле стипендияләр тапшырды. 33әр мең сумлык акчалата бүләккә һәм рәхмәт хатына Калинин Константин һәм Волков Олег лаек булды. Алар үз факультетларының профсоюз лидерлары, икесе дә "5"легә генә укый, беренче курстан ук фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә. Яшь укытучылар арасында филология фәннәре кандидаты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Радик Галиуллин иң яхшысы дип табылды. Фәйрүзә Мостафина комиссиягә бирелгән эшләрнең сыйфаты югары булганга, Когогина стипендиясенә лаеклыларны сайлау җиңел булмавын билгеләп үтте.

Милли әдәбият һәм туган тел буенча үткәрелгән республика бәйгеләрендә җиңүчеләргә - Каюм Насыйри, ә иң яхшы укытучы-студентларга күренекле галим-педагог Михаил Щетинин исемендәге бүләкләр тапшырылды.

Кичәдә бер төркем укытучыларга Россия һәм Татарстан хөкүмәтенең, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары бирелде. Бүләкләү студентларның чыгышы белән чиратлаштырып алып барылды. Студентлар иҗатта, шаяннар һәм тапкырлар клубы хәрәкәтендә, спортта үзләренең талантларын күрсәттеләр. Һәм моның өчен үзләренә һәрдаим рухи һәм матди ярдәм күрсәткән ректор Фәйрүзә Мостафинага рәхмәт әйттеләр.

Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты төрле яктан үсештә. Бүгенге көндә биредә федераль программа буенча спорт комплексы төзелә. Институтны тәмамлаган яшь белгечләрнең барысы да диярлек эш белән тәэмин ителгән. Бәйрәмгә килгән җитәкчеләр дә, бакча балалары да, студентлар да институтның университет статусы алуын телиләр. Амин, шулай булсын! Уртак хыяллар тормышка ашсын!

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X